Аларның куллары әниләрнеке кебек назлы һәм йомшак түгел. Аларга багышланган җырларны да бармак белән генә санарлык. Бәйрәмнәре дә әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлады. Әтиләр турында сүзебез. Әни генә түгел, әти дә бала тормышында мөһим роль уйный. Тик нигәдер алар турында аз языла, аз сөйләнә. Һәрхәлдә, аларны вазыйфасы кадак кагу һәм гаиләне тәэмин итүдән генә гыйбарәт түгел бит инде.
Тарих гаеплеме?
Тарих китаплары аша хатынын һәм балаларын мәгарәдә калдырып, азык эзләргә ауга чыгып киткән әтиләр турында «Беренче кешеләр» темасын үткәндә үк укып беләбез. Элек-электән акча, ризык табучы һәм кулында балта, чүкеч тота белүче буларак тасвирлана алар. Ә балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү, укыту? Дөрес, боларның барысы да әниләр җилкәсенә төшә. Шуңадырмы, җәмгыять әтине ватык уенчыкны төзәтүче яки яңа машина, курчак алып бирүче кеше дип кенә санарга күнеккән. Ләкин балаларының шатлыкларына сөенүче, уңышсызлыкларына көенүче дә алар. Әни арыгач кына түгел, һәрчак балалары янәшәсендә булырга тиешле дә әле.
Үзе янда булмаса да, киңәше белән юата һәм тәрбиясен читтән торып та бирә белгән кеше ул – әти. Арчада яшәүче Гөлира Закирова шулай дип саный.
– Тормыш иптәшем Ленар Якутиядә эшли. 45 көн эшли, 45 көн ял итә. Ул шундый еракка кызыктан китмәде, билгеле. Гаиләне тәэмин итәр өчен мөмкинлекләр күбрәк һәм зуррак булгач, шунда эшләргә булды. Ләкин бу гаиләне ташлап калдыру, аннан читләшү дигән сүз түгел бит. Киресенчә, әтиебез безнең өчен, гаиләсе яхшырак яшәсен, баласы башкалардан ким-хур булмасын дип тырыша, – ди Гөлира апа.
Гаилә башлыгы Ленар абый белән көн саен хәбәрләшеп тора алар. Кызлары, 13 яшьлек Алисә өчен әтисе – һәрчак үрнәк. Аның кебек сабыр, үзсүзле, теләгәненә ирешә торган кыз ул.
– Һәр кеше өчен әти тәрбиясе мөһим. Әни назлый, әти сүгә, диләр бит. Әмма безнең гаиләдә беркайчан алай булмады. Ленарның беркайчан да Алисәгә карата авыр сүз әйткәне, аңа кычкырганы юк. Эшендә ниндидер проблемалар килеп чыкса да, кырыслыгын эш урынында калдырып кайта иде ул. Хәзер дә шулай, – ди ана. – Ленар Алисә өчен беркайчан да акчасын да, вакытын да, сүзен дә кызганмый. Алисәнең мин белмәгән серләрен әтисе белә. Күңелендәгесен әтисенә сөйләүдән дә һич курыкмый кызыбыз. Бу атаның бала тормышында мөһим роль уйнавына дәлил түгелмени?
Тиздән көтеп алынган ялга кайтачак Ленар абый. Ә ялларны бергә үткәрергә ияләнгән Закировлар. Гаилә башлыгы эштән кайттым дип, ай буе эшсез ята торган кешеләрдән түгел. Ир-атка эш бетми, әмма аның өчен иң мөһиме – тормыш иптәше һәм кызының күңелен күрү.
Яшь атадан киңәш
Журналист Чулпан Галимованың тормыш иптәше Зөлфәт тә кызлы булу бәхетен татыды. Бер ай «әти» статусын йөртә ул. Әти булуы белән җаваплылык кына түгел, эше дә, йокысыз төннәре дә, борчылулары да арткан яшь атаның.
– Кызыбыз Асылъярга әле нибары бер ай. Ләкин мин инде хәзердән үк аның өчен яхшы әти булырга тырышам. Яхшы ата иң беренче чиратта баланы яратырга тиеш. Баланы яратам, дип кычкыру гына җитми. Аңа уенчык алып бирдем дә ата булырак вазыйфам тәмам, телефонда утырам әле, дип булмый бит. Буш вакытыңны аңа бүлеп бирергә кирәк, – ди Зөлфәт. Шуңа күрә эштән – өйгә, өйдән эшкә чаба яшь ата.
Әтиләр турында зурлап сөйләргә кирәкми. Һичбер мактаусыз да алар үз ролен үти һәм эшли. Зөлфәтнең фикере әнә шундый.
– Элек-электән ир-атның төп роле гаиләне тәэмин итү булган. Хәзер дә хатын-кыз декрет ялына чыккач, ир-атның төп эше – акча эшләү. Ләкин акча эшлим дип, баласы хакында онытырга тиеш түгел ул. Вакытны дөрес итеп бүлү мөһим.
Әти сүзе бер була
«Әти бер генә әйтә иде». Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров әтисен әнә шулай дип искә ала. Әтисенең әлеге сыйфатын үзенә дә сеңдергән.
– Әтидән түгел, әнидән күбрәк эләкте безгә, – дип көлә ул. – Элек гел бутый киеп йөри идек. Яхшы юллар юк – бөтен җирдә саз, пычрак. Ә баланың шундый җирдә уйныйсы килә бит. Башта бутый киеп туп тибәсең, анысы төшеп калгач, носки белән генә йөгерәсең. Быкыр булып беткән носки белән өйгә кайтып керәсең... Әни шул пычракка каткан носки белән менеп төшә иде. Ә әтинең сукканы булмады. Әйтсә, бер әйтә, сүгенү сүзләрен кушып бик каты әйтә иде.
Әтисенең бу гадәтен үзендә дә сизә Рөстәм абый. Әтисе белән ике арада булган дустанә мөнәсәбәтләрне үзе һәм балалары арасында да булдырырга тырыша ул.
– Үземне үрнәк итеп куймыйм – тәрбия бирүем «дүртле»лек кенә. Адәм баласы бертигез. Кемгәдер сокланырга тиеш дип санамыйм. Һәркемнең үз урыны, – ди ул. – Балалар тәрбияләгәндә ниндидер куркыту, өркетү, почмакка бастыру кебек нәрсәләр булмады. Яхшы әти иң беренче чиратта ышанычлы, үз сүзендә тора торган булырга тиеш дип саныйм. Сөйләшкән сүзе белән эшләгән гамәле туры килсен аның. Балаларга ничә яшь булса да, аларның тәрбиясендә катнашсын ул. Аралашсын, төрле түгәрәкләргә йөртсен. Аек акыллы булсын, дөрес фикер йөртсен. Дөрес булмаганны аңлатсын. Юк-бар өчен балаларны сүгеп тәрбияләп булмый.
Бүген аның улы Айратка – 24, кызы Миләүшәгә 19 яшь. «Бүгенгәчә бер-беребезгә үпкәләп йөргән чагыбыз булмады», – ди җырчы.
– Гастрольләргә йөрсәк тә, балаларны берәр айга калдырып киткән вакытлар сирәк була иде. Андый вакытларда да балалар белән аралашып тору мөһим бит. Әти кайчан кайтыр икән, дип көтеп утырырлык булмады. Миңа калса, барысы да кешенең үзеннән тора. Өйдә генә ятып та, балаларга игътибар итмәүче аталар бар, – ди ул.
Курка белергә тиеш
Ата баласының үзеннән яхшырак булуын тели, шуңа күрә балалары өчен тырыша, үзендә булмаган сыйфатларны аларда күрергә омтыла. Бәлки шуңа да кайчак таләпчән һәм кырыс булып күренәдер ул. «Хәзерге балаларны дөньяга яраклаштырып үстерү мөһим, ә моның өчен бераз тавыш калынайта белү кирәк», – ди баянчы, җырчы Рәзил Камалов.
Рәзил – өч малай әтисе. Кыз кыз инде, ә малайларга ата тәрбиясе аеруча кирәк. Шуңа күрә Рәзил усал да, таләпчән дә була белә.
– Бала барыбер әзрәк әтисеннән дә, каештан да куркырга тиеш. Чама хисе дә булсын. Мин үзем – бик йомшак әти, сәбәпсезгә орышмыйм, – ди ул. – Хәзер парлар гаиләне соңрак төзи. Күпләр кредит, ипотекада. Гаилә төзегәнче машиналы да, фатирлы да буласы килә яшьләрнең. Без, Аллаһка шөкер, вакытында өйләнешеп калганбыз. Хәзер менә балаларыбызны бергәләп үстерәбез. Заводта эшләмәгәч, һәр балага да тәрбияне тигез һәм дөрес итеп бирергә вакытыбыз җитә. Озакка югалып торганыбыз юк, гастрольләргә дә ай буена чыгып китмибез. Үз балаларыбызны үзебез тәрбиялибез. Гомумән, һәр ата-ана да үз баласын үзе үстерсен иде, дип телим.
Рәзилнең әтисе вафатына 15 ел тулган. Әтиле бала чагын еш искә ала ул.
– Тулы гаиләгә ни җитә! Юкка гына әти-әниле бала – пар канатлы бала, димиләр икән, – ди Рәзил. – Әти беркайчан да киңәшен кызганмады. Ул – эш кешесе, көне буе колхозда эштә булыр иде. Өйдә гел булмаса да, безгә аның тәрбиясе сеңгән. Әни дә һәрчак әти белән куркыта иде. Әтидән куркып тордык. Нәрсәнең нәрсә икәнен аңладык. Хәзер һәр ата-ана – психолог. Балага кычкырырга ярамый, сугарга ярамый, диләр. Без кечкенә чакта чоры да, тәрбия ысуллары да башка булгандыр инде, күрәсең.
ФИКЕР
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:
– Хатын-кыз да, ир-ат та Аллаһы Тәгалә каршында бер үк хокукларга ия. Аллаһы Тәгалә хатынны да, ирне дә ике күзле, ике колаклы, бер төрле җанлы итеп яраткан. Яшәү урыннары да – Җир шарында, икесенең дә барасы урыннары – йә җәннәт, йә җәһәннәм. Шуңа бәйле рәвештә, ата да баласын тәрбияләүгә, аңа дини белем бирүгә өлеш кертергә тиеш. Хатын-кыз баланы карарга тиеш дигән уй белән яшәмичә, без дә хатыннарыбызга булышыйк. Балаларны бергә, тулы гаиләдә тәрбияләргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез