Кәгазе бетәрме, хезмәт хакы җитәрме? Акчага бәйле яңалыклар һәм фаразлар

Илдә кәгазь акчадан баш тартырга җыеналар. Шаярту түгел бу! «Гознак»та әйтүләренчә, халык болай да ипи-сөткә банк картасы белән түләргә ияләнеп бетте инде. Мондый шартларда кәгазь һәм тиен акчаны әйләнештә тоту артык кыйммәткә дә төшә. Йөзлек, меңлекләрдән баш тарту мәсьәләсен 2030 елда ук күтәрмәкчеләр. Акча янчыгын ни көтә?

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, бу – дөнья күләмендә күзәтелә торган хәл.

– Кәгазь акчадан баш тарту өчен, өч мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Беренчедән, банк системасының технологик әзерлеге. Әлеге күзлектән караганда, бездә бернинди дә кыенлык юк. Бүген Россия дөнья күләмендә банк технологияләрен гамәлгә кертү юнәлешендә әйдәп баручыларның берсе. Икенчедән, халык арасында «тере» акчасыз исәп-хисапка ышаныч булырга тиеш. Менә бу мәсьәләдә кыенрак. Без бүген көн саен диярлек банк картасыннан мошенникларның акча урлавы турындагы хәбәрләрне ишетеп торабыз. Шуңа күрә дә андый исәп-хисапка ышаныч аз. Мондый шартларда якын арада гына кәгазь акчадан баш тарту турында сүз дә булырга мөмкин түгел, әлбәттә. Өченчедән, халык моңа психологик яктан әзер булырга тиеш. Соңгысы мөһимрәк тә әле. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне акча янчыгыннан башка күз алдына китерү авыр. Ничек кенә булмасын, бу хәл дөнья күләмендә күзәтелә. Акча базарында криптовалюта, ягъни цифрлы валютаның өлеше артканнан-арта, – ди белгеч.

Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, ил халкының күпчелегенә «тере» акчадан баш тартудан куркасы юк. «Бүген илдә яшәүчеләрнең 80 проценты «ак» хезмәт хакы алып эшли. Аларга акчасыз исәп-хисапка күчү бернинди дә тискәре йогынты ясамаячак. Чөнки керемнәре күренә. Димәк дәүләтнең аларга сораулары тумаячак. Пенсионерларга да куркасы юк. Кәгазь акчадан баш тарту – «соры» базарны легальләштерүне күз уңында тота. Өстәвенә банк картасы белән исәп-хисап ясау уңайлырак та әле. Үзең белән акча йөртәсе юк. Бу кибетләргә дә отышлырак. Чөнки кассадагы кәгазь акчаны инкассацияләү үзе үк чыгым таләп итә, – ди белгеч.

Минзәлә районының Куян авылында яшәүче Вәзирә Гыйльмуллина фикеренчә, сала халкы, бигрәк тә кечкенә, ерак авылларда яшәүчеләр кәгазь акчадан баш тартырга әзер түгел әле. «Безнең авылда 50гә якын кеше яши, күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Аларның кесә телефоннары да төймәле генә. «Тере» акчадан баш тарта башласалар, алар нишләр? Безнең үз кибетебез юк, авылга автолавка килә. Ә анда банк картасын кабул итмиләр. Авыл кешесенә кәгазь акча кирәк», – ди ул.

Акчалы кешеләргә бу ел ахырында нәрсәгә әзер булырга?

– Илдә бернинди дә кризис көтелми. Чөнки теләсә кайсы илдә акча базарына бәйле фаразлар бюджет үтәлешенә карап төзелә. Ә Россиядә 2024 ел бюджеты үтәлешенә бәйле кыенлыклар юк. Илдә акча бар. Дөрес, рәсми инфляция 9 процент дәрәҗәсендә саклана. Әмма бу – ил халкы күнеккән сан. Шуңа күрә девальвация, ягъни сумның кыйммәте югалудан да куркасы юк. Банк системасы тотрыклы. Исәп-хисап счетындагы 1,4 миллион сумга кадәр кертем тулысынча иминиятләштерелә. Шуңа күрә акчага берни дә булмаячак, – ди Фәнис Хөсәенов.

Илдә яшәүчеләр товар өчен ничек исәп-хисап ясый? (процентларда)

2019 ел 2020 ел 2021 ел 2022 ел 2023 ел
«Тере» акча белән 35,3 29,7 25,7 21,9 16,6
Банк картасы ярдәмендә 64,7 70,3 74,3 78,1 83,4

Акча керә... 

2025 елның 1 гыйнварыннан илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме, 16,5 процентка артып, 22 440 сумга җитәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әнә шулай дип белдерде. Яңа елдан соң кесә калынаячакмы?

Акча санарга керешкәнче, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме, ягъни МРОТ төшенчәсенә ачыклык кертик. Гади сүз белән әйткәндә, бу – рәсми рәвештә бер ставкага эшләүче һәм хезмәт килешүендәге бөтен шартларны үтәгән хезмәткәргә түләнә торган айлык акчаның иң түбән чиге. Хезмәт хакы әнә шул күрсәткечтән азрак була алмый. Вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр түләгәндә дә нәкъ менә шул исәпкә алына. Төбәкләр аны күтәрә дә ала, әмма ил күләмендәге күрсәткечтән төшерә алмый. Соңгы ун елда илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 5 554 сумнан (2014 елда) 19 242 сумга (2024 елда) җиткән. Быел Татарстанда хезмәт өчен түләүнең минималь күрсәткече – 19 565 сум.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, минималь хезмәт хакларының артуы бер таякның ике башын хәтерләтә.

– Бу – яхшы хәбәр, әлбәттә. 1 гыйнвардан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме арту илдәге 4 миллионга якын кешегә кагылачак, ди. Тик мин моны артык кычкырмыйча гына эшләр идем. Чөнки акчаны арттырабыз дип кат-кат кабатлап торгач, бу товар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләргә: «Бәяләрне күтәрә башлагыз», – дип әйткән кебек яңгырый. Ник дисәгез, эш бирүчегә хезмәткәрнең айлык акчасын арттырырга туры килә икән, ул өстәмә чыгымнарны товар бәясенә салырга мәҗбүр булачак. Шуңа күрә яңалык бәяләр артуга китермәсме дигән шик бар. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыруның үсеп баручы инфляцияне куып тоту максатыннан эшләнүен дә истән чыгарырга ярамый, – ди белгеч.

Аның каравы эш күләме кимергә мөмкин. Илгизәр Гайнетдинов шул фикердә. «Статистика мәгълүматларына караганда, бүген республикада уртача хезмәт хакы 65 мең сум чамасы тәшкил итә. Ә бер таныш укытучының оклады – 17 мең сум. Әнә шул акчасын республика күләмендәге уртача саннарга җиткерер өчен, мөгаллимгә өстәмә йөкләмә алырга, күбрәк укытырга, күбрәк дәфтәр тикшерергә туры килә. Киләчәктә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең эше кимер, бәлки», – ди икътисадчы. Кесә тоймаса да, күз күрер.

...һәм чыга 

Көзгә аяк басуга, халыкка салым түләргә өндәгән хатлар килә башлады. Физик затларның кеременә салымны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк. Югыйсә пеня исәпләячәкләр. Сукыр 1 тиен дә бурыч булып санала.

Салымны кемнәр түли? Физик затларның кеременә салымны милекчеләр түли. Торак йорт, фатир, бүлмә, гараж, машина кую урыны, тәмамланмаган төзелеш объекты кебек күчемсез милеккә салым салына. Агымдагы елның 1 декабренә кадәр узган ел өчен хисап тотарга туры киләчәк. Салым күчемсез милекнең кадастр бәясенә бәйле. Тәгаен әйтсәк, ул кадастр бәясенең 0,1 процентын тәшкил итә. Балалар салым түләүдән азат ителми. Алар өчен исәп-хисапны әти-әниләр ясый. Салымны вакытында түләмәсәң, әҗәтнең – 20, ә моны белә торып та эшләмәү расланган очракта 40 проценты күләмендә штраф салырга мөмкиннәр. Моннан тыш, салым түләргә соңга калган һәр көн өчен Үзәк банкның рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня исәпләнәчәк.

Нинди яңалык бар? Быел илдә яшәүчеләр тәүге тапкыр 2023 елда банк кертемнәре буенча алган процентларга салым түләячәк. Салым исәпләгәндә барлык счетлар һәм депозитлар бергә санала. Аларның ачылу вакыты һәм күләме әһәмиятле түгел. Сүз банкта сакланган акчадан 150 мең сумнан күбрәк керем алучылар турында бара. Якынча исәпләүләргә караганда, аларның моның өчен былтыр кредит оешмасында 2,1 миллион сумнан күбрәк акчасы сакланырга тиеш булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре