Соңга калмагыз! Яңа телевизор яки тузан суырткыч сатып алу турында уйланып йөрүчеләр колагына әйтелгән сүзләр бу. Белгечләр әйтүенчә, якын арада көнкүреш техникасына бәйләр 20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Бәяләрдән нәрсә көтәргә? Көнкүреш техникасы сатучы кибетләрдәге вазгыятьне «ВТ» хәбәрчесе дә белеште.
Яңа ел яңа бәхет кенә түгел, өстәмә чыгымнар да алып килер, ахры. Чәйнек, суыткыч җитештерүчеләр бәяләр кыйммәтләнү турында кисәткән әнә. Моңа китергән төп сәбәпләр арасында төп ставканың һәм валюта курсының үсүен, шулай ук, запас частьларга һәм логистикага киткән чыгымнарның артуын әйткәннәр. Шул рәвешле, яңа елдан соң көнкүреш техникасы 20 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк, дип фаразлана. Моны сатучылар үзләре дә инкарь итми.
– Кирәкле көнкүреш техникасын мөмкин кадәр тизрәк сатып алырга кирәк, – ди башкаладагы кибетләрнең берсендә сату-алулар бүлеге җитәкчесе Артур Захаров. – Бәяләрнең үсмәгән чагы юк. Бу үтүк, чәйнеккә генә дә кагылмый. Бүген ипи-сөт бәясе дә кибеткә кергән саен үзгәреп тора бит. Әлегә складта иске бәядән сатып алган товар җитәрлек. Шуларны сатабыз. Гадәттә, Яңа ел бәйрәмнәре арасында складлар бушап кала. Аннары исә көнкүреш техникасы һәм электрониканы кыйммәтрәк бәядән кайтартырга туры киләчәк. Димәк, бәясе дә артачак.
Кибет киштәләрендәге товарга да күз салдык. Иң арзанлы телевизор 15 мең сум тора. Кытайда җитештерелгән, шуңа күрәме исеме дә таныш түгел. «Иң кыйммәтле телевизор исә киштәдә юк. Аны интернет аша рәсмиләштерергә мөмкин. Бәясе – 2 миллион сум. Әлеге акчаның 60 мең сумы кешбэк рәвешендә кире кайтачак. Диагонале 1,5 метрдан да артык тәшкил иткән әлеге телевизор «акыллы йорт» системасына кушылган, өйдә дискотека ясарга яратучылар өчен сабвуферы бар, шулай ук, уеннары да күп, – дип мактады аны Артур Захаров. – Товарны һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып сатып ала. Без киңәш кенә бирә алабыз: ышанычлы телевизор – 50 мең сум, яхшысы 100 мең сумнан да арзан тора алмый.
Икенче бер көнкүреш техникасы кибетендә сатучы булып эшләүче Гөлия Дәүләтшина әйтүенчә, алар да бәяләр кыйммәтләнү турында хәбәрдар. «Көнкүреш техникасы болай да арзан тормый. Хәзер кеше акчаны артык әрәм-шәрәм итмәскә тырыша. Искесен төзәттерәсе иде, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Сатып алучыларны төрлечә кызыктырырга тырышабыз. Мәсәлән, берьюлы өч көнкүреш техникасы сатып алучыга арада иң арзанлысына 50 процент ташлама, ә электр яки газ плитәсе сатып алучыга табалар җыелмасы бүләк итәбез», – дип сөйләде ул.
Статистика мәгълүматларына караганда, бу елның гыйнвар – сентябрь айларында илдә 3 миллион чамасы кер юу машинасы сатылган. Аның бәясе уртача 4 процентка, ягъни 31 мең сумга кадәр арткан. Шул ук вакытта 2,7 миллион суыткыч (бәясе 6 процентка, ягъни 39 мең сумга кадәр үскән), 850 мең савыт-саба юу машинасы (бәясе 6 процентка, ягъни 34 мең сумга кадәр үскән) сатылган. «Росстат» хәбәр итүенчә, ел башыннан бирле барыннан да бигрәк микродулкынлы мич кыйммәтләнгән. Бу елның октябрендә аның уртача бәясе 9541 сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 6,5 процентка күбрәк. Бер ел эчендә ике камералы суыткыч исә 2,4 процентка кыйммәтләнеп, 42 184 сумга җиткән.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, доллар күзгә күренеп кыйммәтләнгәндә, бәяләр үсүенә аптырыйсы юк.
– Хәзер сатуда булган товар моңа кадәр үк, доллар курсы 85 сум торган вакытта алынган булса, бүген валюта курсы 107–108 сум тирәсендә тирбәлә. Декабрь азагындагы узачак утырышта Россия Үзәк банкы төп ставканы тагын күтәрәчәк дип фаразлана. Мондый шартларда җитештерүчеләрнең дә, кибетләрнең дә бәя күтәрмичә хәле юк. Өстәвенә бизнесның чыгымнарын кыйммәтле кредитлар арттыра. Ахыр чиктә, болар барысы да сатып алучы җилкәсенә төшәчәк, – ди белгеч.
Телевизор, суыткычлар интернет-кибетләрдә дә җитәрлек. Биредә бәяләр арзанрак та әле. Белгечләр исә маркетплейс аша товар сатып алганда түбәндәге киңәшләргә колак салырга өнди.
Түбән бәягә кызыкмагыз. Бер үк товарга булган бәяне берничә мәйданчыкка кереп тикшерегез.
Кайтавазларны укыгыз. Маркетплейстан әйбер сатып алыр алдыннан иң элек бу товар турындагы кайтавазларны укыгыз. Биредә товарның сыйфаты турында кирәкле дә, файдалы да мәгълүмат табарга мөмкин.
Урында ук тикшерегез. Товарны алганда ук тикшереп карарга онытмагыз. Маркетплейстан заказ биреп кайтарылган товарның тартмасын да тикшерегез, ул ертык, кителгән булырга тиеш түгел. Өсте-өстенә ябыштырылган этикеткалы товар да шик уята. Аның инде бер тапкыр ачып ябылган булуы ихтимал.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез