Кичә «Фермер мәктәбе» проектының бишенче – кечкенә генә юбилее уңаеннан чыгарылыш укучыларына дипломнар тапшырдылар. Билгеле булганча, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Россельхозбанк»ның уртак проекты булган «Фермер мәктәбе»нә 2020 елда старт бирелгән иде. Шушы вакыт эчендә анда 200 гә якын кеше укып чыгып, үз эшләрен булдырды. Бишенчесендә исә үз проектын 34 фермер тәкъдим итте.
Тантаналы чара уздыру өчен Казан дәүләт аграр институтын юкка гына сайламаганнар. Бердән, булачак фермерлар биредә белемнәрен арттырса, икенчедән, проектка студентларның игътибарын җәлеп иттерергә теләүләрен дә яшермәделәр.
– Укучылар 260 дәрестә теоретик һәм практик белем алдылар. Без һәрвакыт яңадан-яңа юнәлешләрне өйрәнәбез. Хәзерге вакытта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы балыкчылыкка бик зур игътибар бирә. Шуңа күрә бу юлы кооперация һәм аквакультураны сайладык. Диплом эшләрен яклаганда иң яхшы проектларны сайлап алдык, алар ел ахырына кадәр грант белән бүләкләнәчәк. Алга таба монда алган белемнәрен файдаланып, яхшылап эшләп китәрләр, министрлык грантларын да алырлар, дип өметләнәбез. Чөнки нәкъ менә фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар авылны саклый, яшәтә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә аларның роле зур, – диде «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов фикеренчә, мәктәп тәмамлаган фермерлар һәм булачак белгечләр унбишләп дәүләт программасында катнаша ала.
– Моның өчен быел бюджетта 1,3 млрд сум акча каралган иде. Программаларның барысы да авылга, фермерларга, шәхси хуҗалыкларга һәм кооперативларга ярдәм йөзеннән эшләнә. Терлекчелеккә зур игътибар бирүче республика булгач, бездә сөтчелек юнәлеше киң җәелгән. Быел Татарстанда савып алынган сөт күләме 2 млн 263 мең тоннага җитәр дип фаразлыйбыз. Моннан тыш, итчелек, балыкчылык һәм кооперацияләр дә яхшы эшли, – диде Рөстәм Гайнуллов.
Апас районы Дәвеш авылында яшел тәмләткечләр үстерүче Наилә Әхмәдиева «Фермер мәктәбе»н икенче тапкыр тәмамлый. Бу юлы укуының максаты – агротуризм серләренә төшенү.
– Туризм буенча сорау зур, кызыксынучылар күп. Безнең авыл бик матур урында урнашкан. Якында гына Зөя елгасы ага. Уйладык та, агротуризм юнәлешендә эшләп карарга булдык. Кунакларга экскурсияләр оештырачакбыз, куну, ял итү дә каралган. Әлеге эшләр өчен 5 млн сум грант оттык. Билгеле, үзебезнең маядан башка да булмады. Киләсе елдан төзелеш эшләренә тотынырга ниятлибез, – диде ул.
Киләчәктә кооператив эшчәнлеген дә ныклап торып җәелдерергә планлаштыралар. Аның бурычы – үз бакчаларында күпләп кишер, кабак, бәрәңге үстерүче шәхси хуҗалыкларның яшелчәләрен сатарга булышу һәм аларны эшкәртеп, ит кушып, ярымфабрикатлар ясау.
Укучылар арасында Наилә ханым кебек канат ныгыткан, тәҗрибәле фермерлар белән беррәттән, киләчәктә бу юнәлешкә кереп китәргә генә ниятләгән, бизнес-планнар белән янучылар да бар. Казаннан Ләйсән Мортазина – шундыйлардан.
– «Фермер мәктәбе» турында дусларым әйтте. Мин әле өйрәнәм, укыйм гына. Минем өчен мондагы һәр мәгълүмат яңа, кызыклы, файдалы иде, бик күп нәрсәгә өйрәндем. Безнең арада тәҗрибәле фермерлар да бар. Аларның киңәшләрен тыңлау да зур тәҗрибә булды. Эш башлаган чорда нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин, аларны ничек җиңәргә, ничек булдырмый калырга – кыскасы, кирәкле мәгълүмат бик күп булды. Чын күңелдән бик зур рәхмәт әйтәм, – диде ул.
Ләйсән киләчәктә яшелчә һәм җиләк-җимешләр эшкәртергә уйлый.
– Эшемне помидор киптерүдән башламакчы булам. Әлегә моның бизнес-планы, чыгымнары гына исәпләнгән. Башлангыч чорда чималны сатып алачакмын, әгәр барысы да уңышлы китсә, киләчәктә яшелчәләрне үземнең дә үстерү ниятем бар, – ди ул.
Кукмара районының «Аман» кооперативы җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев тә алга таба эшчәнлеген киңәйтү, җәелдерү нияте белән килгән.
– Әлеге вакытта безнең кооперативка 537 кеше керде. Алар тапшырган сөтнең һәр литрына өстәмә акча (2–3 сум) түлибез. Икенчедән, техника белән ярдәм итәбез, – ди ул кооперативның өстенлекләрен санап. – Без көн саен 13–14 тонна сөт тапшырабыз. Аның 9 тоннасы 46 авылдан җыелса, 5 тоннасы үзебезнеке. Безнең 320 баш малга исәпләнгән фермабыз бар. Узган ел сөтне эшкәртеп, куертылган сөт ясый башладык. Киләсе елга тагын да киңәергә планлаштырабыз, май, туңдырма ясау уебыз бар, чөнки аларга сорау бар. Укырга килүебезнең дә максаты бу юнәлештәге белемнәребезне ныгыту, тирәнәйтү иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез