Газетага язылу

Кара мәче бүлсә юлыңны: ырым-шырымнарга ни өчен ышанабыз?

Ышанмыйбыз, дисәк тә, юлыбызны кара мәче кисеп үтсә, тизрәк төймә эзләргә тотынабыз. Нидер онытып өйгә кире кергәч, көзгегә карап елмаймыйча чыгып китүчеләр дә сирәктер әле.

Әлеге күренешләр һәркемгә дә таныш. Хорафат һәм ырым-шырымнар безнең тормышыбызда яши һәмбуыннан-буынга күчүен дәвам итә. Алар ни өчен өчен һаман кешене үзенә ышандыра? Замана һәм диннең моңа ни катнашы бар?

Күңел түгел, баш мие ышана

Хорафатлар бер бүген генә тумаган. Алар 30 ел элек тә булган, 100 ел элек тә. Аларның кайчан барлыкка килгәне дә төгәл билгеле түгел. Кеше үзе уйлап чыгарган бит! Теге яки бу күренешнең сәбәбен аңлатуның иң борынгы ысулы ул – хорафатлар. Күк күкрәүне – Аллаһының ачуы, ә авыруны явыз рухларның эше дип санаган чорда, кешегә дөньядагы күренешләрнең сәбәбен көйләү коралы кирәк булган. 

Күп кенә хорафатларның практик, хәтта медицина нигезләмәсе дә булган, ләкин алар онытылган. Мәсәлән, предметларны бусага аша тапшыруны тыю борынгы заманда бусага астына ата-бабаларның көлен күмүгә бәйле. Түгелгән тоз – талашка түгел, ә бу аның кыйммәтлегенә барып тоташа. Борынгы заманда тоз алтын бәясендә булган.

Заманалар үзгәрә. Ә ни өчен кеше һаман хорафатларга ышануын дәвам иттерә? Психолог Лилия Шиһабетдинова моның сәбәбен мие эшләү үзенчәлекләреннән эзләргә киңәш итә. Ә хәзер моны гадирәк итеп аңлатып карыйк. 

– Без, бернинди бәйләнеше булмаса да, туры килүләрне күрергә һәм аларны сәбәп-нәтиҗә чылбырына бәйләргә омтылабыз. «Бәхет китерә торган» футболка кигәннән соң, имтиханны уңышлы билгегә тапшырабыз икән, баш мие бу бәйләнешне ныгыта: «футболка = уңыш», дип уйлыйбыз, – ди белгеч. – Моннан тыш, хорафатлар мөһим эмоциональ функцияне үти, алар дөньяны контрольдә тоту иллюзиясен бирә. Стресслы ситуацияләрдә, имтихан булсынмы ул, спорт ярышларымы яки самолетта очумы – ритуаль гамәлләр (амулетка кагылу, канатлы гыйбарә пышылдау, төймә тоту) борчуны киметә. 

Хорафат тәрбияли

«Майны күп ашасаң, күзең күрмәс», «Бусагага утырма – кечкенә калырсың...» Мондый сүзләрне кемнәр генә ишетмәде икән? Менә бит нинди тапкыр булганнар: бусагага утыру, ризыкны күп ашау зыянлы, дип акыл сатмаганнар, сыек чыбыкка яки каешка да үрелмәгәннәр, болай эшләргә ярамаганлыкны үзләренең төгәл, үткен киңәшләре аша белдергәннәр. 

– Хорафатлар көчле тәрбия коралы да булган. «Табын янында аягыңны селкетмә – җен килер» ише сүзләр «ярамый»га караганда көчлерәк тәэсир иткән. Бала «бу – куркыныч», «бу – әдәпсезлек» кебек аңлатмаларны һәрвакытта да күңеленә якын алмый. Ә менә мистик мәгънә белән ныгытылганобразлы кисәтү шунда ук истә кала, – дип аңлата филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкарьләре»нең фәнни хезмәткәре Зәлия Брусько.

Хорафатлар тәрбияли. «Олылар белән телләшсәң – телең корыр» кебек гыйбарәләр ярдәмендә кеше үз баласын әдәплелеккә өйрәткән. Алай гына да түгел, күп кенә хорафатлар куркынычсызлык өчен дә җавап биргән. Мәсәлән, кояш баегач, чүп ташлама, диләр. Караңгыда чүп капчыгын урамга алып чыкканда абынып егылуың яки берәр ерткыч җәнлек корбанына әйләнүең мөмкин бит. Юлга чыгар алдыннан текмә, дип кисәтү дә, эшне азакка калдырма, дигәнне аңлаткан. 

– Хорафатларга тилереп ышанам димәс идем. Ләкин өйдән чыккач, кире керергә ярамый, диләр. Кергән очракта көзгегә карап сәлам бирәм һәм елмаеп чыгып китәм. Бу ниндидер ышану да түгел, ләкин боларны эшлим, – ди Татарстанның атказанган артисты, җырчы Алинә Сафиуллина. – Гомумән, барлык ырым-шырымга да мантыйклы аңлату бар. Ияккә кулыңны куеп утырсаң, әти-әниең үлә, дип әйтәләр иде. Медицина күзлегеннән караганда, бала кулын гел иягенә куеп утырса, аның ияге ямьсез булып формалаша, аскы казнасы алга чыга, ди. Дөрес формалашмый, кыскасы. Ә балага «Синең иягең ямьсез булачак, тешләрең кәкре булып үсәчәк», – дип аңлатып булмый бит. Мин улым Нариманны шулай куркытам.

Заманча хорафатлар кирәк

Бүген дә яши ул хорафатлар. Әмма алар үзгәрә бара. Әйтик, без хәзер йорт ияләре, җеннәрдән курыкмыйбыз, әмма эшкә урнашыр алдыннан уңыш «китерә торган» күлмәкне киябез, ә имтихан алдыннан биш сумлык тәңкәне үкчә астына салабыз. 

– Ырым-шырымнар үзгәреп бетте инде хәзер. Безнең балалар өстәл янында аяк селкеп ашарга ярата. Аларны куркытып, селкетмә аягыңны, хәзер җен килә, дип әйтәм. Гаиләдә татарча сөйләшсәк тә, җеннең нәрсә икәнен белми балалар. Элеккеге кебек җеннәр турында әкиятләр укымагач, мәктәптә дә андый темаларга сөйләшмәгәч, җеннән бик курыкмыйлар да. Хәзер яңа ырымнар уйлап табарга кирәктер инде: телефон, интернетка кагылышлы. Балалар һәм замана үзгәргәч, безне куркыткан«җеннәр» белән генә тәрбияләп булмый аларны, – ди Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиева да.

Шунысы кызык: хәзер хорафатлар социаль челтәрләрдә мемнар, гороскоплар рәвешендә яңа тормыш алды. «Әгәр репост ясамасаң, уңыш китәчәк», «Шушы фотосурәтне 10 дустыңа юлламасаң, бәла киләчәк» ише гыйбарәләр – хорафатларның яңа варианты. 

ФИКЕР

Зөфәр хәзрәт Тәхавиев, вәгазь остасы, дини китаплар авторы: 

– Кемдер агач, бөти, талисман һәм башкалар мине саклый, тырнакны җомга көн кисмәсәм, бәхетле булам, дип уйлый икән, алар үз өсләренә зур гөнаһ ала, Аллаһы Тәгаләгә ширек кылалар. Мәсәлән, шәмаилләрне алыйк. Аларны өйләребезгә матурлык яки дога укырга кирәклеген искә төшерү өчен эләләр. Бу шәмаил минем өемне карактан, янгыннан һ.б. саклар, дип уйлау – гөнаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Аятел Көрси укылган йорт хуҗаларына шайтан вәсвәсәсе тимәс», – ди. Элеп куелган түгел, ә укылган йортта, дигән.

Төрле хорафатлар мәҗүсилектән килеп чыккан. Аннан соң, 70 ел дәвамында дин кысрыкланган. Гыйлемле муллаларны гаиләләре белән сөргәннәр, юкка чыгарганнар. Әби-бабайларыбыз бик авыр чорда яшәгән. Аларга гыйлем алырга ирек бирмәгәннәр. Ә төрле юк-барны чынбарлык дип тану, ышану  дини гыйлем аз булудан да килә. Шулай ук дин гореф-гадәтләр белән буталган. Хәтта хәзер дә мәчеткә йөрүчеләр арасында ОБСкаышанып йөрүчеләр бар. Ә ОБС – нәрсә ул? «Одинбабай сказал» дигәнне аңлата. Чынлыкта, дини гыйлем алырга омтылган кешеләр белә: пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә: “Ырым-шырымнарга ышанучылар бездән түгел”, – диелә. 

Нинди хорафатларга ышанасыз?

Эльмира Камалиева, фармацевт:

– Даруханәгә иң беренче булып ир-ат сатып алучы керә икән, бу – уңышка. Гомумән, фармацевтлар өчен беренче сатып алучы мөһим. Аның нәрсә сатып алуы да көннең уңышлы булу-булмавынабәйле. Мисалга, ул бахиллар, анализ өчен савытлар кебек вак әйберләр сатып ала икән, көн буе вак-төяк товарлар гына сатылачак. 

Илзирә Галәвиева, студент:

– Студентларның ышанулары күп инде. Аеруча имтиханнар алдыннан искә төшә алар. Имтиханга кергәндә, уң аяктан керәсе, табан астына 5 сумлыктимер акча саласы. Имтиханга каршы төндә, тәрәзә ачып: «Халява, приди!» – дип кычкырасы. Мендәр астына китап тыгып йокласаң, имтихан сорауларына җавап исеңдә калачак, дигәнгә дә ышанабыз әле. Гомумән, студентлар әзерләнмичәгенә сынауларны уңышлы тапшыруга чын күңелдән ышана.  

Гүзәл Идрисова, Татарстанның атказанган артисты, җырчы: 

– Акча темасына кагылган ырым-шырымнаргаышанам. Әйтик, сумкаңны идәнгә куйма – акчаң булмый, диләр. Акча янчыгында акча күп булсын өчен, анда һәрдаим тәртип булырга тиеш, диләр.Ягъни акчалар бер рәткә тезелсен, бөтенесе бер якка карап торсын. Башка ышануларым юк. Һәр көн дә – Аллаһы көне, «бисмилла»ны әйтепбашлаган һәрбер эш тә уңышлы була. Әмма кара мәче юлымны бүлсә, бераз шүрләп куям. 

Чулпан Гарифуллина, журналист:

– Шуны гына әйтә алам: халык фәнгә ышанмаска мөмкин, әмма ырым шырым, эзотерикага ышана. Киресенчә булса, күрәчәзелек ише күренешләрчәчәк атмас иде, кешеләр дә өере-өере белән багучы, киләчәкне  фаразлаучылар эзләмәсләр иде. Мәктәптә укыганда биш таҗлы сиреньне күпләп ашап: «Их, бүген контроль эш булмаса ярар иде», –дип теләгән истә. Һәм, ни хикмәттер, контроль эшбулмый калды. Журналистикада бер ышану бар инде: коллегалар ясаган хаталардан көлмәскә. Үзеңдә дә шул хата булырга мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре