Газетага язылу

Казан кызы – үги Бишбалта

Узган елның декабрь ахырында башкалабызның бай тарихлы Киров районы 100 еллыгын билгеләп үтте.

Казан кызы – үги Бишбалта

Һәм, ни кызганыч, анда 1000 еллык тарихы булган Бишбалтаның  тарихы, бүгенгесе, киләчәге турында да күңел күтәрерлек сүз әйтелмәгән. Бу хакта безгә гомерен шушы бистәне торгызу эшләренә багышлап, төрле проектлар, программалар тәкъдим иткән, китап язган, меценат буларак, шактый эшләр эшләгән һәм планлаштырган Гарәфетдин Хисаметдинов сөйләде. Ул үзе матбугат чараларындагы язмаларны укыгач, шундый фикергә килгән.

– Гарәфетдин Миннегазизович, Бишбалта турында сөйли башласагыз, сез гел аны “Казанның үги кызы” дип әйтергә яратасыз. Кайдан уйлап таптыгыз?

 

– Минем сүзләр түгел ул. Моннан 100 ел элек, 1925 елда халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Хәсән Туфан “Зәңгәр бүре” дип аталган поэма иҗат икән. Ул чорда әдип Бишбалтадагы Зур урамның 77 нче йортында яшәгән,  беренче Хезмәт Герое Габдрахман Рафиков җитәкләгән 17 нче татар мәктәбендә укыткан. Поэма болай башлана:

Идел. Аннан бераз бире

Сузылып ята баткак Бакалтай.

Шул якта ул

Арык, ябык өйле

Казан кызы – үги Бишбалта...

Укыган саен гаҗәпләнәм: әйтерсең, ул аны бүгенге көнне күздә тотып язган. Инде бер гасыр вакыт үтте, Бишбалта һаман үги кыз ролендә кала бирә. Югыйсә бу - заманында заводлар, фабрикалар, төзелеш трестлары, мәдәният  оешмаларыннан гөрләп торган территория. Юбилей уздырылганнан соң кайбер матбугат чараларында язмалар пәйда булды. Анда хәтта Бишбалтаның тарихы да искә алынмаган. Ә бит сөйләрлек нәрсәләр күп. Мәсәлән, бистәдә Казан шәһәрендәге иң борынгы зират урнашкан, Петр I боерыгы нигезендә корабль төзелеше оештырылган. Бу – башкалабызның бик уникаль почмагы.

 

– Кайбер чыганакларда, чыннан да, “Бишбалта – Казанның авырткан җире” дип тә язучылар булды. Ни сәбәпле?

 

– Мин бу сүзләр белән бөтенләй килешмим. Бишбалта узган гасырның 50 нче елларына кадәр бюджет барлыкка китерүче, сәнәгате нык үскән район иде. Ә “авырткан җир” гә ул нәкъ менә шул 50 нче елларда, Казансу елгасын ике җирдән буып, өч километрга сузылган “отстойник” пәйда булгач әйләнде. Аның бер ягында җыелган суны  куу өчен насос станциясе эшләнде. 

 

– Бишбалтада зур энтузиазм белән Җәмигъ мәчетенә урын әзерли башлаганнар иде. Без аны үз күзләребез белән күреп тә кайттык. Бу төзелешне туктату да шушы вазгыятькә бәйле дип ишетелгән иде. Дөресме?

 

– Андый версия дә бар. Әмма мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бишбалтада 10 мең кешелек Җәмигъ мәчете төзетү өчен урынны бик дөрес сайлаган иде дип уйлыйм. Шуның белән бергә Минтимер Шәймиевнең бизнес-үзәк белән Казансу елгасы буенда парк төзү идеясе дә тормышка ашса,  “авырткан” җир дә төзәлер, экология дә яхшырыр иде. Монда яшәүчеләр, кунаклар, туристлар өчен дә шартлар тудырылыр иде. Бу хакта мин 2024 елда нәшер ителгән “Бишбалта: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән китабымда да язып чыктым.

 

– Бишбалта тарихын саклап калу, үстерү буенча сез хакимияткә шактый тәкъдимнәр юлладыгыз. Төрле очрашулардан бик сөенеп кайткан чакларыгыз да булды.  Хыяллар тормышка ашамы?

 

– Булгалый. Әмма соңгы вакытта игътибар бик кимеде. 2025 елда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, сугышка кадәр “Урак һәм чүкеч” заводында эшләгән, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Николай Столяров паркын тәртипкә китерерләр дип көткән идек. Анда геройның бюсты да куелган. Әмма ел үтеп китте, паркта берни дә эшләнмәде. Бистәдә яшәүче берәү Казан шәһәре башкарма комитетына хат язып караган иде, аңа, онлайн тавыш бирүдә җиңеп чыгарга кирәк, дигән җавап алдык. Безгә мондый хәлләр аңлашылып бетми. Николай Столяров инде 1945 елда ук, сугыш кырында батырлыклар эшләгәндә 100 процент тавыш җыйган дип уйлыйбыз.

 

Казансу елгасы буенда парк төзү проекты көн тәртибеннән төшмәгән. Анда Әби патша йөзеп килгән урында Тверь – 2 галерасын төзү карары да сакланган. Әмма финанслар булмау сәбәпле, әлегә бу эш кичектерелеп килә икән. Минемчә, Җәмигъ мәчете, бизнес-үзәк төзелә башласа, аңа гына акча табылыр иде.

 

2017 елда янгыннан соң “Адмирал” сәүдә үзәге - элеккеге “Урак һәм чүкеч” заводы территориясенә дүрт телле (татар, рус, инглиз, кытай) полилингвиаль университет төзергә тәкъдим иткән идем. Анда “Ефәк юл” сәүдә юлын яңартып, шунда хезмәт итүче белгечләр әзерләп булыр иде. “Адымнар” мәктәбен тәмамлаучыларга укуларын дәвам итәр өчен дә бик яхшы булыр иде ул. Әмма Татарстан Мәгариф министрлыгы уңай җавап бирә алмады. Кыскасы, бу җирләр инде күптән сатылган, анда элиталы йортлар салыначак.

 

Заманында “Урак һәм Чүкеч” заводы төзегән тарихи “Звезда” кинотеатры урынында 1552 елгы вакыйгаларны яктырткан панорама куярга тәкъдим иттем. Туристлар өчен бик кызыклы булыр иде ул. Һәйкәл дә ерак түгел бит. Әмма бу җир участогы да сатылган булып чыкты. Бинаның дүрт колоннасы алынган, терәп диярлек, пыяладан чәчәк кибете төзелгән. Хәзер исә Мәдәни мирасны саклау комитеты 1911 елда төзелгән шушы тарихи бинаны кайтару өчен Арбитраж судка дәгъва белдергән.

 

 

Клара Цеткин урамындагы Бишбалта мәчете янында кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы бина бар иде. Шуны 15 нче татар гимназиясенә биреп, андагы тарих һәм археология музейларын күчерергә һәм патриотик тәрбия үзәге төзергә тәкъдим иттем. Районның йөзен ямьсезләп тора дип, БРИКСны үткәрү алдыннан сүтеп аттылар.

 

Кыскасы, мондый теләк-тәкъдимнәр күп инде ул. Сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Кайберләрен үз акчама тормышка ашырып барам. Әмма зур авырлыклар белән. Документлар рәсмиләштерүдә кыенлыклар килеп чыга.

 

– Бишбалта тарихындагы теләсә нинди  нечкәлекләрне кайдан беләсез?

 

– Минем хезмәт юлым да, тормышым да Бишбалта, “Урак һәм Чүкеч” заводы белән бәйле. Киров районында  депутат булып - 15 ел, Бишбалта депутатлар төркеменең рәисе булып 10 ел эшләдем.  Бишбалтаны үги кыз итеп түгел, ә  кешеләрне җәлеп итә торган матур урын итеп күрәсе килә. Аның 1000 еллык тарихы, чыннан да, мондый игътибарга лаек.

 

 

 

 

     

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре