Бүген Казанның 18нче хастаханәсендә янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте "Татар-информ"га хәбәр итүенчә, янгын турындагы хәбәр 13:24 сәгатьтә килгән.
Хастаханәнең икенче катында чыккан янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән. 13:58 сәгатьтә аны сүндергәннәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 22 кешене эвакуацияләгәннәр, зыян күрүчеләр юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез