Бу дөньяга килгән һәр кешенең аңа гына хас тормыш фәлсәфәсе буладыр ул. Көн иткәндә таяна торган кагыйдәсе, дөньяга карашы, йөрәге яткан эше. Әңгәмәдәшебезнең тормыш мәгънәсе – кешеләргә ярдәм итү. Йөрәге яткан эше дә шул. Ил-көн кичергән вакыйгаларга тыныч кына карап утыру мөмкин булмагач, әнә шул тормыш фәлсәфәсенә ышанып, мөһим сәфәргә кузгала да бит ул.
Сүзебез – Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин турында. Октябрь азагында Татарстан шефлыгында булган Лисичанск шәһәрендә кыр кухнясы оештырырга, халыкны кайнар ризык белән тәэмин итәргә дип китә ул. Хәзер туган шәһәренә ялга кайткан мәле. Монда да көне минуты-сәгате белән алдан планлаштырылган. Барысының да беләсе, аны ишетәсе, тыңлыйсы, күрәсе килә ич! Ике айга якын вакытын шунда үткәргән бит ул.
Соңрак үзе дә әйтер: үлем дә, җимерекләр дә, гомерен куркыныч астына кую да куркытмаган аны. Башта бер генә уй бөтерелгән: эшне тиешенчә оештыра алырмынмы? Сынатмаммы? Юк, сынатмаган. Без аннан ерак юлга илткән ният, Лисичанск шәһәрендәге көнкүреш, ярдәмләшү савабы турында гәпләштек.

Ният турында
Рөстәм Гатин исеме Чаллыда да, Татарстанда да яхшы таныш. Менә инде ничә ел дәвамында шәхси кыр кухнясын оештырып, автокаладагы мохтаҗларны ашату белән мәшгуль ул. Моннан тыш спорт, бәйрәм чараларында да кыр кухнясы оештырып, халыкны кайнар ризык белән тәэмин итә. Коронавирус чорында медицина хезмәткәрләренә дә шундый ярдәм күрсәткәннәр. Аның ризыкларын кемнәр генә авыз итмәгән! Кыскасы, сүзендә дә, йөрәгендә дә – кешеләргә игелек кылу, файдалы булу теләге. Шул теләк хәрби хәрәкәтләр зонасына барырга этәргән аны.
– Мин үзем хәрби хезмәт юлын узган кеше түгел. Бәлки, әнә шул кимчелегем өчен ничек тә файдалы буласым килде. Качып калу ише нәрсәне белмим дә. Мине алай тәрбияләмәделәр! Әйтик, мин компьютерлар яисә аяк киеме төзәтүче кеше булсам, миннән әллә ни файда булмас та иде. Ә бит минем бер юлы меңәрләгән кешене ашату тәҗрибәсе бар. Көч, мөмкинлекләр була торып, кул кушырып утырасы килмәде, билгеле. Шуңа күрә тәвәккәлләдек. Башта үз көчебез белән генә барырбыз дигән идек, әмма шәһәр хакимияте безнең ниятне хуплап, ярдәм итәргә алынды. Сәфәр бер көнлек кенә түгел бит, берничә айга дип җыенып киттек, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
Ният дигәне күңел түрендә күптәннән барлыкка килгән икән инде анысы. Җәй айларында ук.
– Дустым, «Болгар» фонды җитәкчесе Рәшид хәзрәт белән мәчеттән чыгып барабыз. Бер мәлне бер-беребезгә карап куйдык та, бертавыштан: «Донбасска барыргамы әллә?» – дидек. Андагы хәлләрне күптән күреп-ишетеп белә идек инде, – дип сөйләде Рөстәм Гатин.
Хәлләр кискенләшә башлагач, ниятне тормышка ашырырга керешәләр. 24 октябрьдә юлга кузгала алар.
– Бу көнне яхшы хәтерлим, чөнки әтиемнең туган көне иде. Әлбәттә, улы бик үк сөендерерлек бүләк ясамады инде… Тик нишләтәсең? Дөресен әйткәндә, сәфәребез турында безнең якыннарыбыз иң соңгы мизгелдә белде. Шулай дөресрәк тә! Алар безнең өчен артык борчылыр иде. Аннан соң, ниятебез тормышка ашмаса? Анысы да бар бит. Соңрак белгәч, аларның безне бармаска үгетләү мөмкинлеге дә азрак калыр иде. Аңлап кабул иттеләр. Әни улының карарын бик җитди кабул итте, әтигә авыррак туры килде. Билгеле инде: ул бит хезмәт иткән кеше. Аннан, әти ил-көн хәлләрен белә, безнең кая юл тотасыбызны да яхшы чамалый... – ди әңгәмәдәшебез.
Ниятенә күрә чарасы да табыла бит. Рөстәм Гатин һәм аның командасының юлга кузгалуларын ишетүгә, шәһәр эшмәкәрләре дә ярдәм кулы сузарга ашыга. Егетләрне кием-салым, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, җылы сүз, хәерле юл теләп озатып калалар.

Сәфәр турында
Ә юл ерак. Сәфәр куркыныч. Ял итәргә бармыйлар бит. Әңгәмәдәшебез үзе дә әйтә: кешеләрне ашату буенча тормышындагы иң зур заказлары бу!
Юлдашың үзеңнән яхшырак булсын, ди халык. Рөстәм Гатин да бу сүзләрнең хаклыгын яхшы аңлый. Аның белән юлга кузгалган командада җәмгысы алты кеше. Сыналган, тик сынатмаган дуслар! Хәзрәт тә бар, алтын куллы оста да, техника белән дус кеше дә, хәтта бокс буенча спорт мастеры да!
– Юлда төрле хәлләр була. Билгесезлеккә киттек бит. Без бер-беребезнең тормышы өчен җаваплы. Шундый командада эшләвемә шатмын. Гомерләрнең кыл өстендә калган мәлләре аз булмады. Кемдер минаны күреп ала да, урап уз, ди, кемдер өстән гранаталы квадрокоптерны күреп ала да саграк булырга куша. Менә шулай эшлибез, – дип сөйли Рөстәм Гатин.
Кирәкле урында кирәкле булдык. Рөстәм Гатин әнә шуңа сөенә. Кыр кухнясында дүрт казан урнаштырганнар. Бер казанда 300 кешелек ризык әзерләргә була. Өстәмә кыр кухнясы куйсалар, якын-тирәдәге шәһәрләргә дә ризык җибәрү мөмкинлеге бар, ди. Рөстәм Гатин һәм аның командасы әзерләгән кайнар ризык һәр кешегә җитә. Бишәр мең кешене ашаталар. Көн саен бу! Хатын-кызлар, балалар, өлкәннәр, йорт-җирсез калучылар, хәрбиләр дә ашарга килә. Администрация, хастаханә хезмәткәрләренә дә кайнар ризык белән булышалар. Кешене аралап тору юк. Бер телем икмәк кемгә дә кадерле һәм кирәк... Сүз уңаеннан, азык-төлек – хәләл. Монысы сәфәргә җыенганда ук оештыручыларның төп шартлары булган.
Шартлар турында
Ризыкка караганда патрон, бомба күбрәк анда, дип уртаклаша әңгәмәдәшебез. Хәрби кием кигән, кулына автомат, хәрби кирәк-яраклар тоткан кешеләрне күрү, әлбәттә, алар өчен дә баштарак ят нәрсә булган, билгеле. Тик кеше нинди шартларга да ияләшә икән ул...
– Без хәрбиләр булмасак та, атыш, шартлау тавышлары астында эшлибез. Салют тавышлары кебек. Әмма ул салют тавышлары беркайчан да тынмый... Бездән хәрби хәрәкәтләр сызыгына – нибары биш чакрым, – ди Рөстәм Гатин. – Бу аңлатып бетереп булмастай куркыныч һәм... кызык. Мин үлемнән дә, башкасыннан да курыкмадым. Эшебезне тиешенчә оештырып булырмы, башкарып чыгарбызмы – менә шул күбрәк борчыды.
Әлеге дә баягы мөһим сәфәрне бергә кичәргә ризалашкан командасына рәхмәтле ул. Алардан башка кыен ашарга туры килер иде. Көн саен иртәнге 4тә торалар, физик күнегүләр, намаз турында да онытмыйлар. Көндәлек шартларыннан зарланмыйлар. Күрше шәһәрдә яшиләр. Татарстан Хөкүмәте бу җәһәттән аларны кайгырткан. Хәл җыеп алырга мөмкинлек бар, дип куана әңгәмәдәшебез. Башкача булса, монда озакка калып булмас та иде...
Ә шәһәр халкының яшәү шартларына килгәндә...
– Шәһәр җимерек инде. Көн саен фильмнарда гына күреп белгән урыннардан узабыз. Әйтерсең лә, декорацияләрне онытып калдырганнар... Хәзерге заманда андый хәлнең булуы мөмкин дә түгел бит югыйсә. Газ, су, ут, инфраструктура, элемтә юк. Утын белән көнгә йә көн аралаш бер су китерү каралган... Шундый шартларда кешеләр көн күрә. Өендә (өй дип әйтеп булса инде) миче булганнарга җиңелрәк, утын белән җылытып була. Анда һава торышы да үзгәрәк. Әйтик, 2–3 градус суык булса да, 10 градуслык салкын кебек тоела, – дип сөйләде Рөстәм Гатин. – Әлбәттә, килгән халык безгә рәхмәт әйтә. Аларга кыен. Күбесен яхшы киләчәккә өмет яшәтә. Таяныч-терәк барлыгын күрү аларга бу шартларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.
Ярдәмләшү әҗере турында
– Кешеләр, җәмгыять үзгәрде, диләр. Юк, дим. Барысы да тәртиптә. Ярдәм кулы сузар кешеләр, мәрхәмәтле затлар күп! Сорарга да, эзләргә дә кирәкми, алар бар, – ди Рөстәм Гатин. – Горурлык хисләре кичерәбез, әлбәттә. Зур игелекнең бер өлеше булып торабыз бит.
Әңгәмәдәшебездән бу эшләрнең нинди максаттан башкаруы турында сорашабыз. Яхшылык эшләүнең әҗерен күрәме ул?
– Иң зур әҗер – минем сау-сәламәт, исән булуым. Син уянган, күзләреңне ачкансың икән, бу инде – бүләк. Аяк-кулың бар, әйләнә-тирәңдә яхшы кешеләр бар икән, моның өчен дә рәхмәтле булырга кирәк. Синең белән дус булырга телиләр, сиңа таяналар, үрнәк итеп күрәләр... Бу әҗер түгелме? Башкарган эшләрнең нәтиҗәсе бит бу.
P.S. Рөстәм Гатин ялдан соң кабат Лисичанскига барырга әзерләнә. Үз чиратыбызда без дә аңа сәфәрендә уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз!
Чулпан Гарифуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез