Газетага язылу

Кешенекенә утыру

Кешенекенә утыру

Россиянең кулланучылар базарыннан килгән хәбәрләр куанычлы түгел. Халык сатып алуны киметә. Дөресрәге, киметергә мәҗбүр. Матди хәлнең кысынкылыгы бәлки хезмәт хаклары кимүдә түгелдер. Статистикага карасаң, уртача хезмәт хакы тотрыклы үсә бит. Әмма сатып алу кими. Газета хәбәрчесе моның ике сәбәбен күрә: берсе – ихтыяҗ зур булган товарларга бәя инфляцияне узып күтәрелә, икенчесе – кешеләрдә иртәгәгә ышаныч кими һәм акчаны кысып тота башлыйлар.

 

Социаль яктан караганда да, икътисад күзлегеннән күз ташласаң да, боларның икесе дә зыянлы. Кеше кесәдә акча бар килеш фәкыйрьләнә. Җитештерү кими һәм аның кимүе котылгысыз рәвештә технологик яктан артка калуга китерә. Технологияләр үссен өчен инвестицияләр кирәк, акча бүленми икән, инженер-техник кадрлар тик тора. Тик тору озакка китсә, алар үз квалификациясенә туры килми торган эшкә ялланырга мәҗбүр. Туксанынчы елларның авыр вазгыятендә без моны күрдек: инженерлар базарда сата башлады, кайберләре мәктәпкә укытучы булып китте. Хәзер карагыз: Россия кайчандыр лидерлык иткән галәм технологияләре өлкәсендә АКШтан, Европа берлегеннән, Кытай һәм Һиндстаннан калыша. АКШтан бераз арткарак калу гаҗәп түгел, чөнки гел үзара ярыштылар, Һиндстан дәрәҗәсеннән түбәнәябез.

 

Әйдәгез, автомобиль базарына күз салыйк. Үзәк матбугат яза: «К 2030 году почти весь автопарк в России будет старше 10 лет». Халыкның иске машиналардан төшә алмавы аларга мәхәббәттән түгел, билгеле. Яңа машина бәясен кесә күтәрми. Хәтта автокредит алсаң да, аны түләү мөшкел. Газета хәбәрчесе карады: өстенлекле автокредит 16 процент икән. «Өстенлекле» дигән сүз процентларның бер өлешен син түлисең, калганын хөкүмәт күтәрә дигәнне аңлата. Хөкүмәт булышканнан соң да, 1 миллион сум кредит алсаң, елга 160 мең сумны тиктомалдан гына банкирлар кесәсенә салырга туры килә. Автор «банкирлар» дигән сүз урынына «вампирлар» дигәнне кулланырга күбрәк ярата, сез ачуланмыйсыздыр бит. Менә шул вампирлар бүген бөтен дөньяда икътисад үсешен буып торалар да инде. Әмма сүзем бүген ул хакта түгел. Автомобильне кредитка алсаң, ОСАГО белән генә котыла алмыйсың, КАСКО кирәк. Ул үзе – түгәрәк сумма. Машинага техник хезмәт күрсәтү, бензин салу чыгымнарын да исәпкә алсаң, яңа авто алганчы, такси чакыртуың арзангарак төшүен исәпләмичә дә күреп була.

 

Автомобиль бәяләре бик нык үсте. Статистика аларның инфляцияне узып алга ыргылуын күрсәтә. Әле бит базарның бер кагыйдәсе эшләми: кешеләр иске машинага утырып йөри икән, яңаның бәясе төшәргә тиеш. Һич югында күтәрелмәскә. Кагыйдәнең эшләмәве хөкүмәт карарларына бәйле. Хөкүмәтнең финанс блогы утильҗыем дигән салым уйлап чыгарды да аны галәм тизлеге белән үстерде. Бу үзебезнең автомобиль җыючылар таләбе белән шулай эшләнде. Игътибар итегез, автор «җитештерүчеләр» димәде, «җыючылар» сүзен кулланды. Автозавод җитәкчелеге, автомобильләрен сата алмагач, зар елап, хөкүмәттән иномаркаларга чикләү кертүне үтенде. Хөкүмәттә утильҗыемнан да яхшырак нәрсә уйлап таба алмадылар. Салымның исеме күрсәтеп тора: ул тузган автомобильне тураклап металлоломга тапшыруны финанслау өчен кертелергә тиеш. Машинаны домна миченә озату бәясе яңа машина бәясен узып китә башлады. Безгә аңлаттылар: яңа салым үзебезнең автомобиль җитештерү технологияләрен үстерү өчен кулланылачак, диделәр. Ягъни исем – бер нәрсә, җисем – икенче. Нәрсәнедер хөкүмәт финанслый башласа, акчаның зур өлешен чиновниклар урлый. Бу – котылгысыз. Дөрес, аларны соңыннан җыеп утыртачаклар, ләкин бит аларның төрмә шулпасын эчүе технологияләргә бернинди файда да бирмәячәк.

 

Соңгы статистика мәгълүматлары күрсәтә: утильҗыемны берничә тапкыр арттыру аның җыелуын арттырмаган. Монда гаҗәп берни дә юк. Икътисад фәнендә Лаффер кәкресе дигән нәрсә бар: салымны күтәрдеңме, шул кәкре графикта бөгелә дә төшә. Бу – аерым тема. Аңа мин кайчан да булса бер сугылып үтәрмен әле.

 

Сүз бит технологияләр хакында булырга тиеш иде. Әйләнеп йөри-йөри, язманың ахырына калынды. Сер түгел: россияле, кесәсендә акчасы булса, үзебездә җитештерелгәнне түгел, чит ил брендын алырга ашыга. Моның ватанпәрвәрлеккә бернинди катнашы да юк. Кесә һәрвакыт прагматик булуны таләп итә, ягъни файда ягына каера. Чит ил машинасы кыйммәтрәк булса да, технологик яктан өстенрәк һәм ышанычлырак. Санкцияләр чолганышында калгач, халык Көнбатыш модельләрен алудан мәхрүм булды, чиннарның сыйфаты ышанычлы ук булмаган брендлары базарны басты. Европа машиналарын алырга теләүчеләр шулай да аларны Кытай һәм дус илләр аша китерә.

 

«Ник үзбезнеке түгел?» дигән сорауга килеп җиттек. Россиядә беркайчан да автомобиль җитештерү технологияләре булмады. СССР вакытында ук төзелгән автозаводлар нигездә Европа технологик линияләрен сафка бастырды. Европалылар безгә һәрвакыт эштие суынган, үзләренә кирәге беткән технологияләрне генә сатты. Аларны камилләштерергә булыр иде, мөгаен. Ләкин беркем дә тырышмады, чөнки көндәшлек юк иде. Көпчәк өстенә утыртып, ни генә җитештермә, халык чират торып алачак иде. Шуңа күрә ул өлкәдә бер генә танылган конструкторлык бюросы да үстерелмәде, инженер-техник кадрлар тәрбияләнмәде. Бик нык артта калынды. Вазгыять хәзер кабатлана. Автомобиль җитештерүчеләр өчен теплица шартлары тудырырга омтылып, аларга «аю хезмәте» күрсәтелә.

 

Моннан берничә ел элек редактор импортны алыштыру темасына язма сораган иде. Саннар һәм дәлилләр белән бернинди дә алыштыру булмаячагын аңлатып яздым. Автомобиль җитештерү тармагы ул фикерләрне раслый. Безнең үзебезнеке дип саналган машиналарның чынлыкта кузовы гына үзебездә ясала. Электроника – Азия җитештерүчеләренеке, тизлек алыштыру тартмалары – шулай ук, двигатель компонентлары – тагын шулардан. Хәтта подвеска һәм резина өлешләре дә Кытайдан яисә Һиндстаннан. Күбрәк өлеше үзебездә җитештерелә торган «Гранта» һәм «Нива»лар бар. Ә аларны ни өчен алганнарын беләбез инде.

                                     

 

        

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре