Газетага язылу

Киләсе елның гыйнварыннан беренче баласы туган гаиләләргә 1 миллион сум түли башлаячаклар

2026 елның 1 гыйнварыннан Новгород өлкәсендә беренче баласы туган гаиләләргә 1 миллион сум түли башлаячаклар.

Әмма шарты бар: хатын-кыз баласын 29 яшькә җиткәнче табарга тиеш. Бу хакта “РИА Новости” төбәкнең Хезмәт, гаилә һәм социаль сәясәт министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Акча ике чыганактан биреләчәк. Киләсе елда федераль ана капиталы беренче балага 737 мең сум чамасы тәшкил итә. Шуңа 350 мең сум күләмендә төбәк капиталы өстәләчәк. Шул рәвешле гаиләдә беренче булып дөньяга аваз салган нарасый өчен ярдәм күләме 1 миллион сумга җитәчәк.

Төбәк капиталын Новгород өлкәсе территориясендә торак шартларын яхшыртуга, шулай ук балалар бакчасына түләүгә тотып булачак. Шул ук вакытта беренче балага бу түләүне билгеләгәндә гаилә кереме исәпкә алынмаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре