Газетага язылу

Коляскада хәрәкәтләнүче Нурсинә Галиева: «Кешегә киңәш бирәсем килми»

Балтач районының Смәил авылы кызы Нурсинә тумыштан йөри алмый. Ул умыртка баганасы бүсере белән туа. Әмма коляскада утырып йөрүче кызны авырлыклар туктата алмый. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү кадәр Мәскәүгә чыгып китә ул. Тормышыннан бер дә зарланмый, биеп яши Нурсинә.

Коляскада хәрәкәтләнүче Нурсинә Галиева: «Кешегә киңәш бирәсем килми»
Нурсинә Галиева

– Әти белән әнигә рәхмәт! Алар мине дөрес үстергәннәр. Бер дә кызганып, син авыру, аякларың йөрми дип тормадылар. Ике туганыма нинди булсалар, миңа да шундый тәрбия иде. Әнә шуңа да мин кимсенеп үсмәдем. Үземнең башкалар кебек түгел икәнлегемне кабул итеп, тормышны үземчә яратып яшәргә өйрәндем, – дип сөйли Нурсинә. – Укытучылар өйгә килеп укытты. Әле дә аларны сагынып искә алам. Хәтта мәктәптәге тактаны да алып килеп, шунда язып аңлаттылар. Хәзерге уңышларымда укытучыларымның да өлеше бар. Алар миндә ышаныч тудыра алды. Мәктәпне бетерәсе елны укырга кая керергә дип озак уйладым. Эзли торгач, Мәскәүдә коляскада йөрүчеләр өчен уңайлыклары булган югары уку йорты барлыгы турында белдем. Ничек тә шунда эләгәсе иде дип хыялландым. Бу хәбәрне ишетү әти-әнигә бик авыр булды. Үзем дә борчылдым. Әмма теләк барыбер җиңде. Әти белән бергә документлар тапшырырга чыгып киттек. Шуннан бирле мин Мәскәүдә. Авылда калсам, мин һаман әти-әни канаты астында яшәр идем. Авыр булмаса да, мөстәкыйль булу теләгем җиңде. Хәзер бу карарыма сөенеп бетә алмый.

Нурсинә тулай торакта яши башлый. Шөкер, анысы да бөтенләе белән коляскада йөрүчеләр өчен көйләнгән була. Әле ул белем ала торган бинага килеп тоташа.

– Баштарак миңа читен иде. Кешеләр белән ничек сөйләшергә белмим. Оялу да бар. Менә шул киртәне чыгу җиңел булмады. Әмма әкренләп үземне җиңәргә өйрәндем. Тулай торакта кызлар-егетләр белән дуслашып киттек, тормыш гөрли башлады. Тирә-яктагыларны карыйм – бөтенесе ни беләндер шөгыльләнә. Кемдер уктан ата, спортка тартылучылар да күп. Мин дә калышмаска булдым. Бүлмәдәш кызыма ияреп, бию түгәрәгенә йөри башладым, – дип сөйли Нурсинә. – 2011 ел иде бу. Өч ай да үтмәде, мине беренче ярышка алып киттеләр. Аннан җиңү белән кайттым. Ә аннары 2014 елда Россия җыелма командасына алдылар. Бармаган җир калмады. Гади авыл баласына Кытай, Сербия, Германия, Польша кебек илләрне күрергә насыйп булды. 2019 елда Дөнья Чемпионатыннан алтын медаль алып кайттык. Узган ел да бик уңышлы булды.

Нурсинә биюдән бушаган вакытта хәйрия фондында эшли. Тормышта үзе күп кенә кыенлыклар белән очрашкач, башкаларга файдам тисен, дигән ул.

– Авылдан чыгып китү дә, чит җиргә килеп урнашу да җиңел булмады. Шунда башыма бер уй килде: ник мин кешеләр белән күбрәк аралашмадым икән, дидем. Берүзеңә генә кыен. Әле ярый минем юлымда яхшы кешеләр очрады, – ди Нурсинә. – Хәйрия фондында Даун синдромлы балалар, яшүсмерләр, зурлар белән эшлибез. Алар тормышка яраклашсын өчен күп көч куярга кирәк. Эш табарга булышабыз. Монда мин күбрәк исәп-хисап эшләрен алып барам. Шөкер, яратып эшләгәч, рәхәт. Үземне кирәкле итеп тою тагын да рәхәтрәк.

Нурсинә кияүдә. Моннан ике ел элек интернет аша булачак ире белән танышкан. Алдан ук үзенең йөри алмаганын әйтеп куйган. Әмма мәхәббәткә киртә юк. Егете белән бер ай гына очрашалар да туй үткәрәләр.

– Гаиләле булу һәр кызның хыялыдыр инде ул. Шөкер, мин бу яктан бик бәхетле. Бер-беребезне аңлап яшибез. Авыл белән Мәскәү арасы да якынайды бит хәзер. Сагынган саен кайтырга тырышам. Машина йөртергә өйрәндем. Җәйләрен бик тиз кайтабыз, – ди Нурсинә. – Һәркемнең – үз юлы. Ул аны үзенчә сыза. Шуңа күрә башкаларга киңәш бирә алмыйм. Кеше сынауларны үзе үтәргә тиеш. Иң мөһиме – теләк булсын. Шуны тормышка ашырып, тагын да хыялланып яши алсаң, син бәхетле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре