Көн дә бәйрәм, көн дә туй! Быел кайда һәм ничек күңел ачачакбыз?

Бәйрәмнәргә бай республика без, шөкер. Республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре җәй буе диярлек дәвам итәчәк. Быел кайда һәм ничек күңел ачачакбыз? Хөкүмәт йортында узган брифингта шул сорауларга җавап бирделәр.

Асылын кайтару

Татарстанга килүчеләрне нәрсә гаҗәпләндерә? Чисталык, тәртип, тирә-юньдәге матурлык кынамы? Әлбәттә, әйе. Мактанырлык тагын бер ягыбыз бар икән.

–  Уңыш булсын өчен татулык кирәк. Татарстанга бу яктан бәхет елмайды. Безгә килүчеләр матурлыкка, тәртипкә кенә сокланып калмыйча, республикадагы дустанә мөнәсәбәтләргә, милләтләр арасындагы үзара татулыкка сокланып китә, – диде Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев. Шулай булгач, һәр халыкның мәдәниятенә аерым игътибар бирергә кирәк.

Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыру көннәре:

31     май – Кукмара районының Починок Кучук авылында мари мәдәниятенең Семык бәйрәме;

78 июнь Татарстан районнары һәм авылларында Сабан туе;

15 июнь – Тәтеш районының Килдеш авылында мордва мәдәниятенең Валда Шинясь бәйрәме;

21 июнь – Казан Сабан туе;

28 июнь – Балтач районының Чепья авылында удмурт мәдәниятенең Гырон быдтон бәйрәме;

29 июнь Нурлат шәһәрендә чуаш мәдәниятенең Уяв бәйрәме;

5 июль – Яшел Үзәндә славян мәдәниятенең Иван Купала бәйрәме;

19 июль – Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәниятенең Питрау бәйрәме.

Үзебезнең Сабан туена аерым тукталыйк әле. Васил Шәйхразыев әйтүенчә,  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бу бәйрәм эчтәлеге ягыннан елдан-ел үзгәрә. Дөресрәге, асылына кайта. Оештыручылар традицияләргә, тамырларга кайту өчен шактый тырыша, ди вице-премьер. Әмма бу җиңел бирелми.

– Буыннар алмашына. Оештыручылар арасында чын халык бәйрәмнәрен күргән кешеләр кимегәннән-кими бара. Алар урынына килгән яшьләр башкачарак фикерли, – ди Васил Шәйхразыев.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да: «Тамырларга әйләнеп кайту, бәйрәмнең тарихи эчтәлегенә басым ясау – төп бурычларның берсе», – ди. Монысы, гомумән, Сабан туена гына кагылмый.

– Театральләштерелгән ачылышта да, концерт программасында да оештыручылар бәйрәмнең тарихи асылын, бәйрәмгә кагылышлы йолаларны чагылдырырга тырыша. Соңгы елларда Татарстандагы милли бәйрәмнәрдә заманча күңел ачуларга түгел, ә чын традицияләргә күбрәк игътибар бирелә. Милли бәйрәмнәрдә безнең мәдәнияткә һәм традицияләргә катнашы булмаган батутларга да, төрле чараларга урын азайганнан-азая бара, – ди министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, Татарстаннан читтә – Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә Сабан туйлары үтә. Васил Шәйхразыев сүзләренчә, ел саен татарлар яшәгән урыннарда 4 меңгә якын Сабан туе уза. Шулардан 400 е республика ярдәме белән, Мәдәният министрлыгы, районнар һәм Бөтендөнья татар конгрессы аша оештырыла. Шушы 400 бәйрәм чарасының 296 сы – Россиянең 62 төбәгендә, тагын 104 е дөньяның 38 чит илендә оештырыла.

СВО дип кенә булмый...

Махсус хәрби операция барганда, күңел ачу чаралары оештыру, аерым алганда Сабан туен уздыру урынлымы? Журналистлар Васил Шәйхразыевка шундый сорау бирде. «Урынлы», – ди ул. Бәйрәмнең эчтәлеген нәрсәгә багышлыйсың бит.

– Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да Сабан туйлары оештырылган. Кайчак авыл халкы кемдер фронтта, кемдер һәлак булган дип, Сабан туйларында күңел ачмаска дигән фикергә килә. Әгәр дә без халыкның кәефен күтәрү максатыннан, егетләребезнең исән-сау кайтуын телибез икән, андый чараларны оештырырга кирәк, – диде Васил Шәйхразыев. – Бу очракта бәлки Сабан туеның эчтәлеген үзгәртергә кирәктер. Әйтик, гаиләсендә махсус хәрби операциядә катнашучылары булганнарны мәйданга чыгарырга, үлгәннәр өчен дә, исәннәр өчен дә дога кылырга, берәр ничек гаиләләргә ярдәм итү оештырырга мөмкиндер.

Халыкны бәйрәмнән мәхрүм итәргә кирәкми, дигән фикердә вице-премьер. «Аның эчтәлегенә, мәгънәсенә үзгәреш кертергә генә кирәк. Аеруча Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында», – дип өстәде ул.

Ул Сабан туйларыннан туп-туры СВО зонасына хәрбиләр өчен кирәк-ярак җибәрү үрнәкләре барлыгын да әйтте.

– Былтыр Самарадагы Сабан туенда җирле татарлар җәмгыяте хәрбиләргә бәйрәмнән туп-туры гуманитар ярдәм һәм 10 машина җибәрде, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев. – Бу – бик күркәм күренеш, хөрмәт билгесе. Сәдака җыярга өйрәндек инде, шулай да хәрбиләр үзләре сораган әйбер сатып алып, оештырып җибәрү кулайрак дип саныйм.

Сүз уңаеннан, махсус хәрби операция тәмамланып, җиңү яулаганнан соң, татарларны җыеп, Донбасста Халыкара шахтерлар Сабан туен оештырмакчылар. Монысы әле – хыял һәм өмет.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре