Газетага язылу

Көтү һәм көтүчеләр

Халык турында язганда без еш кына «массалар», «гавам» сүзен кулланабыз, гади кешене «обыватель» дип атыйбыз.

Кем соң ул гавам, массалар? Массаларны «халык» дип атау һәр очракта да дөресме? Планетадагы сигез миллиардлы популяциянең абсолют күпчелеге, Бернард Шоу элегрәк билгеләгәнчә, чыннан да уйсызмы? Андый уйсызлык кешелеккә нинди бәягә төшә?..

Һәр илдә гавамнан кала әле идарәче элита да бар. Зыялы катлау бар. Соңгыларына, ихтимал, иҗат интеллигенциясен, галимнәрне, аерым җәмәгать эшлеклеләрен кертергә буладыр. «Гавам» категориясенә кермәгән бу төркем чагыштырмача аз санлы. Идарәче элитаны – югары чиновникларны алганда, сан тагын да кечкенәрәк кебек. Тик шуңа да карамастан, гавам да, уй-фикерле зыялы катлау да идарәчеләргә буйсына, аларның кул астында кала. Идарәче гадел булганда мондый иерархиядә бер хилафлык та юк кебек, кемгәдер идарә итәргә кирәк бит инде. Тик гаделлек дөньяда күп түгел, булганы да ташка үлчим. Дөнья масштабына күчкәндә шундыйрак нәтиҗә чыга кебек: кешелек дигәнебез, зурдан алганда, зур көтү һәм көтүчеләрдән – көтүне үз хаҗәтендә файдаланучы, үзенә кирәк якка юнәлтүче, аны кыркып, тунап торучылардан тора.

«Көтүче»ләр – идарәче элита – уй-фикерле катламга керми. Алар – тагын да шул Шоуны кабатлаганда, «уйлыйм, дип уйлаучылар». Алар шома, һушлы, елгыр, хәйләкәр һәм үз ягына бик акыллы. Алар турында Миргазиян Юнысның: «Хәйлә – гаделсезләр акылы» дигән сүзен кулланып була. Обыватель (массалар, гавам) исә киресенчә гади, күндәм һәм буйсынучан. Аңарда әле тагын наданлык та, караңгылык, куркаклык та җитәрлек. Кыскасы, гавам – «бәреп үтерәм, дисәң дә, уйларга гадәтләнмәгән» 90 процент булып чыга. 

Уйлый белгән, дөньяны аңлаганнар гаделсезлекне, аның каян чыкканын күрә, ризасызлык та белдергәли. Тик андыйлар аз. Шул сәбәпле алар «һава торышы»н үзгәртә алмый. Кем әйтмешли, чебен, дулап, тәрәзә вата алмый. Шулар – чын зыялылар, фикер ияләре – Бернард Шоу 2–3 процент дип билгеләгәннең бер өлеше, хәтта баш күтәрергә, гыйсъянчы булырга да сәләтле. Тик идарәчеләр андыйларны тиз йөгәнли. Чөнки репрессив аппарат – алар кулында. Диссидентлык шуңа да зур батырлык таләп итә, корбаннар сорый. Ә аңа бик азлар гына әзер.

Кайсыдыр язучы – фикер, акыл иясе – мәшһүр дип әйтерлек китап язды ди. Кеше затының бөтен холык-фигылен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачып бирә, адәми затны рентген аша күрсәтә, без әйткән «көтү–көтүче» схемасын дәлилли торган. Ләкин китапка ябырылучылар, башыннан азагына кадәр дикъкать белән укып чыгып, мыегына чорнаучылар, аны гаделсезлекләрдән котылу программасы итеп кабул итүчеләр булачакмы? Юк. Гавам – шуның өчен дә гавам, ул инерт та, пассив та, әйткәнебезчә, надан да. Акыллы зат әйткән сүз аның бер колагына керсә, икенчесеннән чыгып та китә. Гавам өчен беренче урында матди мәнфәгатьләр, ул күңел ачарга бик маһир. Китап укып, акыллы уйларга бирелгәнче, ул берәр җилбәзәк тамаша карап кайта да шуннан канәгать кала. Кая ул фикердәш табу, ниндидер килешмәүчәнлек күрсәтү! Гавам, гаделсезлекне күргәндә дә аның белән килешә, җилгә каршы төкерми. Менә шуннан борынгы Кытай акыл иясе әйткән «хакимият – җил, халык – үлән» формуласы килеп чыга да инде.

Гавамның тамашага мөкиббәнлеге – аерым тема. Ул артистларның исемен яттан белә, гаилә хәлләрен, кайда, кем белән буталганын, нишләгәнен даими күз уңында тота. Ә фикер, акыл ияләре, ниндидер галим-голәмә белән бөтенләй дә кызыксынмый. Урамда ун кешене туктатып сора, берсе бер Нобель премиясе иясе исемен атый алмаячак. Җилбәзәк гавамга үзе кебек үк җилбәзәк һәм надан артист «иҗат»ы, аның низаг-скандаллары, киенүе кирәк. Бу – обывательне билгеләүче сыйфат. Ул зурдан алганда язучыларны – кеше рухы инженерларын – бар дип тә белми. Укыганда да аңа күбрәк мелодрама форматы – «сабын опералары» кимәлендәге җиңел әйбер кирәк. Бүген без шактый начар тенденция – язучыларның укучыдагы түбән зәвыкка буйсынып, алар артыннан барганын, артистларның да шул юлны сайлап, тамашачыга ошый дип, сәхнәдә теләсә нәрсә кылануын күрәбез. Әгәр иҗат иясе халыкны үз артыннан ияртмичә, үзе аңа иярә икән, югары зәвыктан бернәрсә дә калмый, зәвык зәвыксызлыкка әйләнә, затсызлану китә. 

Идарәче элиталар бу хәлгә, әлбәттә, риза. Халык гыйбадлыкта кала икән, аның хисабына банкет дәвам итәчәк. Мәгърифәтле, аңлы бәндә генә – алар өчен һәрчак шом чыганагы. Бәлки шуңадыр хәтсез илләрдә мәгариф системасы халыкны акыллы, уйлы итәргә тырышмый. Көтү – көтү кимәлендә, сарыклар сарык булып калсын. Сарык үзе дигәнчә йөри торган, көтү законнарын өнәмәгән кәҗәгә әйләнсә, көтүчегә проблемалар туачак.

Гавамның асылын белгән сәясәтче, дәүләт җитәкчеләре дә артист, шоуменнарга әверелде. Аларның риторикасы көн саен үзгәрә: иртән бер нәрсә әйтәләр, кичен шуның капма-каршысын. Миллионлы аудитория алдында вәгъдә бирәләр дә, бераздан шуны бозып, берни булмагандай йөриләр. Әйткән сүзнең дәрәҗәсе, бәясе бетте. Син бит әле җитәкче генә түгел, ир заты да, вәгъдәсен үтәмәгән ир ир саналамы? Бүген санала. Чөнки гавамның үзенең дә холкы, иманы ташка үлчим...

Уй-фикерле катлам һичьюгы бер 15–20 процент булганда, дөнья башка булыр иде. Токымда, төрдә теге яки бу сыйфатны арттыру өчен, биологлар селекция куллана. Ләкин планета масштабында 90 процентны үрчүдән тыеп, калган 10 процентны ишәйтү мөмкин түгел. Бөтен дөньясында белем культы тудыру, гавамны уйларга өйрәтү дә шулай ук. Идарәче элиталар да моңа каршы. Шуңа да кешелек йомык әйләнә эчендә калырга, көтү–көтүчеләргә бүленергә, гаделсезлекләрне йотып яшәргә мәҗбүр.

     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре