Кешелек дип аталган үзенчәлекле дә, каршылыклы да кавем яралган һәм яшәгән урын, цивилизация бишеге ул Җир. Иксез-чиксез галәмдә бәлки тагын кайдадыр зиһенле затлар яшидер. Ләкин алар хакында без әлегә берни дә белмибез. Хәйран гына белем запасы тупласак, технологияләр тудырсак, галәм дип аталган бушлыкка чыгарга өйрәнсәк тә. Шулай да казанышларыбыз бик тыйнак әле: галәм дигәндә, Җир тирәли әйләнеп йөргән иярчен – «ындыр артындагы» Айдан да ары китә алганыбыз юк.
Җирнең гомерен галимнәр 4,5 миллиард ел дип билгели. Баштагы мәлне планетаның кайнап торган магма булуын, аннан акрынлап суынуын да шулар әйтә. Магма, мәгълүм ки, әле дә беркая да китмәгән, 50–70 чакрым аста ул әле дә кайнап тора. Җирнең тышчасы гына суынган. Җирне тавык йомыркасы дип күз алдына китергәндә, 50–70 чакрымлы катлам ул – шул йомырканың кабыгы гына. Шул «кабык» өстендә океаннар җәйрәп ята, урманнар шаулый, елгалар ага, халык белән шыплап тулган әллә күпме шәһәрләр тора, автомагистральләр буйлап машиналар чаба.
Без – кешеләрнең нинди байлыгы, нинди уңайлыгы, нинди рәхәте бар – алар барысы да Җир-анадан. Үсемлекләр безне ризыклы итә. Шул үсемлекләр белән туенган хайваннар кешене киемле дә, итле-сөтле дә итә. Җир куеныннан чыгарылган газ өйләребезне җылыта. Электр энергиясенең дә күп өлеше углеводородларны ягу нәтиҗәсендә ярала. Нефть эшкәртүдән яралган бензин, дизель ягулыгы ягып миллионлаган автомобильләр миллион мәшәкать белән тегендә-монда чабыша. Җир ресурслары хисабына без уңайлы йортлар салабыз, өй эчендәге кырык төрле уңайлыклар да Җирне төрлечә файдалану хисабына барлыкка килгән.
Тик барысын алып, үзләштереп, кулланып торсак та, без үзебезне туендырган, яшәткән Җир-ананың кадерен белеп бетермибез. Ул гынамы, без аны шундый хәлгә җиткердек, планета бүген чын-чынлап яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Бигрәк тә соңгы 70–80 ел вакыт аралыгында Җиребез, дөрес хуҗалык итә белмәвебез, кулланудагы ашкынлык аркасында, масштаблы үзгәрешләр кичерде һәм кичерә тора. Процесс тизләшә бара. Җирнең үпкәләре – урманнар – күпләп киселә (ел саен урманнарның якынча 10 миллион гектарга кимүе мәгълүм), сулыкларга агулы химикатлар, төрле пычрак агызыла, автотранспорт һавага миллионлаган кубометр углекислота бүлеп чыгара. Нәтиҗәдә кеше үзен үзе агулап кына калмый, башка җан ияләрен – бөҗәкләрдән башлап имезүче хайваннарга чаклы барысын да зарарлап яши, үсемлекләргә зыян сала. Меңләгән төр үсемлек һәм тереклек ияләренә юкка чыгу куркынычы яный. Ул гына җитмәгән, соңгы 50–60 ел эчендә «парник эффекты» дип аталган бәла яралып, планетаның кызышуы, масштаблы климатик үзгәрешләр күзәтелә...
Җирдә бүген бер миллиардтан артык җиңел, 400 миллион тирәсе йөк автомобиле бар, дип язалар. Һавага ыргытылган углекислотаның (углекислый газның) 72 процентын бүген нәкъ менә автотранспорт чыгарганын белгән хәлдә, үзебезгә үзебез хәстәрләнгән андый «бүләк»нең гомуми массасын да чутлап чыгарганнар. Бер ел эчендә «кеше» дигән җан ияләре җитештергән машина төтененең гомуми авырлыгы якынча 7 миллиард тонна килеп чыккан. Физикадан бер килограмм СО2 нең 500 литр күләм биләве билгеле. Димәк, автомобильләр ел саен атмосферага 3,5 триллион кубометр сасы газ өрә. Мондый коточкыч күләм җирне «парник»ка әверелдерүдән тыш та күпкә хәтәррәк шартлар, вазгыять тудырмагае.
Автомобильләрсез дә шактый сансыз без. Кеше затының кемлеге, аның тирә-якка, табигатькә, Җиргә мөнәсәбәте нәкъ менә март азаклары, апрель башлары җиткәч, ачык күренә. Язлар җитеп, шәһәрләрдә тәрәзә, балкон аслары кардан ачылуга, кеше дип аталган «акыл иясе»нең чын йөзе ачыла да китә. Тора салып урамга атылган тәмәке төпчекләреннән башлап, полиэтилен капчыклар, төргәк калдыклары, төрледән-төрле шешәләр – алар белән балкон аслары гына түгел, ишегаллары, бакча-скверлар, тротуарлар тулган була. Чүп контейнерына илтеп җиткерелмәгән, теләсә кайда ташлап калдырылган чүпле пакетларны күргәч, гомумән сүгенәсе килә башлый. Менә шундый кавем без. Үзең яшәгән тирәлекне үзең үк шулай мәсхәрәләүне аңлап булмый. Кешелекне «чүп цивилизациясе» дип тиккә генә атамыйлар шул. Чүпкә баткан язгы шәһәр – «сансызлык» дип аталган айсбергның бәлки әле очы гынадыр. Шул ук пластикны хәзер океан төпләреннән дә табалар. Ә Җир тирәли орбитада күпме космик чүп әйләнә. Сафтан чыккан иярченнәрдән, аларның калдыкларыннан, эштән чыккан кояш батареяларыннан башлап, экипажлы кораблар ташлап калдырган чүп контейнерларына чаклы. Җирне генә түгел, якын галәмне дә пычрата башладык хәзер...
Кешелек бишеге булган Җир, әйткәнебезчә, Кояш тирәли инде менә 4,5 миллиард ел буе әйләнә. Озын-озак дәверләр буе анда үсемлекләр үсә, тере җан ияләре яши, үрчи. Кеше заты фәнне, технологияләрне иярләп азына, артыгын кылана. Тирә-як мохитне санга сукмый башлаганчы аларның бер генә төре дә миллион еллар дәвамында табигатькә аз гына да зыян салмаган. Кеше кылган бүгенге гамәлләрне бары корткычлык дип кенә бәяләп буладыр. Шуңа да кайдадыр, кайсыдыр ерак галактикада зиһен ияләре яшәп, безнең белән элемтәгә керү мөмкинлеге булганда да алар ул эшне эшләмәс, дип уйлыйм. Безгә карарлар да борын җыерырлар, яисә гел җирәнерләр кебек. Һәрхәлдә алар безне акыллыга санамаячак. Акылда ерак китмәгәннәр генә үзе утырган ботакка үзе балта чаба бит. Акылсызлар аларга нигә?
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез