Газетага язылу

Акылың алтын булса

Без барыбыз да үзебез өчен бик акыллылар бит инде. Бераз тилемсә булганнар да үзен акыллыга саный. Ул бәлки чыннан да шулайдыр, чөнки акыл ул төрледән-төрле. Сабыр, ипле кешене дә акыллы диләр.

Бай кешене акыллыга санау гадәте дә бар. Руслар «мудрец» дип атаган олпат акыллылар, аксакаллар бар. Акылның хәйләгә корылганы да юк түгел. Тик пәри башка, җан башка, дигәндәй, мин аны акылга бик кертмәс идем.

 

Эрудитлар да акыллы, чөнки аларның белеме күпкырлы. «Интеллект» дигән әйбер дә акыллылык дәрәҗәсен күрсәтә булыр. Соңгысын мантыйклылык, тирәнтен, ягъни төпкә төшеп фикерләү сәләте, дип аңлатып була кебек. Аңлаганнан нәтиҗәләр чыгара, кечкенә яки зур ачышлар ясый алу мөмкинлеге. Акылның үзәк өлеше саналган андый сәләтне бүген модалы төшенчә IQ (intelligence quotient), ягъни интеллект коэффициенты белән бәяләгәннәрен дә беләбез. Интернетта андый җәһәттән күптөрле тестлар бар, теләгән һәркем алар ярдәмендә үзенең гыйбадлыктан ни дәрәҗәдә ерак торганын, нинди интеллектуал икәнен ачыклый ала. Ул гынамы, хәтсез генә ил, хәтта ки милләтләрнең дә интеллект дәрәҗәсен инде исәпләп чыгарганнар. Ул эш тикмәгә генә түгел. Галимнәр икътисад торышы, эчке тулай продукт (ВВП), тормыш сыйфаты кебек күрсәткечләрнең, ахыр килеп, халыктагы «IQ»га бәйлелеген раслаган…

 

Трамп АКШ Президенты булып алгач, Мексика чиген – илгә Латин Америкасыннан мигрантлар керү капкасын, дип әйтик, ябып куйды. Сәбәпләр арасында беренче итеп җинаятьчелек артуны атасалар, арада «Килмешәкләр илдәге уртача интеллект дәрәҗәсен киметә» дигән пункт та бар. Чыннан да цивилизацияле илгә бик үк цивилизацияле булмаганнар күпләп агылганда андый күренеш күзәтелми калмый. Интеллект синонимы булган гыйлем, укымышлылык төрле илләрдә төрлечә. Килмешәкләр бизнес өчен, арзанлы эшче көч буларак, кирәк, әлбәттә. Тик ераграк перспективада, ул кавемнәр төшкән урынында таш булганда, илдәге гомуми интеллектны, йомшак кына итеп әйткәндә, арттырмый. Ягъни караңгырак тарафлардан килгән кавем алгарышны чабуыннан тотыбрак тора. АКШ дигәндә, анда халык болай да бик чуар. Ә илнең, бигрәк тә аның җитәкчеләренең гегемонлыктан, дөньяның беренче дәүләте булудан баш тартасы бер дә килми…

 

Интеллект дәрәҗәсен күрсәткән дөнья картасына карасаң, кызык бер ачыш ясарга мөмкин: экваторга якынайган саен, гыйбадлык һәм наданлык ни өчендер арта, ә полюсларга таба юнәлгәндә, киресе күзәтелә. Андый хәлгә карап, кызуның  интеллектка кире йогынтысы бар, ахры, дигән шик тә ярала. Кагыйдә йөз процентка үтәлә, дип  әйтеп булмый, ләкин бер 80 процентка – тәгаен. Интеллектка мөнәсәбәтле икътисад торышы, тормыш сыйфаты да географик киңлеккә ярыйсы ук бәйле... 

 

Интеллект дигәндә, Россия халкында ул, интернеттагы соңгы саннарга караганда, 103 ләр тирәсендә. Чыганаклар хакыйкатькә хилафлык китермәгәндә, бу бер дә начар сан түгел. Чагыштыру өчен, дөньяга Ньютон, Фарадей, Резерфорд, Шекспир, башка бик күп олы шәхесләрне биргән ил – Бөекбританиянең «ай-кью»ы  – 100, ә иң югары интеллектның Кытайда (107) булуын искәртик. Россиядә Октябрь инкыйлабыннан соң башланган, ничә еллар буе барган, эмиграция тудырган кире селекцияне, җан башына туры килгән алкоголь күләмен, акылның, Грибоедов әсәрендәгечә, бәла саналганын да исәпкә алганда, IQ күпкә азрак та була алыр иде, диясе килә. 

 

Төрле халыкларның интеллект дәрәҗәләрен чагыштыру өчен, яңадан «продвинутый» ил – АКШка кайтыйк. Тестлар әлеге ил халкындагы гомуми «IQ»ның инглизләрнеке кебек, ягъни 100 тирәсендә булуын, тик аның төрле милләт вәкилләрендә төрлечә икәнен күрсәткән. Ак тәнле халыкның уртача интеллекты – 104, афроамериканнарныкы – 85, нәселе Латин Америкасына барып тоташканнарның – 89, бабалары Япония, Кытай, Кореядан килгәннәрнең – 106, яһүдләрнең 113 кә җиткәнен исәпләгәннәр. Соңгы сан шактый югары, тик таблицалар, ни хикмәт, Израильнең үзендә интеллект дәрәҗәсенең нибары 98,5 кенә икәнен әйтә.

 

Ихтимал, АКШ яһүдләрендәге югары интеллект ул илнең фән, технологияләр дигәндә алда баруы, океан арты университетларының төрле рейтингларда беренче баскычларны биләве белән дә аңлатыладыр. Интеллект үсеше өчен дә шартлар кирәк бит. Биредә «IQ»дан тыш рәсми булмаган башка күрсәткечне дә китерергә була. Әйтик, барысы 860 тан арткан Нобель премиясе лауреатының 173 енең төрле илләргә сибелеп яшәгән яһүдләргә туры килүен. Санга яртылаш яһүд булган тагын 25 кешене кушканда, барлык лауреатларның дүрттән беренең шул кавем кешеләре булып чыгуы да күренә. Ә бит әлеге милләт Җир халкының нибары 0,2 процентын гына тәшкил итә... 

 

Кызганыч, Россия эчендәге халыкларның, шул исәптән безнең милләтнең дә интеллект коэффициенты әлегә тикле ачыкланмаган. Әмма элек-электән китап сөйгән, гыйлемгә тартылган татарның интеллекты илдәге гомуми күрсәткечтән ким түгел, дип фаразларга мөмкин. Тик безгә ул гына аз. Мөхтәрәм һәм аңлы милләт буласыбыз килсә, безгә «IQ»ны арттыру фарыз. Моның өчен бәлки беренче чиратта югары белемлеләр өлешен күбәйтергә, фән, тикшеренүләр, акыл хезмәте белән дә күбрәк шөгыльләнергә кирәктер. Гыйлем һәм интеллект – тазалыкка-байлыкка гына түгел, ихтирамга, ирек-хөрлеккә дә юл чөнки.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре