Газетага язылу

Сансызлык

Бу атнада БМО гамәлгә куйган истәлекле дата – Биологик күптөрлелек көне билгеләп үтелә. Нәрсә соң ул – биологик күптөрлелек? Ул – планетада күпме җан иясе, күпме үсемлек, күпме тереклек бар, барысының да исәнлеге, яшәве, яшәргә тулы хакы, хокукы булуы.

Миллион, миллиард еллар буе барган эволюция җирдә дистәләгән, йөзләгән мең төрле тереклек ияләрен – бөҗәкләрдән башлап, имезүче хайваннарга, микроорганизмнардан алып, үсемлекләргә, агачларга чаклы – барысын да тудырган. Миллион еллар буе алар бер-берсенә комачау, глобаль куркыныч тудырмыйча, үзара билгеле бер гармониядә яшәгән, камилләшә килгән. Аларның барысының да җирдә үз урыны, үз киштәсе, хәтта үз миссиясе булган һәм бүген дә бар.

 

Тик билгеле бер дәвердә планетада җан иясенең зиһенлесе – homo sapiens, ягъни кеше ярала. Ул зиһенле булу өстенә әле тагын артык мин-минлекле – үз хаҗәтләрен генә кайгыртучы, башка тереклек ияләренең мәнфәгатен күрмәүче, күрергә теләмәүче дә булып чыга. Дөресрәге, яши-яши шундый рәвешкә ирешә, үз максатлары дигәндә һичкем, һичнәрсә белән исәпләшми торган кавем булып формалаша. Дөньяны үзенең эгоистик ниятләре аша гына күрә, җир биоресурсларын үзе теләгәнчә, комсызланып һәм чама белми файдалана торган затка әверелә.

 

Баштагы озын-озак чорларда, дистә мең еллар дәвамында, адәми затның табигатькә әллә ни зыяны булмаган. Шул ук галимнәр homo sapiens өчен ризык базасы булган кайбер имезүчеләрнең шул дәверләрдә юкка чыгуын билгеләсә дә. Чын корткычлык соңгы гасырларда, бигрәк тә соңгы 100–150 елда ныклап гамәлгә керә. Сәбәбе – бер-берсен көчәйткән ике фактор: техник һәм технологик революция һәм капитализм дип аталган нәфесле һәм имансыз иҗтимагый формациядә яшәп ятуыбыз. Капитал шундый нәрсә: аның тамагы беркайчан да туймый. Ул мәңге ач. Бүгенге «куллану җәмгыяте» (общество потребления) дип аталган җәмгыять тә – капитализм җимеше. Максималь дәрәҗәдәге уңайлыклар, рәхәтлек эзләү, өсте-өстенә барын да сатып алу, байлык туплаудагы чиге булмаган ярыш табигый ресурсларны аямый. Алар ашкынлык белән үзләштерелә һәм кими. Меңләгән шахталар, миллионлаган нефть скважиналары, карьерлар, олы елгаларны буу, сөрү җирләренең даими артып торуы, агрохимияне елдан-ел күбрәк куллану, яңадан-яңа юллар, коммуникацияләр торгызу – болар барысы да табигатькә, тереклек ияләренә зыян салу аша башкарыла.

 

Әле гел башка як та бар. Әле бер гасыр элек кенә  – 1927 елда җирдә барысы 2 миллиард халык яшәгән. Бүген – 8 миллиард. Пробиркадагы микроблар кебек үрчемәсәк тә, халык саны даими артуда. Аерым илләрдә җитәкче даирәләр, «демография начарлана», дип кара кайгыга батса да. Кайгырырга кирәк микән? Җирнең ресурслары чикле. Дөньяга килгән һәркемнең кешечә тукланасы гына түгел, матур киенәсе дә, машиналы буласы, яхшы торакта яшисе дә килә. Ә саналганнарның берсе дә юктан бар булмый. Бүгенге дөнья шулай корылган: аларның барысы да табигатьне талау һәм көчләү хисабына ярала…

 

Яңадан биологик күптөрлелеккә кайтыйк. Галимнәр әйтүенчә, биологик күптөрлелек ашкын рәвештә кими. Бернинди хәсрәтсез, проблемасыз озак дәверләр, эралар буе яшәгән үсемлекләр юкка чыга, бөҗәкләр энциклопедияләрдә генә кала, җанварлар югала. Ике ел элек кенә исәпләнгән санны китерәсе килә: бүгенге көндә флора һәм фаунаның миллионга (!) якын төренә юкка чыгу куркынычы яный икән. Мең, дистә мең генә түгел, миллион! Менә кеше заты ни кылана. Ә шул ук вакытта барыбызга да экологик чиста азык-төлек, чиста су, натураль кием булсын – без шуны телибез. Башка тереклек ияләре дә саф һава суласын, табигый туфракта үссен, җәнлекләргә иркенлек, ризык базасы булсын, дип борчыла белмибез. Адәми затка барысы да булсын, күп булсын, башкаларга гел булмаса да ярый. Чыннан да эволюция ялгышы, ахры, без.

 

Әлеге темага кереп киткәч, Иван Тургеневның «Әтиләр һәм балалар» («Отцы и дети») романындагы күп кеше белгән мәгълүм сүзләр искә төшә. «Природа не храм, а мастерская, и человек в ней работник». Роман язылган вакытта, гасыр ярым элек, андый билгеләмә бәлки дөрес тә булгандыр. Бүген исә без әйләнә-тирә табигатькә нәкъ менә храм, гыйбадәтханә итеп карарга тиеш. Остаханә дип түгел. Тик урамда капитализм дигән ашкын строй хакимлек иткәндә иманга килү бик шикле. Экологиягә бәйле глобаль проблемалар бугаздан алгач, артыбызга су керә башлагач, йөзеп китәргә, ягъни табигать, биологик күптөрлелек белән исәпләшә башларга мөмкинбез без. Тик ул чакта инде соң булуы да бик мөмкин. Табигать, биосфера исән-сау, сәламәт булганда, кеше заты да исән, яши. Алар юк икән, адәми зат та булмаячак...

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре