Кирерәк холкым мине соңгы елларда әдәби әсәрләргә бик тотындырмый. Әлбәттә, даими нидер язып торганда каләм дә тутыкмый торгандыр, күңелгә дә шифасы буладыр. Күпләр андый даимилектән тәм таба, эшли, җанына дәва да ала дип беләм. Каләм ияләре арасында язмыйча тора алмаганнар да күп. Аларга җиңелрәк: языйммы, язмыйммы, дип икеләнәсе юк. Каләм генә чыдасын да кәгазь генә җитсен. Андыйларның артык романтик булганнары, шедевр тудырам, дип тә тырыша хәтта. Ләззәтләнеп, хыялда әллә нинди дәрәҗәле премияләр алып. Алар бәхетле, хыялый кеше беркайчан да бәхетсез булмый ул.
Бу юллар авторы, Язучылар берлегендә торса да, алда әйтелгән үзенчәлек сәбәпле, үзен бик үк язучы санамый. Ул – язгалап торучы. Башын ташлап иҗатка чумган, үзләрен профессионал санаганнардан читтәрәк торган бер һәвәскәр. Илһам килгәнен көтеп, ул килгәч кенә нидер сырлап алырга гадәтләнгән зат. «Ә илһам бөтенләй килмәсә, күренмәсә», – дияр кемдер. Илһам әллә кайларда йөргәндә, үземне якадан алып, өстәл янына утырткан чаклар да булмады түгел. Тик үзеңне мәҗбүр итеп кенә яхшы әйбер язып була микән ул? Фәкыйрегез максималист та бит әле. «Татар дөньясын шаулатып алырлык әсәр язарыңа ышанмагач, нигә кәгазь әрәм итәргә?» – дигән, үзе кыйбла иткән принцип та киреләндерә аны. Кыскасы, уртакул, яисә аңа да тартмаган «так себе» әсәр язуның буш шөгыль икәнен аңлау һәм бер үк вакытта затлыдан-затлы, шедевраль, «аһ» итәрлек әйберләр кулдан килмәү билгеле бер гаҗизлек тудыра.
Каләм иясе үзенең иң яхшы әсәрләрен илле яшьләр тирәсендә яза, диләр. Бәс шулай икән, син инде ким дигәндә утызлар тирәсендә үк каләмгә үрелергә, дистә ярым, ике дистә ел аны чарларга тиешсең. Ягъни иҗатта да билгеле бер прелюдия булырга тиеш. Фәкыйрегезгә килгәндә, ул бөтенләй соңга калды: техник белем, әдәби иҗаттан ерак торган, күп елларны эченә алган производство, шул ук электроникага, авиациягә мөкиббәнлек. Тик кырык бишләр тирәсендә күңелдә нидер кузгалды, анда моңарчы тыныч кына яткан иҗат җене уяндымы – үзем өчен генә дигән кебек хикәя, повестьлар язгалый башладым. Аңынчы булган бөтен «гөнаһ»ым иҗтимагый-сәяси темаларга язылган аналитик калыптагы мәкаләләр генә иде югыйсә. Ул юнәлеш әле дә якын. Тик «җен» дигәнем, җиде-сигез ел үтүгә, чүлмәккә кире кереп китмәсә дә, әлеге дә баягы шул максимализм аркасында, тынычланыбрак калды...
Язу эшенә алынганда, аны күздә тотканда, «Халыкка, дөньяга әйтер сүзең булырга тиеш», – дию генә аз. Әйе, ул булырга тиеш. Фикер тирәнлеге, оригинальлек үтә зарур. Җитди язучы, мавыктыргыч сюжетка төреп, укучыга кешенең җиһандагы миссиясен дә чәйнәп каптырырга, тормыштагы кайбер күренешләрне, хакыйкатьне күрмичә, аңламыйча йөргән гади кешегә күзлек кидертеп, яшәешне гел башка ракурстан да күрсәтә белергә тиеш. Яхшы язучы, шагыйрь – күпмедер мессия, коткаручы ул. Шулай булырга тиеш. Җитди, исеме җисеменә тәңгәл язучы – бер үк вакытта тәрбияче дә, укытучы да, күз табибы да, аерым очракларда хәтта пәйгамбәр дә ул. Бу – язучылар арасында аз-маз буталган фәкыйрегез фикере генә түгел, ә каләм ияләре белергә, үтәргә тиешле аксиома. Үтәүчеләрне әйтмим, белүчеләр күп микән соң? Күп түгел. Уртакул иҗатчылар, язмый тора алмаганнарның хәтсезе ул хакта бөтенләй дә баш катырмый дип беләм. Алар өчен, миңа калса, нәтиҗәдән бигрәк процесс кадерле. Мавыктыргыч иҗат процессы. Тик каләм иясе өчен бу дөрес кыйбла димәс идем. Уртакуллылыкны һәм графоманлыкны чын язучыдан аерып тора торган критерий да шул түгел микән әле?
Шушы җәһәттән әдәби әсәрләрнең сыйфатына кагылышлы бер күренешкә кагылып китәсе килә. Язу эшендә, миңа калса, шундый хәл дә күзәтелә: аерым бер категория иҗат әһелләре тудырган әсәрләр шундый дәрәҗәдә, алар укучыдан бигрәк авторның үзенә кирәк һәм кадерле. Кайдадыр басылып чыккан җәһәттә дә. Газета, журналлар хәзер җитәрлек, акчаң булса, китапның да теләсә ниндиен чыгарып була. Гаджетлар китапны җиңгән бүгенге чорда да укучы авторны укыды, дип фаразлыйк. Укыды һәм шунда ук онытты. Авторны каләмдәшләре дә укып чыгарга мөмкин. Алар да оныта. Җанга кагылырлык, күңелгә сеңәрлек, шаккатарлык һичнәрсә булмагач, затлылыкка дәгъва кылмагач, хәтернең аз гына да көчәнәсе килми. Һәм... Эш хәтсез очракларда шуңа барып җитә: каләм иясе үзе исән-сау, ә язганнары инде бакыйлыкта. Укыдылар да (әле укысалар) оныттылар, яңадан беркайчан да кайтмаячаклар, искә алмаячаклар. Сорау туа: мондый иҗат кемгә кирәк? Җавап шундый: бары авторның үзенә. Исән-сау чакта: «Мин фәлән китап авторы, мин Берлек әгъзасы, шундый-шундый премия лауреаты», – дип, үзен раслап, кикрик кабартып, язучы исеме күтәреп йөрер өчен. Андыйлар, ни кызганыч, хәтсез. Андыйлар әле шактый тыйнаксыз, әрсез дә. Таланттан бигрәк шул әрсезлекләре, мин-минлекләре йөртә аларны. Кайсылары хәтта үзен «классик» дип атауга ук барып җитә. Бераз тыйнак булсалар, алар хакында сүз кузгату кирәкмәс тә иде. Алай түгел шул. Талантның тыйнаклыгы, талантсызның әрсезлеге хакындагы сүзләр дөрес ул...
Үзеңә үзең, дөресрәге үзең язганнарга үзең бәя куя белмәү чире әдәби тәнкыйть булмаган, яисә күзгә кырып салырлык кына булган чорларда шулай аза, күрәсең. «Әрсезлек – ярты бәхет» дигән әйтем дә каләм иясенә кагылышлы булырга тиеш түгелдер. Шуны да ассызыклыйсы килә: олы талант иясе дә салган саен алтын йомырка сала алмый. Ә уртакул, гомере буе иҗат итеп тә, бер затлы әсәр тудыра алмаска мөмкин. Процесста калу, эчке ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен генә каләм тибрәтүдән, язганнарыңа бәя куя белмичә, күркә кебек кабарынып йөрүдән беренче чиратта укучы, ахыр килеп, милләт оттырмый микән?
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез