Газетага язылу

Меритократия

Күпләребез белгәнчә, кулланышта әллә ни кадәрле «кратия»ләр йөри. Демократиядән башлап геронтократиягә чаклы. «Кратия» – мәгълүм ки, власть, идарәне аңлатса, аннан алда килгән сүз шул властьның кем кулында икәнен билгели.

Геронтократия – картлар власте (мәсәлән, СССРда Горбачевка кадәрле дистә ел тирәсе булган идарә), автократия – бер кешенең чикләнмәгән власте (мәсәлән, Сталин чоры), плутократия – байлар, акча янчыклары хакимияте (ялганчыларныкы түгел), теократия – руханилар, дин башлыклары власте (Согуд Гарәбстаны, Иран, Ватикан, башкалар), охлократия – бәйдән ычкынган гавам (толпа) идарәсе. Соңгы «кратия»не кайберәүләр анархия дип атарга да мөмкин. Тик анархия ул властьның гомумән дә булмавы.

  Меритократия – хакимияткә хакы булган затлар, аңа лаеклылар власте. Әлегә андый идарә күпмедер хыял булып кына кала. Демократия башка «кратия»ләрдән яхшырак саналса да, аның да үз кимчелекләре. Иң демократик илдә, иң демократик сайлауларда да властька очраклы кешеләр килергә мөмкин. Демократиянең артык озын булмаган тарихында властька хәтсез популистларның: һәр ялгыз хатынга – ир, һәр иргә – бер яшник аракы, эшсезләргә – эш, эше күпкә – ял, илгә оҗмах вәгъдә итүчеләрнең илбашы – президент яисә премьер булып алганын беләбез. 1917 елгы Февраль революциясе китергән демократиядән оста файдаланып, «Җир – крестьяннарга, заводлар – эшчеләргә, хакимият – советларга» дигән ымсындыргыч шигарьләр аша властька радикаль партия – большевиклар килүе дә мәгълүм. Килделәр дә тагын ярты елдан «кызыл террор» башлап җибәрделәр.

Алты дистә миллион кешенең башын ашаган Икенче Бөтендөнья сугышын оештыручы фюрерның да 1933 елда властька демократик юл белән килгәнлеге билгеле. Ягъни мәсәлән, Англиянең атаклы Премьеры Черчилль: «Демократия шәп идарә ысулы түгел, тик аннан яхшыракны кешелек уйлап тапмаган әле», – дисә дә, без, ХХI гасыр кешеләре, алда китерелгән мисалларсыз да демократиянең кыек якларын, аның һич кенә дә панацея түгеллеген беләбез.

Меритократия – дөнья башсызланып, яңа олы сугышка кереп китмәгән, исән булган һәм күпмедер акыллыланган мәлдә демократиягә алмашка килергә тиешле идарә рәвеше ул. «Акыллыланган» сүзен язуга, әлбәттә, елмаеп куясың. Тик шулай да өметсез – шайтан гына. Хакимияткә аңа хакы булган лаеклы кешеләрне генә китерү, аның механизмын эшләү – авырдан да авыр, беренче карашка гамәлгә ашмаслык проблема кебек. Төп каршылык шунда: тарих күрсәткәнчә, властька лаеклы затлар аңа бер дә ашкынмый. Һәм киресенчә: еш кына анда якын да килергә тиеш булмаганнар, бер-берсенең башына баса-баса, власть коридорларын штурмлый. Платон антик чорда ук: «Философлар – патша, патшалар философ булганда гына кешелек камиллеккә ирешәчәк», – дип язган булган. Тик андый очракта философларны тәхеткә бәйләп куясы булмасмы? Гыйлем һәм фикер ияләренә, галимнәрнең күбесенә власть кирәк түгел. Алар аның кызыгын тапмый, аңа омтылмый. Аның кызыгын еш кына өер башы булырга омтылган, канында тестостерон кайнаган «альфа-самец»лар – амбицияле эгоистлар таба. Андыйлар күп, андыйлар терсәк сугышында да җиңә, хәтсезе «намус» дигән категорияне дә белеп бетерми, ялганнан да җирәнми. Ә хакимияткә ирешүгә кайберләре гади кешене – гомумән бөҗәккә, үзен Аллаһының кашка тәкәсенә саный башлый...

Совет чорында «кадровая политика» дигән кадрлар әзерләү, сайлау, алар белән эшләү сәясәте бар иде. Аның нигезендә талант иясен, лаеклы затны читтә калдырмау, сәләтне җиргә күммәү ятты. Ул мәктәп кимчелекләре булса да эшләп торды. Кимчелек дигәндә, беренче урында бәлки коммунистик идеологиягә тугрылык торгандыр. Бәлки ул кимчелек тә булмагандыр. Халыкның күпчелеге андый киләчәккә ышанды бит. Ләкин ул тәгълиматның илгә күп тетрәнүләр китерүен, ахыр килеп СССР дигән ил белән бергә юкка да чыгуын исәпкә алганда, андагы яхшылык күзгә кырып салырлык кына булмады микән, диясе дә килә.

Шулай да ул чорда компетенцияле затлар урынында куштан һәм лояльләр алай еш күзәтелмәде кебек. Ә менә власть белән байлык арасына тигезлек билгесе куеп булган хәзерге заманда кул астында артык акыллы профессионал эшләвенә сирәк башлык кына йөз процент риза. Гыйлемле үзен бәйсез, ирекле тота, ялагайлана белми. Шундый «умник» матур гына бер көнне синең кәнәфиеңне алса? Менә шундый хафалану, шундый «кадрлар сәясәте» җылы урыннарга башлык ни әйтсә дә «баш өсте» дип торганнарны артык күп китерми микән? Андый системада иң югары вазыйфага ирешкән зат та башкалардан, нәтиҗәлелектән дә бигрәк, лояльлек таләп итми микән?.. 

Меритократия димәктән, кайчан да булса илбашына кандидатларны, булачак хөкүмәт әгъзаларын, монархлар балаларын яшьтән үк патша булырга әзерләгән кебек, бәлки алдан ук әзерли башларлар. 30–35 ләргә чаклы үзен гыйлемдә генә түгел, мораль, әхлакый яктан да бары уңай кимәлдә генә күрсәткәннәрне сайлап алып, махсус уку йортларында укытырлар. Ә иң югары пост дигәндә, кандидатны бәлки берәр төрле «совет старейшин», «аксакаллар шурасы» ише орган аша уздырасы булыр. Башкача тагын нәрсә эшләп була? Илбашын парламентта раслауны да артык дөрес димәс идем. Аның өчен закон органының үтә дә объектив, чиста булуы зарур. Башкача парламентарийлар лаеклыны түгел, үзләренә кулай затны үткәрәчәк. Ә акыл җыйган ил картларына, миңа калса, андый «этлек» кирәкми. Аларга инде карьера ясыйсы да, байлык җыясы да юк. Бу – әлбәттә, гадиләштерелгән һәм бераз хыялый вариант. Меритократиягә ирешкәнче дөньяның әле әллә күпме абынасы, яңадан торып басасы, тагын абынып, тагын юлын дәвам итәсе булачак...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре