Көз салкыны: Республикада ОРВИ йоктыручылар саны арта

Чир чигенергә ашыкмый. Республикада инде дүртенче атна рәттән ОРВИ йоктыручылар саны арта бара. Сәламәтлекне саклар һәм сакланыр чор. Моның өчен чиргә каршы вакцина ясатудан да яхшысы юк, ди табиблар. Бакчачыларга, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләргә тычкан бизгәгеннән дә сакланырга кушалар. Моның өчен нәрсәләрне истә тотарга?

Сентябрь башлануга, республикада авыручылар саны артырга тотынды. Көз аеның беренче ункөнлегендә үк Татарстанда ОРВИ йоктыручылар саны ике тапкыр күбәйде. Сентябрьнең соңгы атнасында бу сан 15,5 меңгә җиткән. Өлкәннәр арасында вазгыять шул ук калса да, ОРВИ йоктырган балалар саны соңгы бер атнада 11,9 процентка арткан. Хәзерге вакытта республикада күбрәк 3–6 яшьлек балалар авырый, ди табиблар.

Казанда яшәүче Алсу Вәлиеваның дүрт яшьлек улы да бу көннәрдә әти-әнисенең тынычлыгын алган. Температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгән дә көн дәвамында төшмичә тилмерткән аның.

– Туганнан бирле болай каты авырганы юк иде. Без ДРКБ янында гына торабыз. Бала авырый башлауга ук, иң беренче эш итеп шунда чаптык. Әмма температура белән килгәч, безне карап та тормыйча, туры инфекцияле авырулар хастаханәсенә җибәрделәр. Анда бөтен кирәкле анализларны алдылар, ковидка каршы экспресс-тест ясадылар. Бәхеткә, коронавирус та, грипп та түгел икән. Бала ОРВИны шулай авыр кичерә булып чыкты. Хәзер менә өченче көн инде хастаханәдә ятабыз. Үзебезчә сакландык, соңгы ике атнада бакчага да бармадык инде югыйсә, – ди Алсу.

Татарстанның атказанган балалар табибы Гөлназ Азизова баланың температурасы күтәрелcә, ул баш авыртудан зарланса, кичекмәстән табибка күренергә куша.

– Салкын тию генә түгел, бик күп башка чирләр дә тән температурасы күтәрелүдән башланырга мөмкин. Бала авырганда ата-ана берничә хатадан да саклансын иде. Температурасын төшергәндә, тирләсен өчен, баланы калын киендерергә, юрганга төрергә ярамый. Алай эшләгәндә, аны хәтта көзән җыерырга да мөмкин. Температура төшкәндә, тәннең кызулыгы пар белән чыга. Шуңа күрә баланың өсте ачык булырга тиеш. Подгузникларны да салдырып торырга кирәк. Бүлмәне җилләтеп, дымландырып, балага күп итеп су эчерергә дә онытмагыз, – ди табиб. – Аннары соңгы арада ата-аналар арасында баласы еш авырудан зарланып килүчеләр күбәйде. Гел авырый икән, димәк, баланың иммунитеты какшаган, дип саный күпләр. Чынлыкта исә, вируслы чирләр белән авырганнан соң даими рәвештә риносинусит, үлекле отит, пиелонефрит кебек өзлегүләр булып торган баланың гына иммунитеты какшаган дип санала. Әгәр бала елга 10–12 тапкыр авырый һәм өзлегүләрсез генә сихәтләнеп бетә икән, димәк, аның иммунитеты бик яхшы.

Вируслы чирләр котырган чорда балаларга гына түгел, хроник авырулары булган, өлкән яшьтәге кешеләргә дә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип кисәтә табиблар. ОРВИ, грипптан саклану өчен исә коронавирус чорында канга сеңеп калган гади генә киңәшләрне истә тотарга кирәк. Кеше күп булган урыннарда битлек кияргә, урамнан кергәч, яхшылап кулларны юарга, авырган кеше белән күрешмичә торырга, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә кирәк.

Ковид димәктән, сентябрьнең соңгы атнасында республикада 256 кеше коронавирус йоктырган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 13,5 процентка азрак. Республикада әле дә булса коронавирусның «омикрон» штаммы өстенлек итә. Ул күп очракта бернинди билгеләрсез генә яки гадәти ОРВИ кебек кенә уза, ди белгечләр.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, быел республикада 2,4 миллион кешегә гриппка каршы вакцина ясарга планлаштыралар. Бу – республикада яшәүчеләрнең 60,7 проценты дигән сүз. Әлегә республикада 955 073 кеше гриппка каршы вакцина ясаткан.

Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, хәзер прививка ясату өчен иң кулай вакыт. «Иммунитет барлыкка килергә 7–14 көн вакыт кирәк. Шуңа күрә бу эшне иртәгә калдырып йөрүчеләр прививканы якын арада ясатып өлгерсен иде», – ди ул.

Хәзерге вакытта республикага гриппка каршы 1 268 660 доза вакцина кайткан. Татарстанда «Флю-М», «Ультрикс Квадри» һәм «Совигрипп» вакциналары ясала. Чиратлар юк, табибка да алдан языласы түгел, ди белгечләр. Татарстанның штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов фәлән вакцинаны гына ясатам дип тә сайланмаска киңәш итә. Ник дигәндә, аларның барысында да гриппның көндәлек тормышта очрый торган һәр штаммына каршы матдәләр бар.

– Моннан биш-алты ел элек балага бер прививка ясатканнан соң икенчесен кадатыр алдыннан, кимендә бер ай вакыт узарга тиеш, дигән кагыйдә бар иде. Хәзер андый таләп юк. Хәзер, мисал өчен, балага дифтериягә каршы прививка ясагач, ике-өч көннән инде гриппка каршы прививканы да ясатырга була. Юкса, күп кенә ата-ана баласына гриппка каршы вакцина ясатуга теләмәвен нәкъ менә шуның белән аңлата. Әле кичә генә балага икенче прививка ясалган, шуңа гриппка каршы кадала торганыннан баш тарта, янәсе, – ди баш эпидемиолог.

Сүз уңаеннан

Быел Татарстанда барлыгы 12,9 мең талпан кадалу очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Белгечләр моны язның иртә килүе белән аңлата. Иң күп талпан кадалу очраклары Казан (5,1 мең очрак), Чаллы (956 очрак) һәм Түбән Кама шәһәрләрендә теркәлгән.

Быел тикшерүгә тапшырылган 22 талпанның – боррелиоз, 5 есенең талпан энцефалиты белән зарарланганлыгы ачыкланган. Аларның икесе дә җитди чир санала. Боррелиоз сөякләрне, кешенең йөрәген, нерв системасын зарарлый. Энцефалит баш миенә зур зыян сала. Вакытында дәваланмасаң, талпан кадалу инвалидлыкка китерергә мөмкин.

Талпаннардан куркыр чак артта калса да, тычкан бизгәге йоктыру куркынычы әле дә булса саклана, ди белгечләр. Елның-елында геморрагик бизгәк йоктыру өчен иң куркыныч айлар булып октябрь, ноябрь, декабрь санала. Моңа кадәр кырда, урманда яшәгән авыру тычканнар акрынлап йорт-җирләргә якынлаша башлый. «Шуңа күрә баз, сарай, бакчаларда эшләгәндә һәрчак пирчәткә кияргә, кулларны бик еш юарга кирәк. Кыш башланыр алдыннан бакчаларны тычканнарга каршы эшкәртеп чыксаң да, артык булмас», – ди Роспотребнадзор белгечләре.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре