Бер сәфәребез вакытында Кукмарада үз эшен башлап җибәргән биш бала анасы Айгөл Сәмигулина турында язган идек. Айгөл тегү цехы ачып, шунда мөселман күлмәкләре, милли бизәкле киемнәр, баш киемнәре тегеп, сата иде. Шул ук бүлмәдә кибете дә бар иде. Кызганыч, кичә алар урнашкан бинада янгын чыгып бар җиһазлары, тегү, бизәү машиналары да янып беткән. Төргәк-төргәк тукымаларны да коткара алмаганнар. Айгөлгә ире Райнур да бик ярдәм итә иде. Янгын көнне ул да анда булган.
– Ярый үзебез чыга алдык. Янгын башланганда, әле ул безнең якта түгел иде.Янәшәдә янды. Сүндерделәр дигәндә генә, безгә күчте. Менә шулай дөнья куабыз. Миллионлаган акчалар тыгабыз. Бер мизгелдә янды да бетте, – ди Райнур.
Әмма алар бирешми. Тормыштагы авырлыкларны бергәләп үтәргә өйрәнгән, Сәмигуллиннар. Шулай да бүген алар бик авыр хәлдә калган. Шуңа да кеше кайгысына битараф булмаганнар бу гаиләгә булыша ала. Андыйлар өчен Айгөл Ислам кызы Сәмигуллинаның 89677794844 телефон номеры банк карталарына тоташкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез