Газетага язылу

Кышкы уңыш

Соңгы елларда хуҗалыклар көнбагышны күпләп үстерә башлады. Сәбәбе – бәясенең отышлы булуы. Бөртекле культураларның хаклары 8–12 сум йөргәндә, көнбагышны өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәккә сатарга мөмкин, ди алар.

Кышкы уңыш
travel-russia.livejournal.com

Тик быел көзнең яңгырлы килүе аркасында, күп мәйданнардагы әлеге культураны вакытында җыеп алырга өлгермәделәр. Югалтулар зурмы? Шул турыда белештек.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республикада 298,7 мең гектар мәйданда көнбагыш чәчкәннәр. Бу узган ел белән чагыштырганда, 86 мең гектарга күбрәк. Хәзерге вакытта 56,6 мең гектар мәйдандагы культураны җыеп аласы бар.

 

Көнбагышны республиканың күпчелек районнарында үстерәләр. Ә менә Алексеевск, Бөгелмә, Нурлат, Әлки, Спас, Мөслим районнарында аеруча да күп итеп чәчәләр. Бу районнарда әлеге культура 15 әр мең гектардан артык мәйданда үсә.  Әйтик, Нурлат районында ул 16 мең гектар тирәсе. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, 2 мең гектар көнбагышны кырлардан җыеп аласылары бар.

 

– Уңдырышлылыкка артык зыяны булмаса да, сыйфатына йогынты ясамыйча калмаячак, әлбәттә. Башка елларда көнбагышны октябрь урталарында җыеп бетерә торган идек инде. Быел көзнең яңгырлы булуы аркасында, кырларга керә алмадык. Менә кичәле-бүгенле туфракны катырып җибәрде бит әле, кояшы да күренә. Шуңа күрә шушы берничә көн эчендә башкарып чыгарбыз без аны, – диде идарә башлыгы.

 

Татарстанда игенчелек белән шөгыльләнүнең бервакытта да җиңел булганы юк. Кайсы гына культураны алсак та, вакытында яңгыры да яву, кояшы да чыгу кирәк. Сер түгел, өлгереп җитмәгәнлектән, кыш чыккан көнбагыш басуларын да күргәнебез булды. Тик соңгы елларда аларны җыеп алырга өлгерә башлаганнар иде. Чөнки, бердән, агрономнар әлеге культура белән эшләргә өйрәнсә, икенчедән, орлыкларны үзгәрттеләр. Хәзер безнең территориягә туры килә, тиз өлгерә торган гибрид культуралар белән эшлиләр.

 

– Көнбагышның сортлары бик күп. Без инде үзебезнең җирлеккә туры килгәнен, иртәрәк өлгерә торганын сайларга тырышабыз. Әлеге культура өлгерер өчен озаграк вакыт кирәк. Җирен дә яхшылап эшкәртмичә булмый. Алайса тамыр җибәрә алмый, ава торган була ул, – ди Ирек Шәрәфетдинов.

 

Узган ел Нурлат районында май сыгу заводы ачылган иде. Биредә тәүлегенә 70 тонна чимал эшкәртәләр. Моннан артканын Казандагы һәм Әлки районындагы заводларга җибәрәләр. Шуңа күрә көнбагышны урнаштыру проблемасы юк.

 

Районда быел беренче тапкыр 500 гектарда киндер дә чәчеп караганнар. Анысы да яңгырга калган, әлегә җыеп алып бетерә алмаганнар.

 

Көнбагышны Мөслимдә дә күпләп үстерәләр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Зиннуров әйтүенчә, әлегә 6 мең гектарга якынын җыеп аласылары бар.

 

– Узган елларда бу кадәрле чәчкәнебез юк иде. Быел 16 мең гектар бит. Тик яңгыр күп яугач, кырларга гына керә торган булмады. Югалтулар булыр, дип уйламыйбыз анысы. Тәҗрибәле агрономнар әйтүенчә, катыргач, киресенчә, яхшырак та әле. Мондый һава торышы торса, берничә көн эчендә алып бетерербез без аны, – ди Илгиз Зиннуров.

 

Биектау районында әлеге культураны быел гына күпләп чәчкәннәр. 4 мең гектар мәйдандагы көнбагышның әлегә яртысы гына җыеп алынган.

 

– 1,5 ай туктаусыз яңгыр яугач, кырга ничек кереп булсын инде? – диде районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов. – Бу көннәрдә җирләр туңдырыр шикелле. Озакка сузмыйча гына кырларга да чыгарбыз. Һәрхәлдә кышка калдырмыйбыз инде. Ләкин вакытында җыеп ала алмау зыянсыз гына узмас. Көнбагышның ачылыгы арта, коела, кошлар да ашый. Аны башка районнарның язын җыеп алган чаклары да булды. Ул чакта да арзанрак бәядән сатып була әле аны. Мае барыбер яхшы. Кыш чыкса да, файда алып була торган шундый үзенчәлекле культура ул. Шуңа күрә күп хуҗалыклар хәзер шуңа күчеп бара. Бөртеклеләр бүген 8 сум булса, көнбагышны 30–35 сумнан сатабыз. Акча ягыннан караганда, бүген иң файдалы культура ул.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре