Глобаль түнтәрелешләр эпохасы кискен адымнар ясауны дәвам иттерә. Якын Көнчыгыштагы конфликтлар мәйданында тарихта моңарчы күрелмәгән сыйфат үзгәрешләре шәйләнә. Йәмәндәге «Ансар Аллаһ» төркеме лидерларының берсе Хизам Әсәд бу юллар язылыр алдыннан гына белдерү ясады: «Израильнең Газзәдәге агрессиясе дәвам итсә, якындагы көннәрдә безне зур сюрпризлар көтә. Harry S. Truman очкыч йөртүче корабы сафтан чыгарылды. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Американың мондый көчле һөҗүмгә дучар булганы юк иде».
Чынлап та, американнарның масштаблы бомбага тотулары көтелгән нәтиҗәне бирми. Һаман Йәмәннән Израильгә таба ракеталар да оча, АКШ хәрби кораблары да җитди һөҗүмнәргә юлыга. Трумэн авианосецы төбәктән ераккарак качты, хәзер аңа һөҗүм итәргә теләсәләр, хөсиләргә ракеталарны Мәккәгә таба юнәлтергә кирәк булачак.
Җимерекләр астындагы Газзәдән дә Тель-Авивка таба ракеталар очудан туктамый. Дәвамлы сугыш сиончыларның ихтыярын какшата. Көтмәгәндә хәрбиләр сугышка протест белдерә башлады. Иң башта меңләгән гыйбри очучысы, сугышны туктатуны таләп итеп, күмәк хат язды. Репрессияләр белән куркытуга карамастан, хатка имза куючылар саны артты. Хәрби очучыларга Израильнең 8200 дип йөртелгән элиталы подразделениесе ветераннары да кушылды. Алар Нетаньяхуның сугышны үз шәхси файдасы өчен генә алып баруын әйтәләр. Милли куркынычсызлык өчен Газзәне канга батыруның кирәге юк, диләр. Дүшәмбе иртәсендә Израиль ресурслары ике йөздән артык табибның шундый ук хат белән сугышны туктатуны таләп итүен белдерә. Ул гына да түгел, Моссад – Израиль разведкасының 250 дән артык ветераны протест хаты имзалады. Аларга танылган артистлар һәм язучылар да кушылды. Израильнең «Маарив» газетасы гыйбриләрнең 60 процентынынң Гражданнар сугышы куркынычы үсүен тануын яза.
Израиль алып барган барлык сугышларның да төп спонсоры АКШ Кытай белән тарифлар сугышында беренче булып тез чүкте. Үткән атнада Трамп Си шалтыратуын көтә, дигән хәбәрләр таралды. Әмма ул каршы якның бирелүен сабыр гына көтеп торырга булды, Вашингтон тарифларны күтәргән саен, Пекин тагын да югарырак күтәреп җавап бирде. Ниһаять, Трамп түзмәде: Кытай электроникасына пошлиналарны вакытлыча туктатты. Чиннарның төп экспорты электроника булуын искә алганда, бу – җиңелү билгесе. Дөрес, американнар ике айдан соң сугышны дәвам иттерергә вәгъдә бирә, әмма аналитикларың күпчелеге фикеренчә, АКШ җиңеләчәк. Бу җиңелү дөньякүләм конфликтларны яңа яссылыкка күчерер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез