Кытай Тайвань районында махсус диңгез операциясе башлануы турында игълан итте. Бу хакта Global Times басмасы хәбәр итә. Операциягә илнең яр буе сакчылары, навигация һәм коткару хезмәтләре җәлеп ителгән.
Операция өчен сәбәп итеп Пекин Япония һәм Филиппинның диңгез чикләре мәсьәләләре буенча сөйләшүләрен атады. Кытай хакимияте бу сөйләшүләрне Токио һәм Манилның берьяклы гамәлләре дип бәяләде, алар фикеренчә, Кытайның территориаль мәнфәгатьләрен, суверенитетын һәм диңгез хокукларын тупас бозалар.
Төбәктә Кытай көчләре активлыгы операция турында рәсми белдерүгә кадәр үк башланган. Яр буе сакчылары вәкиле Цзян Люэ хәбәр иткәнчә, 1 июньдә "Дайшань" судносы командалыгында отряд бу районда патрульлек иткән, бу чараларны күрше дәүләтләр гамәлләренә "кирәкле җавап" дип атаган.
Пекин Япония һәм Филиппиннан мондый адымнарны кичекмәстән туктатырга таләп итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез