Балык Бистәсе районының Юлсубино авылы егете Камил Газизовның дүрт кызы ятим калды. Камил һәлак булганда, игезәк сабыйлары әле дөньяга килмәгән иде.
– Минем иремә дә, өлешчә мобилизация башлангач, повестка килде. Бер тапкыр ялга кайтып калды. Ә аннары аның хәбәре килми башлады. Өч ай буена «мин исән» дигән сүзен көттек. Тик булмады. Мин аны исән кайтыр дип яшәдем. Камил югалып кала торган ир түгел иде. Иремне бик яратып яшәдем. Ул миңа җил-давыл тидермәде. Беркайчан да ялгышканы булмады. Изге күңелле, кешелекле иде ул, – дип сөйли хатыны Адилә. – Ирем вафатыннан соң туган кызларыма да 9 ай булды инде. Әлегә әти-әнием белән яшим. Җәйгә үз йортыбызга күченергә исәпләп торабыз. Олы кызларым әтиләрен бик сагына. Камил бала җанлы иде. Кызларыбызны кулыннан да төшермәде. Игезәкләрен күрсә, ничек шатланыр иде! Олы кызларым әти дип еш елыйлар. Алар да кинәт үсеп китте. «Еласагыз, әтиегезгә читен була, сагынып яшәргә өйрәнергә кирәк», – дип аңлатам. Кызларымда мин Камилне күрәм. Берсендә – әтисенең күз карашы, икенчесендә – холкы, өченчесендә – иреннәре... Хәсрәт белән яшәү бик авыр. Ничек кенә көчле булырга тырышсаң да, балаларга әти назын, яратуын биреп булмый.
Камил Адиләнең төшенә еш керә икән. «Янымда кебек», – ди Адилә.
– Матур гына яшәгәндә, гаиләбезгә бик зур сынау килде. Бернишләп тә булмый торган кайгы бу. Бары тик сабырлык кына ярдәм итә. Берәүгә дә мондый ачы хәсрәт кичерергә язмасын. Вакыт узган саен авыррак, – ди Адилә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез