– Тормышымда мондый фаҗига бер булган иде инде: миңа 17 яшь вакытта яман шештән әнием вафат булды. Әбием дә әнигә 17 яшь вакытта китеп барган икән, – дип искә ала Әлфия апа. – Авыруым бар тормышым түгәрәкләнеп беткәч, көтмәгәндә килеп чыкты. Ул хәл 2020 елда булды. Хәлем китә, тирлим, аркам сызлый, күкрәгем чәнчи башлады. Уң күкрәгемдә шеш барлыгын сизеп алдым. Тизрәк маммография уздым. Аның нәтиҗәсен көткәндә, Кукмарада яшәүче кызларыма кергән идем. Икәү чәй эчеп утырганда, табибтан хәбәр килеп төште. «Тиз генә УЗИ узарга кирәк!» Табибның: «Сездә яман чир», – дигән сүзен ишетүгә, күз алларым караңгыланып китте. Ул сөйли, мин елыйм. Үлем түшәгендә яткан каенанамның сүзләре искә төште. «Кызым, сине алда әле зур сынау көтә. Мине тәрбияләгән өчен Аллаһы Тәгалә сиңа шул вакытта җиңеллек бирер», – дигән иде ул.
Табиб куйган диагноздан соң Казанда кабат тикшеренүләр, анализлар тапшыру башлана. Биопсия нәтиҗәләре озак көттерми, диагнозның дөреслеге раслана.
– Хәзер генә сөйләве ансат аны. Ә теге чакта күземә ак-кара күренмәде. Ирем, балаларым мине бу упкыннан алып чыкты, – ди Әлфия апа. – Химия курсын сигез мәртәбә уздым. Беренче өчесе бик авыр булды. Ул чакта үлеп терелдем. 15 нурланыш үттем. Табиблар ашарга куша, ә ризык керми. Кызыл төстәге ризык ашарга кирәк икән. Берзаман бу төсне күралмый башладым. Хастаханәдән өйгә кайткач, бөтен кызыл киемнәремне утка яктым.
Дәваланып кайткач, Әлфия апаны эшкә чакырып чыгаралар. Өйдә ятсаң бетәсең, диләр. Сәхнә артында елап, халык каршында тешен кысып булса да елмаерга тырыша. Чир дә әкренләп чигенә башлый. Ә бер барганда, инде бар да яхшы икәнен әйтәләр. Әлегә Әлфия апа 6 айга бер табибларга күренеп, анализ тапшырып тора.
– Табиблар төпле киңәш бирде: яшисең килсә, чир белән дуслаш, диделәр. Ә башкача мөмкин дә түгел. Яман шеш күзәнәкләре бар кешедә дә була, диләр. Кемдәдер алар уянып китә, кемдәдер тик тора. Шуңа күрә сабыр итәргә, артыгын кайгырмаска кирәк, – ди Әлфия апа.
Сынаулары шуның белән генә бетми әле. 2024 елда йөгереп йөргән җиреннән инсульт кичерә ул.
– Күзләремне ачсам, аяк-куллар бәйләнгән, каршымда бер кыз утыра. Ул бала миңа нидер эндәшә, җавап кына биреп булмый. Тәнемне дә селкетә алмыйм. Сигез көн комада ятканмын икән, – дип сөйли ул. – Уянып киткәннән соң озак дәваландым. Башта сөйләшә алмадым, ходунки белән генә йөрдем. Иремә рәхмәт, ул баладай карады. Балаларым ташламады. Сынау килгәндә бар да сыналды. Шөкер, янымда якын итүчеләрем күп икән әле. Инде башка сынау килмәсен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез