Кинога да Мәһдиев сүзе, аның каһарманнары кирәк! Татарстанда Мәхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча сериал төшерү дәвам итә. 2025 ел башында телеэкраннарга чыгачак әлеге проектны төшерү мизгелләрен «ВТ» журналисты да күреп кайтты.
Тарих
Табигатьнең матур бер почмагына кереп оялаган гадәти татар авылы. Аның тормышында бөтен ил кичергән зур һәм кечкенә, шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар аерым кеше язмышлары аша уза. Тиздән без Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәрендә сурәтләнгән тулы бер тарихи чорны телеэкраннар, төгәлрәк әйтсәк, ТНВ телеканалы аша күрә алачакбыз.
Белешмә
«Кеше китә – җылы кала» сериалын «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «Ватан – XXI гасыр» кинокомпаниясе белән берлектә төшерә. Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Режиссер – Александр Далматов, куючы оператор – Максим Самсонов, куючы рәссам – Булат Гыйльванов, продюсерлар – Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.
Проектта Татарстанның барлык театрларыннан 100ләп актер катнаша.
Фәлсәфә
Бу – өстә телгән алынган төшерү төркеменең беренче проекты гына түгел. Моңарчы да ТНВ телеканалы ел саен берәр яңа татарча сериал күрсәтте. Әмма бу юлы, телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сүзләре белән әйтсәк, бүгенге тормышның вак-төяк ыгы-зыгысы белән шөгыльләнмичә, тирәнрәк фәлсәфи темага алынганнар.
– Мөхәммәт ага Мәһдиевнең үзенә генә хас булган гаҗәеп матур телле әсәренә алынуларын белгәч, чын мәгънәсендә сөендем. Киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алачакбыз. Сугыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган кешеләр һәрвакыт дәүләт, җәмгыять тарафыннан игътибар җитмәгәнне тоеп яшәде. Ул буын вәкилләренең күбесе инде китеп тә баргандыр. Бу кинопроект – аларга дан җырлау, батырлыкларын тану, хөрмәтләү кебек кабул ителсен иде. Һәм, әлбәттә, Мөхәммәт ага да безгә хәер-фатихада булсын иде, – диде Марат Әхмәтов. – Сериал итеп төшерү өчен бер дә җиңел әсәр түгелдер бу. Мин инде, нишләп башка әсәрен, әйтик, «Ут чәчәге», «Торналар төшкән җирдә», «Без – 41 нче ел балалары»ндагы кебек кульминация һәм тамашачыны бәйләп тота торган мизгелләре күбрәк булган әсәрен сайламадылар икән, дип тә баш ваттым. Әмма бу әсәрдә бик күп төрле холыклы шәхесләрнең тормышның мең төрле мәшәкатьләрен ничек итеп узулары сурәтләнгән. Шуңа да мин аны тамашачы өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.
Марат Әхмәтов Мөхәммәт Мәһдиевнең әдәби теле кабатланмас булуны тагын бер кат ассызыклады. «Телевидение экраннарында гаҗәеп матур тел – Мәһдиев телендәге фильмнар күбрәк булган саен, туган телебезнең язмышы өметлерәк булыр», – диде ул.
Мәңгелеккә күпер
Бу сериалда вак әйбер юк. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әнә шулай ди.
– Моңа кадәр төшергән сериалларда гади, көндәлек тормышны күрсәткән булсак, бу юлы тарихи сериал төшерергә алындык. Монда вак әйбер юк. Сериалга һәм әсәргә лупа аша карасаң, әллә ниләр табарга була. Мәһдиевнең фәлсәфәсе, гомумән, бик тирән, – диде ул. – Без бу сериал белән мәңгелеккә күпер салабыз. Ә ул күпер безнең халыкка бик кирәк!
Кинопроектның режиссеры Александр Далматов исә сериалга зур өметләр баглавын яшерми.
– Бу әсәр татар телен саклау һәм үстерүгә үз өлешен кертер, татарның чын мәгънәсендә тормыш энциклопедиясе булыр, дип ышанасы килә. Монда бар да бар: ничек итеп яулык бәйләүләре дә, ничек никах укытулары да... Мәһдиев әсәрләрендә сюжет юк, диләр. Әмма бу әсәрдә өч дистә елны колачлаган вакыйгалар, бик кызыклы персонажлар, тамашачы өчен әһәмиятле көндәлек проблемалар бар. Әлеге дә баягы ир-хатын, килен-каенана мөнәсәбәтләре кызыклы булыр дип уйлыйм. Соңгы серияләрдә без 1960 нчы елларда бара торган вакыйгаларны күрсәтәчәкбез. Алар инде «Сваты» ише сериалларны бәреп егар, дип ышанасы килә.
Фикер:
Гәүһәр Мәһдиева, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы:
– Әтинең геройлары инде ничә дистә еллар буе татар әдәбиятында аерым урын биләп тора. Әмма хәзер аның геройлары бөтенләй башка форматка – кинематографиягә чыга. Без моңа бик шатбыз. Татар киносында юньле, эчкерсез холыклар булуның безнең үзаң дәрәҗәсен, тормышка карашыбызны бераз булса да үзгәртәсенә ышанасы килә. Бәлки алар ниндидер өмет бирер, тормышка ямь өстәр. Сериалны караучылар аны яратыр, дип ышанабыз.
Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:
– Мөхәммәт абыйның иң күренекле әсәрләренең берсе буенча фильм төшерү – безнең әдәбият өчен дә, мәдәният өчен дә зур бәйрәм. Әдипнең иң күренекле әсәрләрендә төгәл генә бер композиция дә юк, ләкин аның теле бар, каһарманнары бар. Прозада иң мөһиме – характерлар, каһарманнар тудыру. Бөек проза дигәндә, дөнья әдәбиятын күз уңында тотсак, иң беренче чиратта, бөек каһарманнарны күз алдына китерәбез. Дон Кихот булсынмы, Роскольников булсынмы, башкасымы. Мөхәммәт абыйның һәр персонажы истә кала торган, һәркайсының – үз холкы. Гомумән, аның бөек прозасында нәфис фильмнар төшерү өчен материал тулып ята.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез