Май бәясе ник үсә?

Майлы ботка төшкә генә керә башламагае. Татарстанда ел башыннан бирле атланмай бәясе 40 процентка диярлек кыйммәтләнгән. Хәзер кибеттә аның 180 граммлы бер кабы 200 сум тирәсе тора. Хәер, бу көздә әлеге төр сөт ризыгына бәяләр ил күләмендә дә сизелерлек арткан. Бәяләр ник үсә? Чын атланмай күпме торырга тиеш? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Көзге саташу

Әле кайчан гына йомырка бәясе кискен кыйммәтләнеп шаккатырган иде, инде чират атланмайга җиткән, ахры. Росстат мәгълүматларына караганда, бүген илдә 1 килограмм атланмайның ваклап сату бәясе уртача     1 074 сум 16 тиен тора. Чагыштыру өчен, гыйнвар аенда әлеге күрсәткеч 865 сум 85 тиен тәшкил иткән. Кыш белән көз арасында гына да бәяләр дүрттән бер өлешкә диярлек арткан.

Кызган табага үзәк мәгълүмат чаралары май өстәде. Алар илдә атланмайга кытлык башлану турында хәбәр итте. Җәйдән бирле кайбер май заводлары җитештерү күләмен киметкән, шуңа күрә дә әлеге төр продукциягә бәяләр арткан, ә кибет киштәләре бушап калган, имеш. Ут өстендәге таба тагын күпме чыжлаган булыр иде, билгесез. Мәсьәләгә белгечләр ачыклык кертте.

– Базарда атланмайга бәйле бернинди дә кытлык юк. Ил күләмендәге зур май заводлары моңарчы ничек эшләсә, хәзер дә эшне шулай дәвам иттерә, – дигән «Союзмолоко» илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры урынбасары Мария Жебит.

Аның әйтүенчә, атланмайга бәяләр артуның төп сәбәбе соңгы ике елда әлеге төр продукциягә бәяләр үсешен тоткарлап торуга бәйле. «2023 елда ил күләмендә азык-төлек товарлары хакы уртача 8,9 процентка артса, атланмайныкы нибары 3,5 процентка гына үсте», – дип аңлаткан Мария Жебит. Атланмай бәясен алга таба йөгәнләп торырга чик-чама калмаган, күрәсең.

Узган атнада Россия вице-премьеры Дмитрий Патрушев базардагы майлы бәяләрне көйләү өчен күрсәтмә дә бирде: илгә читтән атланмай кертүне арттырачаклар. Бу көннәрдә сөт продукциясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кадәр кайта башлаган инде.

«Кытлык юк»

Илкүләм саннар белән чагыштырганда, Татарстанда атланмайның уртача бәясе арзанрак. Аның каравы үсеш тә зуррак.

Республикада атланмайның уртача бәяләре (кг/сумнарда)

Октябрь, 2023 ел 629,41
Гыйнвар, 2024 ел 651,73
Октябрь, 2024 ел 877,85

Татарстанстат мәгълүматлары

– Татарстанда складларда һәм кибет киштәләрендә атланмайга бәйле вазгыять тотрыклы, кытлык юк. Республикада аны җитештерүче предприятиеләр гадәти режимда эшли, – диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр әйтүенчә, бу елның 8 аенда республикада 14,3 мең тоннадан артык атланмай җитештерелгән. Шул ук вакытта, республикада яшәүчеләр 9,7 мең тоннага якын май ашаган. «Калганы Татарстаннан читкә сатуга китә. Республика заводлары 8 айда атланмайны узган елга караганда 4 процентка күбрәк җитештергән. Болар барысы да чималга да, ахыргы продукциягә дә кытлык өчен алшартлар булмавы турында сөйли», – диде Марат Җәббаров.

Министр фикеренчә, атланмайга бәя күтәрелү котылгысыз, чөнки продукциянең үзкыйммәте арта.

– Май җитештерү өчен кирәкле чимал кыйммәтләнә. Барлык заводларның да рәсмиләштергән кредитлары бар, соңгысы исә рефинанслау ставкасы аркасында үсә. Предприятиеләргә хезмәт хакларын да арттырырга кирәк, – диде Марат Җәббаров.

Гадел булсын

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, сатып алучыга куелган бәя күптөрле күрсәткечләрдән җыела:

– Бүген шәхси хуҗалыклардан сөтнең 1 литрын 30 сумнан кабул итәләр. Ә сөт җитештерүнең үзкыйммәте былтыр ук 25 сумга җиткән иде инде. Быелгы саннарны әлегә тәгаен белмим, тик ул 30 сумнан ким түгелдер дип уйлыйм. Хезмәткә түләү, логистика, шулай ук энергия чыганакларына бәяләр кыйммәтләнде, төп ставка 21 процентка кадәр үсте. Болар барысы да сөт җитештерүнең үзкыйммәтен күтәрә. Бу ягулык, майлау материалларына бәйле чыгымнарга да кагыла. Билгеле булганча, терлек азыгы җитештерүгә киткән чыгымнар ит һәм сөт продукциясе бәясенең 50–60 процентка кадәр өлешен алып тора.

Һәркемнең үз эшеннән табыш аласы килә, әлбәттә. Тик Илгизәр Гайнетдинов шунысын да искәртте: сөт базарында бәягә контроль булырга тиеш. «Без кибеттә сатып ала торган бәядә кемнең күпме өлеше барлыгын хөкүмәт тарафыннан ачыклап бетерү зарур. Мәсәлән, эшкәртүче күпме өсти, җитештерүче, сатучы? – диде ул. – Югыйсә, спекуляция дә булырга ихтимал. Мәсәлән, кышка кергәндә сыерларның сөте кими, дип аңлатырга мөмкиннәр. Чынлыкта хәзер сыерлар кышка керү, җәйгә чыгуны белми. Чөнки зур комплексларда терлекне ел әйләнәсе ябык урында тоталар. Көтүлеккә кумыйлар. Алар кышын да, җәен дә бер үк төрле ризык ашый. Шуңа күрә сөтне ел әйләнәсе бер чама бирәләр. Бәяләр уйнау исә халык арасында спред, маргарин ише түбән сыйфатлы ризык куллану күрсәткече артуга китерергә мөмкин. Соңгысы исә ике як өчен дә файдага түгел».

Авылда күпмедән саталар?

Надия Сәфәргалиева (Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы):

– Сөт ризыкларын эшкәртеп сату белән унбиш еллап шөгыльләнәм. Хәзер халыкның табигый, чиста ризык ашыйсы килә бит. Шуңа күрә авыл продукциясенә сорау бик зур. Әзер каймак, эремчекне атнага бер тапкыр өйгә килеп күпләп алып китәләр. Шуңа күрә еш кына май ясарга өлгермичә дә калам. 1 ноябрьдән бәяләр артты. Мәсәлән, 350 граммлы бер кап каймак –хәзер 230 сум, шундый ук эремчек 280 сум тора. Чын атланмайның бер килосы – 900 сум, кызыл эремчек – 600 сум. Элек үзебез терлек тота идек, хәзер сөтне күршеләрдән сатып алабыз. Җәй көне хөкүмәт сөт бәясен төшерә, ә мин ел әйләнәсе бер бәядән сатып алам, һәр литры өчен 2–3 сумга арттырып түләргә дә тырышам. Чөнки терлек асраган кешегә бик авыр икәнен яхшы аңлыйм. Авыл кешесенә сөт бушка килми бит. Печәне, саламы, бензины, вакыты дигәндәй. Мал тоткан кешенең бер көн ялы юк аның. Матур итеп киенеп, ялга да чыгып китә алмыйсың. Сыерны көненә өч тапкыр ашатырга гына кирәк.

Зарега Халикова (Оренбург өлкәсенең Иске Котлемәт авылы):

– Сөт ризыкларын 1990 нчы еллардан бирле җитештерәбез. Каймак, атланмай, сары май, эремчек, кызыл эремчек ясыйм. Элегрәк бишәр сыер тота идек, хәзер өчне савабыз. Атланмайның бер килосы – 700 сум. Сораучылар бик күп. Аена якынча 20–25 кило атланмай сатам. Сөт ризыклары Казанга кадәр китә, балалар авылга кайткан чагында алып китеп саталар. Бер тапкыр сорап алучылар гел заказ бирә. Терлеккә азык әзерләргә үз техникаң булса, сөтне эшкәртеп сату отышлы дип саныйм.

Сан

Росстат мәгълүматларына караганда, быел тугыз айда Татарстанда 1,73 млн тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 4 процентка күбрәк. Иң күп сөт җитештерүче төбәкләр арасында безнең республикадан тыш, Краснодар крае, Башкортстан Республикасы, Ростов өлкәсе һәм Алтай крае бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре