Газетага язылу

Марат Җәббаров: «Соңгы өч елда фермерлар җитештергән тулай продукция өлеше кимеде»

Фермерлар акрынлап шәхси хуҗалык итүгә күчә, аларда терлек саннары кимү сәбәпле, сөт һәм ит җитештерү азая. Шул ук вакытта куйган таләпләрне үтәп, уңышлы эшләп килүчеләр дә бар. Җир кешеләренең кәефен Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында тоеп кайттык.

Марат Җәббаров: «Соңгы өч елда фермерлар җитештергән тулай продукция өлеше кимеде»

Ассоциация рәисе Камияр Байтимеров әйтүенчә, фермерларның күпчелеге бар булган терлеге белән шәхси хуҗалык итүгә күчә. Әйтик, биш ел элек республикада 3898 фермер булса, хәзерге вакытта аларны саны 2600 тирәсе.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров фермерларның кимү сәбәпләрен эшләренең нәтиҗәсе түбән булуына бәйләп аңлатты.

– Соңгы өч елда фермерлар җитештергән тулай продукция өлеше кимеде, ә авыл хуҗалыгы оешмаларыныкы артты. Алар керткән инвестицияләр үзенең нәтиҗәсен бирә. Өч ел эчендә бу оешмалар җитештерүгә 100 млрд сумга якын акча салган, шул исәптән техниканы яңартуга – 31 млрд сум. Димәк, алар субсидияләр рәвешендә күбрәк ярдәм ала. Шул ук вакытта фермерлар техника сатып алуга 4 млрд сум чамасы акча тоткан, – диде Марат Җәббаров.

 

Министр фикеренчә, фермерлар санына ветеринария таләпләре катгыйлану йогынты ясый.

 

– Шунсыз нәтиҗәле эшләп булмый. Күрше төбәкләрдә җитди авырулар ачыкланды. Безгә дә бик сак булырга кирәк. Фермаларга чит кешеләр кертергә, экскурсияләр уздырырга ярамый. Шуңа күрү бу мәсьәләдә уңышлы эшләп килүче фермерларның тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Аларда эш тә яхшы бара, таләпләр дә үтәлә. Андый фермерлар бездә күп, – диде министр.

Гомумән алганда, 2025 елда хуҗалык итүнең кече формалары 160 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе (Татарстандагы продукциянең 40 проценты) җитештергән. 2024 ел белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк. Тик әлеге күрсәткечләр шәхси хуҗалыкларда үсемлекчелек хисабына гына арткан. Фермерларда 2,4 процентка кимү күзәтелә.

 

Фермерларда да, шәхси хуҗалыкларда да терлек саннары кимү ит һәм сөт җитештерү азаюга китергән. 2014 ел белән чагыштырганда, узган ел фермерларда терлек саны 6209 га (3661 е – сыерлар) кимегән. Камияр Байтимеров бу күренешне дә фермерларның статусларын алыштыруга бәйләп аңлатты. Ит һәм сөт кимесә дә, ашлык, бәрәңге, яшелчә һәм йомырка җитештерү арткан.

 

Лаеш районы фермеры Роза Исхакова терлекчелектә органика юнәлеше буенча эшли.

– Безнең хуҗалык Казаннан 65 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу сөтне сату өчен яхшы. 2017 елда сөт бәяләре нык төшкәч, сыр ясаучылар белән килешү төзеп, сөтнең 50 процентын аларга тапшыра башладык. Билгеле, алар югарырак хактан ала, – дип сөйләде ул утырышта. – Шул ук вакытта зур шәһәргә якын булуның начар яклары да бар. Безнең янда предприятиеләр күп. Аларда эш графигы да уңайлырак, эшләү шартлары да яхшырак, хезмәт хаклары да югарырак. Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы – 55 мең сум. Шуңа күрә кадрларга кытлык бар. Бигрәк тә механизаторлар җитми. 

 

Аның сүзләренчә, әлеге вакытта сөт сату бәясе 25 процентка төшкән, ә чыгымнар арта. Сәүдә үзәкләрендә исә сөт бәясе 6 процентка күтәрелгән.

 

Бу уңайдан үз фикерләрен Мамадыш районы фермеры Алмаз Якупов та әйтте.

– Сөтнең бәясе төште, ә үзкыйммәте, киресенчә, арта. Зур хуҗалыклар әле яши ала, ә менә кечкенәләргә бик авыр. Элек сөтне 43 сумнан сатып алалар иде бездән, октябрьгә кадәр шулай барды. Соңгы өч-дүрт айда 34 сумнан гына алдылар, – диде ул.

 

Алмаз Якупов фикеренчә, кечкенә хуҗалыкларның кереме саклансын өчен, сөтне үзләренә эшкәртү кирәк. Моның өчен ул кибетләрдә фермер продукциясе өчен аерым суыткычлар куйдырырга кирәклеген дә әйтте.

 

 

Cөт бәяләре турында Марат Җәббаров та фикерен җиткерде: «Бу мәсьәләдә кая баруыбызны аңлау юк. Иң мөһиме, шушы урында булса да туктатып калырга иде», – диде министр. Хәзерге вакытта чимал сөтенең бер килограммы уртача 32 сумны тәшкил итә. Бер ел элек 35 сум иде. Министр сүзләренчә, сөт сатып алу бәяләренең түбән тәгәрәве федераль дәүләт органнарының да игътибар үзәгендә. Әлеге мәсьәлә Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы дәрәҗәсендә каралачак.

 

Хуҗалык итүнең кече формалары күпме продукция җитештергән?

401 шәхси хуҗалык

2,6 мең фермер

 

Ашлык – 1007 мең тонна (2024 ел белән чагыштырганда +126 мең тонна)

Бәрәңге – 863 мең тонна (+24 мең тонна)

Яшелчә – 216 мең тонна (+2 мең тонна)

Сөт – 693 мең тонна (–28 мең тонна)

Ит – 104 мең тонна (–33 мең тонна)

Йомырка – 343 млн данә (+13 млн данә) 

(Татарстан фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе мәгълүматлары буенча)

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре