Хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Министр билгеләп үткәнчә, барлык культуралар буенча да уңыш төрләре начар түгел, әмма күп нәрсә урып-җыю чорындагы һава шартларына һәм урыннарда эшне оештыруга бәйле булачак. Алдагы 2 атнада һава торышы уңайлы, температура критик югары булмаячак. Ул башаклар тулуга, сыйфатын яхшыртуга да уңай йогынты ясаячак.
Бөртеклеләрнең барлык мәйданнары 1 млн 168 мең га тәшкил итә. Көзге рапс өлгерү стадиясенә якынлаша. Аны 15 июльдән соң җыюга керешү планлаштырыла.
20 июльдән соң көзге бөртекле культуралар да урып-җыюга әзер булачак. Барысы 470 мең га көзге культуралар җыясы бар. Быел 411 ашлык киптерү комплексы эшләячәк, проект куәте тәүлеккә 214 мең тонна ашлык тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда киптерү куәтләре бар. Аларның гомуми потенциалы шулай ук тәүлеккә 85 мең тоннага якын ашлык киптерергә мөмкинлек бирә. Быел хуҗалыклар тәүлегенә 40 мең тонна потенциалы булган тагын 10 киптерү комплексы сатып алганнар.
Республикада ашлыкны саклау өчен 4,7 млн тонна сыйдырыш исәпләнә, шул исәптән бер тапкыр саклау күләме 2,5 млн тонна булган 39 элеватор һәм хуҗалыкларның склад куәте 2,2 млн тонна. 2025 ел ахырында Бөгелмә районында «Август-Агро» холдингының сәгатенә 112 мең тонна саклау һәм 200 тонна киптерү куәте булган яңа элеваторы эшли башлаган.
29 июньнән 17 июльгә кадәр икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда бу елның ашлык кабул итү эшләре бара. Бүген элеваторларда узган еллардан 767 мең тонна ашлык саклана. Бүгенге көнгә саклау күләме буш урыннар 4 млн тоннага якын.
Арча, Чирмешән, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнарында авыл хуҗалыгы оешмаларының ашлык җыю комплексы кабат кабул ителгән. Күчмә комиссияләр эше йомгаклары буенча элек ачыкланган җитешсезлекләр бетерелгән: техника төзек хәлдә, хуҗалыклар урып-җыюга әзер.
Республика буенча 1 комбайнга йөкләнеш 500 гектарга якын. Кайбер районнар буенча бу күрсәткеч күп мәртәбә күбрәк. Урып-җыю паркына зур йөкләнеш булганда комбайннарның ике сменалы эшен оештырырга, кирәк булганда мехотрядлар җәлеп итәргә киңәш итәбез.
Бүгенге көнгә терлек азыгы әзерләү буенча 280 мең га күпьеллык үлән чаптырылган - бу барлык мәйданның 95%ын тәшкил итә. 220 мең тонна печән (планнан 69%), 1,5 млн тонна сенаж (ихтыяҗдан 46%) әзерләнгән. 1 баш терлеккә исәпләгәндә, бу 11,5 центнер азык берәмлеге туры килә. Узган ел бу күрсәткеч 12,8 ц иде. беренче чабымны 21 районда төгәлләгәннәр. Шушы көннәрдә тагын 12 район урып-җыюны тәмамлый. 2 чабымны җыюга 19 районда хуҗалыклар керешкән. 11,3 мең га чаптырылган.
Шул ук вакытта республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләре берьеллык үләннәр һәм катнаш азык җыялар. 23 муниципаль районда 13,6 мең га мәйданда чаптырылган.Чүпрәле, Питрәч, Спас һәм Бөгелмә районнарында урып-җыю әйбәт бара. Монда барлык мәйданның 45%тан артыгы чаптырылган инде. Лаеш һәм Сарман районнары берьеллык үләннәрне җыюны төгәлләгәннәр.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 500 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни ихтыяҗның 74%ы. Тукай районында терлек азыгы әзерләүне төгәлләгәннәр. Зәй, Актаныш, Теләче, Алексеевск районнары якынлашып килә, аларда агымдагы уңышның 90%тан артыгы әзерләнгән инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез