– Марат Җәүдәтович, узган ел ахырында финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәйтелгән коллегиясендә 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетының көтелгән үтәлеше һәм 2026 елга бурычлары турында фикер алыштылар. 2025 ел бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре нинди булды?
– Керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет үтәлешендә күпчелек фаразлар расланды. Берләштерелгән бюджетның керемнәре 720 млрд сумнан артып китте, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр якынча 602 млрд сум күләмендә керде. Берләштерелгән бюджет төзелешенең төп керем чыганаклары арасында физик затлар кеременә салымны, табышка салымны, акцизларны, оешмалар мөлкәтенә салымны атарга мөмкин. Узган ел ахырына кадәр физик затлар керемнәренә салым керемнәре табышка салымнан артыграк булды. Шулай да әлеге салымның үсеш темплары 2024 ел белән чагыштырганда акрынайды. Тулаем алганда, физик затлар кеременә салым үсешенең төп сәбәбе итеп хезмәт хакларының арттырылуын билгеләп үтәргә мөмкин.
Чыгымнарга килгәндә, ел башына калган бюджет акчалары, бюджетка кергән керемнәр барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын тулысынча һәм вакытында җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде.
– Узган ел сез, табышка салым күләменең кимүе көтелә, дип әйткән идегез. Бүген бу мәсьәләдә вазгыять нинди?
– Табышка салым – Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең әһәмиятле чыганагы. 2025 ел нәтиҗәләре буенча әлеге салымның керемнәре барлыгы 150 млрд сумнан артып китте. Керемнәр күләменең кимүе республика икътисады төзелеше үзенчәлегенә бәйле. Табышка салымны төп түләүчеләр – нефть чыгару, эшкәртү, химия һәм нефть химиясе җитештерү предприятиеләре. Аларның эшчәнлегенә исә нефтьне сату бәяләренең төшүе, доллар курсының рубльгә карата кимүе, шулай ук продукциянең үзкыйммәте һәм кредитлар буенча процентлар үсеше кебек базар факторлары йогынты ясый.
2025 елда булган авырлыкларга карамастан, бюджет керемнәренең төп чыганаклары буенча керемнәрнең гомуми динамикасы уңай булды. Салым түләүчеләрнең – Татарстанда яшәүчеләрнең һәм предприятиеләрнең намуслы мөнәсәбәте, шулай ук республика бюджет системасының нәтиҗәле эшләве сәбәпле без килеп туган куркынычларны уңышлы җиңеп чыга алдык.
Тулаем алганда, керемнәрнең уңай динамикасы тотрыклы бюджетның нигезен тәшкил итә һәм гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә.
– Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә. Ел йомгаклары буенча аларны финанслау ничек тәмамланды, 2026 елга күпме акча бүлеп бирү каралган?
– 2025 елда республикада 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруны финанслау күләме 47,3 млрд сум тәшкил итте. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысы да акчаны тулы күләмдә диярлек үзләштерде.
2026 елда акчаны финанслауның гомуми күләме 53 млрд сум булыр дип планлаштырыла: федераль бюджеттан – 28,8 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан 24,2 млрд сум бүлеп бирелә. Шулардан иң зур ассигнованиеләр «Тормыш өчен инфраструктура»га – 19,1 млрд сум, «Гаилә» проектына – 17,7 млрд сум, «Яшьләр һәм балалар»га 7,6 млрд сум бүлеп биреләчәк. Кайбер проектлар буенча акчаны үзләштерү инде гыйнварда ук башланды.
– Марат Җәүдәтович, Татарстан Республикасының дәүләт әҗәтенә бәйле вазгыять нинди?
– Агымдагы елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасының дәүләт әҗәте күләме 98 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90,1 млрд сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 7,9 млрд сум. 2025 елның 1 гыйнвары күрсәткечләре белән чагыштырганда дәүләт әҗәте 14,1 млрд сумга кимеде.
Татарстан Республикасының әҗәт сәясәте кысасында республиканың дәүләт бурычлары белән идарә итү стратегиясе гамәлгә ашырыла. Максат – дәүләт әҗәте күләмен оптималь дәрәҗәдә тоту, аңа хезмәт күрсәтү бәясен минимальләштерү һәм дәүләт бурычына бәйле түләүләр вакытларын тигезләү.
Бурыч йөкләнешен куркынычсыз дәрәҗәдә саклау чараларын гамәлгә кую дәвам итә. Бу юнәлештә Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше коммерция бурычларын җәлеп итмичә тормышка ашырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: федераль дәрәҗәдә бирелгән мөмкинлекләр нигезендә Татарстан федераль бюджет кредитлары буенча үз йөкләмәләренең шактый өлешен исәптән чыгару механизмын гамәлгә ашыруда катнаша. Әлеге механизм буенча республика өч ел дәвамында 44,5 млрд сумлык бурычны исәптән чыгаруны планлаштыра.
– Финанс министрлыгы Россиянең әйдәп бара торган рейтинг агентлыклары белән актив хезмәттәшлек итә. Бу оешмалар белән хезмәттәшлек республикага нинди файда китерә соң?
– Рейтинг агентлыклары төбәкләрнең кредит рейтингларын социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләреннән, бюджет үтәлеше һәм бурыч йөкләмәләреннән чыгып бәяли. Югары кредит рейтинглары, алдагы вазгыятьнең билгесезлеге саклану шартларында да, икътисадый агентлыкларга карарлар кабул итү өчен уңай билге булып тора.
Татарстан Республикасының кредит рейтингларына килгәндә, узган ел ахырында «Эксперт РА» һәм «АКРА» рейтинг агентлыклары тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә кулланыла торган шкала буенча кредит рейтингларының максималь дәрәҗәсе расланды. Рейтинг агентлыклары билгеләп үткәнчә, республиканы бәяләүгә төбәк икътисады үсешенең чагыштырмача югары күрсәткечләре, бюджетның баланслы үтәлеше һәм республиканың дәүләт әҗәте өлкәсендәге тотрыклы вазгыять уңай йогынты ясаган.
– Марат Җәүдәтович, Финанс министрлыгы алдында бүген нинди төп бурычлар тора?
– Бүген министрлык эшне берничә юнәлештә алып бара. Беренчедән, без узган, 2025 ел өчен бюджет үтәлеше турында хисап әзерлибез. Шул ук вакытта 2026 ел бюджеты үтәлеше башланып китте, 2027–2029 елларга бюджетны формалаштыруны башлау да – мөһим бурычларыбызның берсе.
Шулай ук «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»гы Законны гамәлгә ашыру буенча барлык кирәкле норматив документлар әзерләнде, бюджетта каралган чараларны өзлексез финанслауны башлау өчен кирәкле мәгълүмат тупланды.
Килешәм, бу гадәти эш кебек, ләкин ул зур игътибар һәм җаваплылык таләп итә, чөнки финансланырга тиешле һәр сан артында бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары, бюджет учреждениеләренең агымдагы чыгымнары, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү һәм төзелеш, ремонт, инвентарь һәм җиһазлар сатып алуга бәйле барлык эш төрләре тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез