Марат Кәбиров: « Алырлар иде. Тик беркайда да акыл бирүче юк»

Хәзерге заманга акыллы кешеләр кирәкми. Беренчедән, алар белән идарә итү кыен. Ахмаклар белән дә җайлы түгел, ләкин аларның барысын бергә җыйсаң, уртачарак бер төркем хасил була һәм көтү көткән сыман куып я әйдәп йөртү мөмкинлеге туа.

Акыллыны алай итеп булмый, ул уйларга, сорау бирергә, фетнә тудырырга мөмкин. Ул хәтта башын диванага салып, үзең белән идарә итәргә дә сәләтле. Тиле генә ул акыллы булып күренергә тырыша, шуның өчен ул әллә нинди юләрлекләр эшләп ташлый ала. Ә акылы бар адәм алай итми, аңа синең нәрсә уйлавың барыбер…

Икенчедән, әллә хәзер бөтен кеше дә акыллы (бай, чибәр, ирекле)… булып күренергә тырышамы соң? Юк, күренергә тырышмый, шулай дип уйларга мәҗбүр итә. Бәлки чынлап та шулайдыр, акыллыдыр. Шулай, әлбәттә! Хәзерге кешедән дә акыллырак беркем дә юк.

Моны исбатлап тормыйм инде. Бу – аксиома кебек, дәлил таләп итми торган әйбер. Интернетка гына кереп карагыз, теләсә кайсы социаль челтәргә. Анда фикер алышучылар, коммент язучылар барысы да акыллы. Акыллы гына түгел, үз акылын кая куярга, кемгә тагып җибәрергә белми торган кешеләр.

Барысы да чибәр. Фотоларына гына карагыз: барысы да – егет, барысы да – кыз. Киемнәре һушны алырлык, йөз-битләрен әйтеп тә торасы юк. Ясалма интеллект үзе көнләшеп үләрлек. Яшьләре генә 60–70 тирәсендә. Барысы да бай. Бөтен адәм дә я патша сарае, я затлы машиналар янында фотога төшкән… Чиновниклар шуларны күрә дә, безнең халык бай яши икән, дип уйлый. Шуңа зарплатаны кисәргә, налогларны арттырырга тырышалар. Элек шулайрак шаярталар иде. Хәзер мин болай дип тә уйлап куям әле: пенсия яшен арттыруларына да шул сәбәпче түгел микән? Интернеттагы әби-бабайларның фотоларын күрәләр дә: «Кара әле, бу халык 60–70 яшьтә дә егетләр-кызлар кебек икән бит, әле боларны тагын 30–40 ел эшләтергә була!» – дип уйлыйлардыр сыман тоела…

Безнең заманга акыл кирәкми. Менә сез һәртөрле белдерүләргә генә күз салыгыз. Эш тәкъдим итәләр, мәсәлән. Нинди һөнәрләр кирәк? Каравылчы, идән юучы, табак-савыт чистартучы, ит чабучы... Гел шуның ишеләр. Бөтен дөнья буйлап шуларны эзлиләр. Йөзәр мең сум хезмәт хакы түлиләр. Йөз – йөз илле мең!

Җөмлә матурлыгы өчен язмыйм, чынбарлык бу. Авыл кешеләренең күбесе хәзер шундый урыннарга китә дә, 30–40 көн эшләп, 100–150 меңне кесәсенә салып кайта. Берәр ай өендә эшләгәч, тагын китә. Вахта ысулы шундый. Әйбәт бит инде. Ләкин бер җирдә дә теге яки бу юнәлеш буенча галимнәр таләп ителми. Бер җирдә дә, мәсәлән, математик, яки физик таләп ителә, химик, яки биолог кирәк, дип эзләмиләр. Акыл көче, белем таләп ителгән һөнәр ияләрен беркем дә эшкә чакырмый. Әдәбият белән сәнгать турында әйтеп тә тормыйм инде мин. Акыл кирәкмәгән дөньяда талантның бәясе булмый.

Мин югары уку йортын ташлап, базарга ит чабучы булып урнашкан укытучыларны беләм. Кемнәргәдер ришвәт биреп кергәннәр бугай бу эшкә, чөнки акчасы күп, профессорныкы ише генә түгел. Чынлап та, тормышлары җайланып киткән, яхшы йорт алып кергәннәр, затлы машинага утырганнар. Хәзер тормышта уңышка ирешкән кешеләр рәтендә, горурланып гомер итәләр. Горурланырлык та бит… Элек бер профессор кисәге генә булсалар, хәзер кемгә әйләнгәннәр әнә – ит чабучы! Бай! Узган җәй хәтта диңгезгә ялга барганнар. Профессор чагында хыялына гына түгел, хәтта төшенә дә керә алмас нәрсә!

Заманга акыл кирәкми. Шуңа бөтен җирдә, һәр почмакта кеше акыл сата. Үз акылыннан котылырга тырыша шулай. Тик алучы гына юк. Әлбәттә, мохтаҗлар бардыр инде ул. Яшьләргә дә, картларга да, хәтта заманның үзенә дә акыл бирүчеләр булса, мишәйт итмәс иде. Алырлар иде. Тик беркайда да акыл бирүче юк. Барысы да сатарга тырыша. Барысы да акыл сата. Нишлисең инде, капитализм…

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре