Марат Кәбиров: Көтү эчендә шәхесләр булмый

Кайчагында мин үземне түбәнрәк йөзгән болыт читеннән аягын салындырып, дөньяны күзәтеп утырган йөзьяшәр карт шикеллерәк тоям. Рәхәт монда, барысы да ачык күренә: Җирнең төрле өлешләре дә, бүгенге көн дә, үткәннәр белән киләчәк тә беркадәр төсмерләнгән төсле була.

Кайчагында чәчләр үрә тора, кайвакыт хәйран буласың. Югыйсә без читлек эчендәге арысланнар шикеле кечкенә мәйданчыкта бөтерелеп гомер уздырабыз бит. Шәһәрдә булсаң, бер үк маршрут буенча йөрисең, авылда  хәтта ихатадан да чыгып карамаган чаклар була. Көне, һава торышы, мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары үзгәреп торгач, үзең боларны тоймыйсың да, һәр гамәлең яңадыр сыман булып күренә.

Әнә безнең ындыр артындагы тау битләп ат көтүе чабып узды. Көн дә шушы вакытта Сөнгә таба куалар аларны. Сулауга төшүләредер. Менә алар да безнең шикеллерәк инде. Маршрутлары да, җан асрау мәйданчыклары да. Көтүдә булгач, алар үз халәтләрен бик аңлап бетермиләрдер. Анда бит үзең теләгәнчә хәрәкәтләнеп булмый, көтүчедән нинди әмер килә, шуны башкарырга мәҗбүрсең. Хәтта туктап та кала алмыйсың. Көчле ташкын булып ургылган көтү эчендә тукталып, һич югында тизлегеңне киметеп кенә кара – артыңнан килүчеләр шундук бәреп егачак, тапап китәчәк, я эткәли-төрткәли читкә чыгарып бәрәчәк. Аның кануны шундый: көтү эчендәге хайван үзенең ни кылганын аңлый-бәяли алмый, ул башкалар кыланганны кылана. Көтү эчендә шәхесләр булмый, монда көтү психологиясе, көтү кануннары хөкем сөрә. Ә бу кануннарны кеше чыгармаган, шуңа аларны берничек тә бозу мөмкин түгел.

Иҗатны юкка гына канатлы ат Пегас рәвешендә күз алдына китермәгәннәрдер. Канатлы ат кына гомум агымнан аерылып китә ала: тели икән – көтү белән бара, тели икән – күккә күтәрелә, тик аңа да алдын-артын карап эш итәргә туры килә. Саксыз булсаң, шундук канатларыңны сыдырып, сындырып, чәрдәкләп бетерәчәкләр. Һәм моны көтүчеләр түгел, ә үзең кебекләр, яныңда чапкан атлар эшләячәк. Шуңа күрә канатлар һәр очракта да котылу юлы була алмый, кайвакыт алар сине күккә күтәрә, кайвакыт канатларыңны күтәреп чабарга мәҗбүр буласың. Гомер буена канатларын күтәреп чабып йөргән Пегаслар да бар. Канатыннан сөйрәп йөртелгәннәре дә. Нишлисең инде, аягыңны – аяк, канатыңны канат итә белү һәркемнең үзеннән дә тора. Чүт-чүт кенә, әлбәттә. Һәм кайчакта гына.

Болыттан аягын салындырып утыручы карт булу, әлбәттә, рәхәт. Беренчедән, сине беркем дә бәреп төшерә алмый, буйлары җитми. Кеше Ай, Кояшка, йолдызларга гашыйк бит инде, болытларны ул бик өнәп бетерми. Тик аннан гына болытның абруе кимеми, ул һәрвакыт үз югарылыгында. Ә аның өстендәге адәм тагы да биектәрәк… Икенчедән, мондый картның булу мөмкинлегенә беркем дә ышанмый. Ышанган кеше булса да, кычкырып әйтергә курка, чөнки ышанмаган кешеләр арасында болай дип әйтү ярсып чапкан көтү эчендә туктап калу шикелле. Ышанырлык та түгел бит инде. Бу бернинди канунга да туры килми. Ә кешеләр бөтен нәрсәне дә канунга сыйдырырга тырыша. Әлегә алар ачыкламаган, уйлап та карамаган кануннарның да булу мөмкинлеген, аларның киләчәктә ачылачагын башларына да китермиләр. Адәм баласының гомер итү мәйданчыгы гына түгел, ә күрү, ишетү, ис сизү, фикер йөртү һәм кичерү мөмкинлекләре дә чикләнгән. Һәркем тормышны үз мөмкинлегенчә кабул итә, ә чиктән ашканын юк дип уйлый. Юк, булуы мөмкин түгел, гайре табигый хәл. Шуңа күрә, йөзьяшәр карт кыяфәтенә кереп, болыттан аягыңны салындырып утырган чагында үзеңне гайре табигый күренеш, бер могҗиза кебек хис итәсең. Чынында да шулай бит инде – могҗиза. Шундый рәхәт. Төшәсе дә килми. Бу әле болыт өстендә генә утырганда шулай, ә астыңда берәр җылы мендәр, яки тәхет-фәлән булса нишләр идең… И-и, һәр ахмакны аңлап була инде…

Ә шулай да… Корабтагы кешеләр уздырыштан: «Җир!» – дип кычкырган һәм, үзләренең максатларына ирешеп, Һиндстан җиренә аяк басабыз дип уйлаганннар, тик Америка ярларына килеп чыкканнар. Без үзебез дә күп очракта шул диңгезчеләр шикелле: «Уңыш! Җиңү! Табыш!» – дип сөрәнлибез һәм гомер корабларыбыз бөтенләй бүтән ярга килеп төртелә. Кеше үзенең кем икәнен, кайда икәнен һәр чакта да төгәл белә алмый. Үзеңнең кем икәнеңне аңлау өчен, тормышыңа читтән һәм югарыдан күз салырга кирәк.

Килгәләп киткәләгез…

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре