Ә бу юлы аны Россиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко яклап чыкты. Россия Мәгариф академиясе президенты урынбасары урынын биләгән элекке табиб атнага 72 сәгать эшләүне хуплый. Тик бүгенге фән Россия Фәннәр академиясе академигы Онищенконы бер дә якламый. Атнага 40–50 сәгать эшләү – чагыштырмача нәтиҗәле чик, дип белдерәләр, 55 сәгатьтән соң файда кискен кими, дип раслыйлар, 70 сәгать тирәсендәге эшнең исә файдасы юк, дип дәлиллиләр.
Мәсьәләнең икътисадый ягы да кызыклы. Россия бизнесының гражданлык тармагы бүген төшенкелек хәлендә һәм эшчеләрен 5 көнлек эш белән дә тәэмин итә алмый. Товарларга ихтыяҗ юк чөнки. Буш сүзле булмас өчен Кремльгә якын булган аналитик үзәк ЦМАКП мәгълүматларына таяныйк. Ул көндәлек куллану товарлары җитештерү тармагының түбәнгә китүен реаль саннар белән раслый. Сәнгатьнең түбәнәюен Владимир Путин да таныды бит инде. Мондый шартларда предприятиеләр өч-дүрт көнлек эш атнасына күчә. Яшерен эшсезлек чәчәк ата. Икътисадны авыр хәлдән чыгару өчен креатив чишелешләр эзләргә кирәк була. Технологик яктан яңа булган продуктлар тәкъдим итәргә, мәсәлән.
Менә монысы кадрлар мәсьәләсенә килеп терәлә дә инде. Элеккеге совет кадрлары картайды, пенсия яшендә. Аларны атнага җиде көн эшләтсәң дә, артыгын тартып ала алмыйсың. Яшь кадрлар җитми, булганнарының да белем һәм сәләт дәрәҗәсе ташка үлчим. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бүгенге Россия вузларында белем бирү дәрәҗәсенең реаль торышын белә һәм аны бик түбән бәяли. Аны тагын кара күзлек киюдә гаепли аласыз, ләкин ул бу карашында ялгыз түгел. Россия Президенты киңәшчесе, Диңгез коллегиясе рәисе инженер кадрларның белеме мәсьәләсенә караган утырыш үткәрде һәм без әйткәннәрне раслый торган саннар китерә. Бу хакта «Российская газета»ның «Николай Патрушев: До 90% первокурсников технических вузов проваливаются на контрольных» дигән язмасын үзегез укый аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез