Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: «Мосафирның догасы кабул була»

Юлга чыкканда, «бисмилла»ңны әйтергә онытма! Олы юлга кузгалучыга туганнары әйткән сүзләр генә түгел бу, динебез дә шулай куша.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: «Мосафирның догасы кабул була»

Ислам динендә юлчы дәрәҗәле урынны били, тик аның дәрәҗәсе нидә соң? Юлга кузгалганда нинди дога укырга? Машинага эленгән догалар гына хәвефтән саклармы? Бу һәм юлга кагылышлы башка сораулар белән Казандагы «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдингә мөрәҗәгать иттек.

– Мәхмүт хәзрәт, мосафир – кем ул?

– Мосафир – үзенең яшәгән өеннән, авылыннан, шәһәреннән чыгып киткән, якыннарыннан, ниндидер авырлык булганда ярдәм итә алырдай кешеләре яныннан аерылып юлга чыккан бәндә.

– Ни өчен динебездә мосафирларга кайбер фарыз гамәлләрне үтәмәү рөхсәт ителә? Мисалга, аларга ураза тотмау гөнаһ саналмый.

– Юлда булган кеше Аллаһы Тәгаләнең хөрмәтле, дәрәҗәле кешесеннән санала. Ул кешегә Аллаһы Тәгалә кайбер гамәлләрне дә җиңеләйтә. Мәсәлән, ураза тотмау рөхсәт. Ник дигәндә, җавабы гади: сәфәрдә ураза тоту кыенрак. Болай да авырлык эчендә калган мосафирга, авырлыгын арттырмау өчен, ураза тотмау рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләренең берсендә: «Сәфәр – газапның бер төредер», – дигән. Мосафирның дәрәҗәле бер кеше икәнлеген аңлаткан хәдисләр дә шактый. Шуларның берсендә пәйгамбәребез (с.г.в.): «Догалары кире кагылмаган, теләкләре кабул булган өч төр кеше бар. Аларның берсе – әти-әнинең догасы, балаларына багышлап әйтелгән теләкләре, икенчесе – рәнҗетелгән кешенең догасы, өченчесе – юлда калган мосафир булган кешенең догалары. Алар һичшиксез кабул була», – дигән. Димәк, әгәр безнең юлыбызга теләкләре кабул була торган бер кешене очрату насыйп булган икән, ул кешенең хәер-догасын алырга тырышырга кирәк.

– Юлга чыкканда нинди дога укылырга тиеш һәм укылган доганың хикмәте нидә?

– Мосафир кеше үзенең сәфәрен күзаллап, аңа алдан әзерләнә. Үзебез белән акчабыз да булырга тиеш, ким дигәндә, өч көнлек ризыгыбыз да, өстебезгә кия торган киемебез дә. Болардан тыш, кеше үз күңелен дә Аллаһы белән бәйләргә омтылсын. Әйткәнемчә, сәфәр – билгесезлек ул, анда алдан планлаштырмаган, күзалламаган төрле хәлләр, бәла-казалар да килеп чыгарга мөмкин. Сәфәре вакытында булачак хәлләрдән үзен сакларга теләгән кеше Аллаһны онытмасын. Сәфәргә чыкканда: «Бөтен нәрсә Аның кулында, хәерле, имин сәфәр булсын, сәфәремдә миңа яхшы кешеләр генә очрасын, яман кешеләрдән сакланырга насыйп булсын!» – дип, күңелен Аллаһ белән бәйләргә бурычлы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәрдаим өеннән чыгып киткәндә «Бисмилләһ» дип әйткән, башкаларны да шулай дип әйтергә өндәгән. Кем дә кем юлга чыгар алдыннан: «Әгузү билләһи минәш-шайтанир-раҗим, бисмилләһи тәвәккәлтү га-ләлләһи. Ләә хәүлә вә ләә күввәтә, иллә билләһил галийиль газыйм», – дип әйтсә, юлда аңа бернинди зарарлы әйбер тәэсир итә алмас, диелгән хәдисләрнең берсендә. Икенче бер хәдистә шушы доганы укып юлга чыккан кешегә бернинди шайтан-пәриләр дә яман нәрсә эшли алмас, дип әйтелә. Ягъни, акыллы кеше ким дигәндә, «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип, чын күңелдән әйтеп, сәфәренә кузгалырга тиеш.

– Үзең дога укый белмәсәң, машинада магнитофон аша дога тыңлап барырга ярыймы?

– Машинада, поезд яки самолетта сәфәргә кузгалганда магнитофон, телефоннан Коръән аятьләрен, файдалы вәгазь-нәсыйхәтләрне тыңлау – әлбәттә, бик файдалы гамәл. Ләкин: «Мин магнитофоннан гына дога кабыздым, шул җитә», – дип уйлау дөрес түгел. Магнитофон, җиһазлардан догалар тыңлау әҗер-саваплы булса да, әйткәнебезчә, иң ким дигәндә, Аллаһка тапшырдым, Аллаһы Тәгалә минем юлдашым булсын, дип, татарча булса да әйтү – тиешле гамәл.

– Машинага дисбе һәм догалар элеп куючылар күп. Бу – дөрес гамәлме?

– Машинага «Аятелкөрси», шәмаил, тәсбихләрне дөрес ният белән элгәндә, аның файдасыннан башка зарары юк. Бүген кайбер хәзрәтләр, аларны элү –ширек, ягъни Аллаһка берәр нәрсәне тиңдәш кылу, дип әйтсәләр дә, бу дөрес түгел, бар да кешенең ниятеннән тора. Әгәр дә бер кеше машинасына «Аятелкөрси» һәм дисбе элеп, бу әйберләр миңа Аллаһы Тәгаләне искә төшерсен, машинама утырганнан соң «бисмилләһ» дип әйтергә тиешлегемне исемә төшерсен, дип элә икән, яки болай гына: зиннәт өчен, матурлык өчен генә машинасына элә икән, аны ширек дип әйтү – ялгыш фикер. Күптән түгел бер кеше белән аралашырга туры килде. Безнең мәчеттә сатыла торган бер догалык-бөтине алып килде дә: «Хәзрәт, бу ширек түгелме соң?» – ди. Мин әйтәм: «Син авырганда дару эчәсеңме?» «Әйе», – ди. «Ә нигә син дару эчәсең соң, Аллаһтан гына сорамыйсың? Шифа бит Аллаһы кулында, син, димәк, Аны онытып, даруга таянасыңмыни?» «Юк инде, хәзрәт, шифа Аллаһыдан дип беләм, даруны файдасы бар дип эчәм», – ди. Кешенең Аллаһка тапшырып дару эчүе ширек булмаган кебек, төрле фазыйләтле догалар язылган бөтине элү дә берничек тә ширек була алмый. Берәр әйбер ширек булмасын, Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоелмасын өчен, безнең күңелебездәге ниятебез дөрес булырга тиеш. Әгәр дә бөти элгән чагында: «Бу бер сәбәп кенә, ә бит саклаучы-яклаучы Аллаһы Тәгалә үзе», – дип эшли икән, ул берничек тә гөнаһ була алмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында ибне Гомәр – аның шәкертләренең берсе, Коръәннән аятьләр язып, шуны укый белмәгән балалар янына куйган. Шушы аятьнең бәрәкәте, аять эчендә булган Аллаһның рәхмәте балаларны сакласын өчен. Укый алмаган, белмәгән балалар янына догалар язып кую – пәйгамбәр (с.г.в.) шәкертләренең изге эше. Динне иң дөрес аңлаучылар да – пәйгамбәребезнең шәкертләре. Коръәндә бик зур, озын догалар да бар бит, кеше аларны укып бетерә алмый. Мәсәлән, «Ясин» сүрәсе. Әгәр дә бер кеше: «Мин һаман саен «Ясин» укып йөри алмыйм, – дип, – аны кесәмә куйыйм әле, бу сүрәнең бәрәкәтен, Аллаһның рәхмәтен алырмын, Аллаһ миңа үзенең сакчыллыгын насыйп итәр», – дип, шушы эшне эшли икән, бу эш берничек тә ялгыш була алмый.

– Машинага дога элеп куйдың да эш бетте түгел. Баш очында әнә шул дога эленеп торуга да карамастан, тәмәке дә тарта, берәр машина узып киткәндә, сүгенеп тә җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә доганы машинага кую, чынлап та, ярый торган эшме соң?

– Бер кешенең машинасында дога язылган асылма бизәк бар, ди. Ул Аллаһ исемнәре язылган бу язуны мәсхәрә итеп, тәмәке тартып, сүгенеп утыра икән – ул гөнаһлы булыр. Әмма доганы зиннәт өчен дип кенә элеп тә, бәндәнең күңелендә кимсетү, мәсхәрә итү нияте булмаса, ул гөнаһ була алмый. Ә инде гөнаһ эшләү яки эшләмәүгә килгәндә, машинаңда ниндидер шәмаил эленгән икән, гомумән, тәмәке тарту, сүгенү кайда гына булса да, ул – гөнаһ, аермасы юк. Кеше аңларга тиеш: янәшәбездә Аллаһны искә төшерә торган әйбер бармы, юкмы – мөһим түгел. Аллаһы Тәгалә барыбер безнең белән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре