Европа лидерларының чыгышы нигездә Мәскәү белән килеп чыгарга мөмкин булган конфликта әзерләнүгә чакыру булып яңгырады. Германия канцлеры Мерц Европаның көчле армиясен булдыру идеясен күтәрде, Франциянең атом-төш коралын уртак файдаланырга теләк белдерде. Көнбатыш сәясәтчеләре Россиягә басым ясауны көчәйтүне якладылар, Россия–Украина сөйләшүләре өстәле янында Евросоюз вәкилләре дә булырга тиеш дигән фикерне үткәрергә тырыштылар. Британия премьеры Кир Стармер «сугыш еракта түгел» дигән сүзләр әйтте. Санкцияләрне көчәйтү идеясе француз Президенты авызыннан да еш яңгырады.
АКШның дәүләт секретаре Марко Рубио чыгышы форумның кульминациясе булырга тиеш иде. Мюнхен конференциясенең узган елгысы АКШ–Европа мөнәсәбәтләрендә кискен чатнау белән хәтергә кереп калды. Быел Вашингтон вәкиле традицион партнерлар адресына кискен фикерләр әйтүдән сакланды. Аның чыгышы иске дөнья тәртибенең төгәлләнүен тагын бер тапкыр искәртүдән, Көнбатышның барлык илләрдә дә либераль демокртия урнаштырырга омтылган элекке сәясәтенең хата булуын танудан торды. Конференция алдыннан АКШның НАТОдагы вәкиле Уитакер: «Кытай бер телефон шалтыратуы белән Россия–Украина конфликтын туктата ала», – дигән иде. Кытай чит илләр эшләре министры Ван И конфликтны санкцияләр һәм хәрби бюджетларны үстерү юлы белән туктатып булмавын, диалог кирәклеген искәртте.
Көнбатыш һәм Россия матбугатын күзәтсәң, Мюнхен чыгышлары Мәскәү–Киев мөнәсәбәтләрен генә үзәккә куйган дигән тәэсир кала. Дипломатлар күп тактада уйнады. Кайбер рокировкалар һәм ат йөрешләре афишаланмады гына. Конференциядә, мәсәлән, көрд фетнәчеләре лидерлары Мәзлүм Әбди белән Илһам Әхмәд катнашты һәм АКШ конгрессменнары делегациясе белән очрашты. Германиянең чит илләр эшләре министры Йохан Вадефуль белән дә сөйләшүләр алып бардылар. Франция Президенты янында да булдылар. Майк Рубио Гыйрак Көрдстаны Президенты Нечираван Барзани белән күреште. Төркия нәкъ менә шул сәбәпле быел Мюнхен конференциясенә бармады. Әбдинең дөнья лидерлары белән контактлары уңаеннан протест белдерде. Мюнхен трибунасыннан Иран шаһы варисы Реза Пәһләви провокацион белдерүләр ясады. Бу фактлар Көнбатышның Якын Көнчыгыш мәйданында зур фаҗига әзерләвенә ишарә итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез