Газетага язылу

Наилә Фатехова: «Намусым кушканча җырлыйм»

Татар эстрадасына ул узган гасырның 90 елларында үзенчәлекле тавышы, үз стиле белән килеп кергән иде. Казан тамашачысы Мәскәү кызы башкаруындагы «Йә, кара әле күземә», «Умырзая», «Гөлләр», «Без – татарлар» җырларын яратып кабул итте.

Наилә Фатехова: «Намусым кушканча җырлыйм»
Фотолар Наилә Фатехованың шәхси архивыннан алынды

Сүзебез – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова турында. Ул чаялыгы, ихласлыгы һәм, әлбәттә, таланты белән яшьтән үк аерылып тора. Соңгы тапкыр Наилә Фатехова Казан тамашачысы каршында юбилей концерты белән ун еллап элек чыгыш ясаган иде. Хәзер ул кайда? Милләттәшебез белән элемтәгә чыгып, әңгәмә кордык.

– Наилә ханым, соңгы елларда югалттык сезне, күренмисез диярлек. Кайларда, нинди эшләр белән шөгыльләнәсез?

– Соңгы елларда, чыннан да, үземнең иҗатыма багышланган зур концертлар оештырганым юк. Башта пандемия булды, аннары махсус хәрби операция башланды. Һәм мондый катлаулы чорда зур тамашалар уздырырга кыенсынам. Ләкин Ходай миңа тавыш биргән икән, ул сәләтемне кулланырга тиешмен. 2005 елда ук «Мәдинә» ансамблен оештырган идем. Ул төркем белән Казанга да килгәнебез булды. Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән хәйрия туры оештырып, районнар һәм авылларда чыгышлар ясадык. Казанда да концерт куйдык. Бүген күбрәк шушы ансамбль белән шөгыльләнәм. Анда йөрүче кызлар белән мөнәҗәтләр, салаватлар, зекерләр әйтәбез.

Шулай итеп кешеләрне динебезгә, яхшылыкка, камиллеккә өндибез. Мин иҗади юлымның шундый юнәлештә баруыннан канәгатьмен. Һәм репертуарымда дини җырларның күп булуына сөенәм. Язучы Нәзифә Кәримова белән берлектә җырлар да иҗат итәбез. Рамазан аенда Мәскәүдәге Үзәк мәчеттә дә, башка шәһәрләрдә дә чыгышлар ясыйбыз. Мөнәҗәтләребезне бик яратып тыңлыйлар. Ул бит кешегә тәрбия, гыйбрәт бирә, күңелне дә тынычландыра. «Мәдинә» ансамбле белән кызыксыну башка дин вәкилләрендә дә зур. Шуңа күрә без, алар да аңласын өчен, татарча гына түгел, рус, инглиз телләрендә дә җырлыйбыз. Чит илләрдә дә чыгышлар ясаганыбыз булды. Гарәп илләрендә дә мөнәҗәтләребезне бик җылы кабул иттеләр.

– Сез балаларны да җырларга өйрәтә идегез. Хәзер моңа вакыт каламы, дәвам иттерәсезме?

– Әйе, профессиональ музыка белеме алган кеше буларак, балалар белән электән шөгыльләнәм. Укучыларым конкурсларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар, Гран-при иясе дә булалар. Аларның уңышларын күрү миңа да рәхәтлек бирә. Яшерен-батырын түгел, Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре телебезне начар белә, сөйләшмиләр. Ләкин алар дәресләрдә әдәби татар телен ишетә, татарча классик җырларны җырлый, мөнәҗәтләр әйтәләр. 7–9 яшьлек балалар белән «Мәдинә-балалар» ансамблен дә оештырдык. Аларны да мөнәҗәтләр әйтергә өйрәтәбез. Репетицияләребез Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәгендә үтә.

– Җыр, музыка белән кызыксыну кайчан һәм ничек башланды?

– Сабый чактан җырларга бик ярата идем. 4 яшемдә үк пианинода уйнаган кебек өстәлгә бармакларым белән суккалап йөргәнмен. Моны күреп, әти белән әни фортепиано сатып алган. Минем беренче музыка укытучым да әтием Әсхәт булды. Ул баянда, аккордеонда, мандолинада уйнады. Бераз үсә төшкәч, фортепианода шөгыльләнергә Пионерлар сараена йөрдем. Музыка укытучысы мине башкаларга үрнәк итеп куя иде. Башлангыч сыйныфларда укыганда балалар өчен көйләр яза башладым, ул вакытта музыка мәктәбендә белем ала идем инде.

 – Мәскәү мохитендә үскән, русча музыкаль белем алган кыз татар җырларына ничек тартылды?

– Әнием Рәйсә дә бик матур җырлый иде. Аллага шөкер, ул әле исән-сау. Аңа хәзер 88 яшь. Тавышы һаман да матур. «Ак чәчәкләр», «Беренче мәхәббәт», «Әниемә» кебек элекке җырларны аңардан ишетеп үстем. Авылга кунакка кайту да булышты. Әтинең әнисе – дәү әнием Ләмига тумышы белән Биектау районындагы Казаклар авылыннан. Без һәр кыш Казанга кайта идек. Поезддан төшкәндә, егермеләп кеше безне каршы ала, көн саен кунакка йөрибез. Камал театрына спектакльләр карарга барабыз. Рәхәт бер балачак хатирәсе ул. Ә җәй көне әнинең туган ягына – Түбән Новгород өлкәсенә кайтабыз. Анда һәр урам, җыелышып, гармунга кушылып җырлыйлар иде. «Йә, кара әле күземә» җырын да мин авылда өйрәндем һәм ул – минем иң яраткан җырым.

– Бүген без Беренче каналда татарча җыр яңгыраса, кош тоткандай шатланабыз. Ә сез – совет чорында үзәк каналдагы популяр тапшыруларда рәхәтләнеп татарча җырлап йөргән җырчы бит.

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ипполитов-Иванов исемендәге музыка училищесына укырга кердем. Һәм анда минем өчен гаҗәеп кызыклы тормыш башланды. Чөнки безнең белән бик талантлы яшьләр белем алды. Алар арасында Сергей Парамонов, Дмитрий Шабалин, Игорь Матвиенко, Ирина Гамбарова бар иде. Без бергәләп концертлар куйдык. Ирина Гамбарова, сәләтемне күреп, «Шире круг» тапшыруы редакциясенә минем хакта хат язып җибәргән. Мине телевидениегә чакырдылар. Анда 1981 елдан җырлый башладым. Бервакыт берничә русча җыр яздырдым. Һәм шунда: «Әйдәгез, берне татарча да яздырып карыйк әле», – дип үтендем. Ул «Йә, кара әле күземә» дигән җыр иде. Соңрак репетиция вакытында русча җыр урынына ялгыш татарчаны җибәрделәр. Аны режиссер Марк Рождествин ишетеп алды. «Бик матур килеп чыга. Әйдә, татарча да җырла әле, программага алабыз», – диде. Телевидениедә татарча җырлавым шулай башланып китте. Мәскәү яшьләре белән коллектив төзедем һәм без бергәләп «Шире круг», «Споемте, друзья!» тапшыруларында композитор Сәяр Хәбибуллин җырларын да, мин язганнарын да башкара идек.

Иҗатымда шулай ук зур урын алып торган җырларның тагын берсе – «Уз, Аллаһ» җыры. Аның белән телевидениедә дә, Лужники стадионында да рамазан аена багышланган концертларда чыгыш ясадым. Ул – Габделҗаббар Кандалый сүзләренә Мәсгудә Шәмсетдинова язган җыр. Гаҗәеп музыкант Хөсәен Кужалиев аңа аранжировка ясап, үз иҗади төсмерләрен керткән иде. Аны башкарганда, һәрвакыт игътибар итәләр һәм: «Бу – нинди җыр, нинди телдә башкарасыз?» – дип сорыйлар иде. Ул вакытта дини җырлар бик аз иде әле.

1982 елда Москонцертның Сәяр Хәбибуллин җитәкчелегендәге «Хыял» ансамбленә алдылар. Минем анда җырларны үземчә, үз стилемдә җырлыйсым килде. Яңалык кертергә теләдем. Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Карлыгач» җырын да үзем иҗат иткән көйгә башкардым. Моңа минем бәлки ялкаулыгым да сәбәпче булгандыр. Чөнки әзер җырның ноталарын өйрәнергә кирәк бит. Миңа җырны бирделәр. Ә минем бу вакытта улым Ильяс туган иде. Нота өйрәнеп утырырга вакыт юк. Шулай итеп тоттым да үз көемне язып куйдым. Җырлап күрсәткәч, барысына да ошады.

– Иҗатыгызны Казанда үстерү теләге булмадымы? Татарча җырлаучы җырчыга Мәскәүдә барыбер авырдыр?

– Юк, андый теләгем булмады. Чөнки мин Мәскәүдә үзем булып калдым. Дөрес, иҗат карьерам башланганда, минем җырлау стилемне яратмыйча: «Үзгәрт, башкалар кебек җырла», – диючеләр дә булды. Ләкин мин үзенчәлекле һәм әйтәм бит, үзем булып калырга теләдем. Җырларны сайлаганда да теләсә ниндиен җырларга алынмадым, хәзер дә шулай. Үз күңелемә туры килгәнен намусым кушканча җырлыйм. Репертуарымда дини җырларның күп булуы да шул хакта сөйли. Миңа аларны башкару рәхәтлек бирә. Хәзер зур залларда концертлар да оештырасым килми. Чөнки безнең Татар мәдәни үзәгендә чыгыш ясау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ул бинабыз бик уңайлы һәм рәхәт. Кунакларны да кабул итәбез, үзебез дә чыгышлар ясыйбыз.

– «На-на» төркеме белән «Умырзая» җырын башкарганыгызны күпләр хәтерлидер әле. Ул проект ничек барлыкка килгән иде?

– Минем тормышымда булган күп кенә мөһим вакыйгалар рамазан аена туры килә. «На-на» төркеме һәм аларның җитәкчесе Бари Алибасов белән танышуым да нәкъ менә шушы изге айда булды. Бу – 2000 ел. Мәскәүдәге татар мәктәбендә ифтар кичәсе узды. Мин дә чыгыш ясадым. Шунда Бари Алибасов минем янга килеп, татарча җырлар белән проект әзерләүләрен, татар җырчысы кирәк булуын һәм минем аларга туры килүемне әйтте. «Умырзая» җырын беләсеңме?» – дип сорады ул. Бу җыр Бари Алибасовның кечкенәдән үк яраткан җыры икән. Аны аңа әнисе җырлаган. «Умырзая»ны өйрәнеп, Мәскәүдә минем сольный концертта да җырладык, Казахстанда да, Казанда да чыгыш ясадык. Дуслыгыбыз шулай башланды. Хәзер дә аралашабыз.

– Кино артисты Марат Бәшәров белән дә бик матур дуэт барлыкка килгән иде.

– Марат Бәшәров белән без шулай ук күптәнге дуслар. Аның әнисенең тамырлары минем әниемнең туган ягы – Яндавишча авылына барып тоташа. Без татарлар белән оештырыла торган очрашуларның берсендә дуэт яздырырга дип сөйләштек. Маратның әнисе аның татарча җырлавын бик тели иде. Без ул дуэтны берничә елдан соң гына, минем юбилейга яздырдык. Вакыты бик аз булса да, Марат тырышты, сүзләрен өйрәнде. Бу минем иң яраткан җырым «Йә, кара әле күземә» иде. Клип та төшердек. Караулар бик күп булды, биш миллионлап. Аннары без Марат белән Нәзифә Кәримова сүзләренә мин язган «Бер булыйк» җырын башкардык. Ул Мәскәү татарлары турында. Өченчесе – Ринат Мөслимов сүзләренә язылган «Түбәтәй» җыры. Без аны бик күп тапкырлар концертларда, чараларда җырладык. Марат Бәшәров белән әле дә аралашып торабыз. Ул безнең «Ак калфак» оешмасына да булыша, чараларыбызга да килә. Бергә мөнәҗәт әйтергә дигән хыялыбыз да бар. Иншалла, без аны һичшиксез тормышка ашырырбыз. Кеше тырыш һәм теләге булса, ул максатына ирешә ала.

– Иҗат кешесенә терәк тә кирәк. Гаиләгез белән дә таныштырыгыз әле.

– Мин шундый гаиләм булган өчен Аллаһыма рәхмәтлемен. Ирем Мөхәррәм белән улыбыз Ильясны тәрбияләп үстердек. Әнием дә безнең белән яши. Барыбыз бергәләп ураза тотабыз. Улыбызның ике баласы үсеп килә. Оныкларыбыз Камиләгә – 16, Тимергә 8 яшь. Камилә космос җиһазларын төзү техникумында укый. Бабасы Фатих юлыннан китте. Ул заманында Королев кулы астында космос тармагында эшләгән иде. Оныкларыбызның туры юлда булуын, җәмгыятебезгә кирәкле кеше булып үсүләрен телим.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре