Хөкүмәт газетасы юата: имеш, безнең чималның бәясен төшерү өчен сатулашу гына бара, танкерлар бушатылачак. Сатулашу бара гына түгел, Россия нефтенә дисконт 20 долларга якынлашкан инде. Бу юллар язылганда, «брент» сортлы нефть 63,8 доллардан сатыла. Димәк, «юралс» 43 доллардан аз гына югарырак бәядән китә дигән сүз. Бу – бик түбән бәя. Санкцияләр Россиянең бар нефтенә дә кертелмәде. «Роснефть» һәм «Лукойл» чыгарган чимал гына тыюлар астында. Алар нефтьнең якынча 50 процентын чыгара. Танкерларда туплаган җир мае, ихтимал, шуларныкыдыр. Әгәр кайсы да булса портта бушатылса, ул нефтьнең нинди бәядән сатыласын әйтеп тә булмый.
Кара алтын базарында эшләр Россия файдасына түгел. Ноябрьдә Кытай, Россия чималын алуны кискен киметеп, Согуд Гарәбстаныннан ала башлады. Һиндстан, октябрь белән чагыштырганда, Россия нефтен алуны арттырды, ләкин декабрьдән кискен киметәчәк. Төркия үткән атнада бер баррель Россия нефтен дә алмады. Гарәпләр үз нефтьләренә бәяне төшерә, алсыннар гына. Нибары 836 мең генә кеше яшәгән Гайана бер түлеккә 900 мең баррель нефть чыгарырга әзерләнә. Гомумән, ОПЕКка кермәгән Көньяк Америка илләре җир мае чыгаруны арттыралар. Димәк, Россия нефтенә алмаш бар. Вазгыять шактый ук киеренке. Трамп Мәскәүгә каршы җитди уен башлап җибәрде. Вашингтон европалыларга, Россия газынннан баш тартып, Американыкын алырга кушып басым ясый. Овал кабинет хуҗасы Россия белән сәүдәне дәвам иттергән һәм Украинага ярдәм итмәгән илләргә карата 500 процентка кадәр пошлина кертүне хуплады. Закон проекты инде – Конгресс каравында. Мәскәү хәлнең уен түгеллеген аңлый. Песков «CNN»га биргән интервьюсында Мәскәүнең мөнәсәбәтләрне АКШ шикелле үк тиз җайга салырга теләвен белдерде. Бу Украина конфликтын туктатуга әзерлек тавышы булып яңгырый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез