Россия банклары үз теләкләре белән риба уеннарын туктатып ябыла башлаганнар. Моннан җиде-сигез ел элек Үзәк банк хәлләре мөшкел булган банкирларны, лицензияләрен тартып алып, финанс кырындагы эшчәнлектән мәхрүм итәргә керешкән иде.
Күп кенә банкирлар миллиардлаган һәм йөз миллиардлаган акча урлап, эре мошенникларның соңгы сыену урыны булган Томанлы Альбионга качып котылдылар ул елларда. Төрмә шулпасы чөмерергә мәҗбүр ителгән рибачылар да байтак иде. Ябылган банкларда акча югалтучылар да җитәрлек булды. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы янган депозитлардагы акчаның гарантияләнгән өлешен генә кайтарып бирә бит андый очракларда. Берничә ел буе барган бу шаукым бераз тына төшкән иде. 2021 ел вазгыяте банклар өлкәсендә хәлләрнең бик үк шәптән булмавын сөйли. Процент капиталы белән түшәмгә төкереп ятып акча эшләү мөмкинлеге бик нык кимегән икән. Банк тармагының чиста табышы 20–30 процентка түбәнәйгән, кредитлар сыйфаты нык начарайган. Милли кредит тарихлары бюросы, халык җилкәсендә бурыч йөге өелгәннән-өелә, кешеләр инде керемнәренең чирегеннән артыгын бурыч түләүгә тоталар, дип чаң суга. Кредит түли алмаучыларның табыш чыганагы эзләп үтерү һәм талауга юл тотулары хакында хәбәрләр дә ешая.
Мондый шартларда банкирлар Үзәк банк килеп якадан тотканны һәм лицензияне тартып алганны көтеп тормыйча, финанс эшчәнлегенә рөхсәт кәгазьләрен үзләре тапшыра башлаганнар. Соңгы өч елда банкларның үзара кушылу, зуррак банкларның кечерәкләрен йоту процессы да көчәйгән. 2020 елда беренче тапкыр лицензиясен үз теләкләре белән тапшырып ябылган банклар саны Үзәк банк тарафыннан мәҗбүри ябылган банклар санын узып киткән. 22 кредит оешмасы үз теләкләре белән ишеккә йозак элгән, 16 банкның лицензиясен Үзәк банк тартып алган.
«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы алдагы өч елда үз ирке белән ябылган банклар саны югары калыр дип фаразлый. Белгечләр ел саен кимендә 15 банк лицензиясен үз теләге белән тапшырыр яисә эрерәк банкларга кушылыр дип көтәләр.
Рейтинг агентлыгы 2021 елда кредитлау күләме 2020 елдан түбәнрәк булыр дип тә фаразлый. Дәүләт ярдәме белән льготалы кредитлау программаларының ябылуы көтелә. Финансчылар бу программаларны икътисади үсешкә булыша дип санасалар да, бәяләр куыгын кабартып, алар халыкның да, икътисадның да хәлен авырайталар гына. Дәүләтнең банкларга бу максатларда бирелгән акчасын турыдан-туры реаль икътисадны финанслауга тотып булса, без кризис дигән нәрсәне белмәс тә идек, мөгаен. Әмма хәзерге финанс системасы шулай корылган: хөкүмәт ярдәме банклар казанына ыргытыла да шунда триллионлап янып бетә. Җилкәсенә кредит камыты кигән ач халык кына торып кала. Халык үзе дә хәзер артык акчасын банк депозитына түгел, ә кыйммәтле кәгазьләр базарына күпләп илтә башлаган. Хөкүмәтләрнең күпләп акча басуы фонында бөтен дөньяда биржа куыклары гигант размерларга җитеп кабара бит. Кичә бишкә алсаң, бүген унга сата аласың. Бик табышлы булып тоелган бу уен гадәттән тыш хәвефле дә. Биржа түнтәрелеше бер булмаса, бер булачак бит.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: pixabay.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез