Өлкәннәр ункөнлеге: «Әнкәйне ярату яшәтә»

Казанда яшәүче Мәдинә Гәрәевага быел июньдә 106 яшь тулган. Шөкер, үз акылында, үз аягында, үзе өстәл янына килеп утырып ашый икән. Менә ул – бәхетнең зуры! Язмыш никадәр генә сынаса да, бар рәхәте картлыгына калган аның. Янында әнкәй дип өзелеп торучы балалары – улы Мансур, килене Зәйтүнә, оныклары бар.

– Әнкәй Питрәч районының Шәле авылында туа. Әтисе үлгәндә, аңа нибары 6 ай була. Әнисе башка кешегә кияүгә чыга, кызны әби белән бабай үстерә, – дип сөйли килене, инде үзе дә 87 яшен тутырган Зәйтүнә апа. – Әнкәй сугышка кадәр кияүгә чыга. Әткәебез Хөсәенне сугышка алалар. Язмыш бигрәк кырыс була әнкәйгә. Кечкенә чакта ике баласы да салкын тидереп вафат була.

Баласыз калган Мәдинә апа төрле эшләрдә эшли. Урман кисәргә дә җибәрәләр аны. Ул чактагы күргәннәрен әбекәй әле дә оныта алмый икән. Бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә, ди.

– Әткәй сугыштан контузия алып кайта. Шуннан соң алар Мари Элга чыгып китәләр. Шунда үз куышларын коралар. Тагын ике бала дөньяга килә. Ирле тормышы да озакка бармый әнкәйнең. Мансурга – 13, Рифкатенә 10 яшь чагында, әткәй үлеп китә. Аңа нибары 45 кенә яшь була. Ике баланы берүзе аякка бастыра. Мансур Казанга килеп урнаша, Рифкатьне Екатеринбургка эшкә җибәрәләр. Ул шунда яши. Хатыны белән матур гомер итәләр, – ди Зәйтүнә апа. – Мин Мансурдан 7 яшькә олырак. Күрештек тә бер-беребезне ошаттык. Яшь аермасы да комачау итмәде, үзенекенә иреште. Аңа 79 яшь. 53 ел бергә матур гомер итәбез. Шуның 40 елын әнкәй белән бергә яшибез.

Аллаһы Тәгалә Мәдинә әбине гел сынап тора. Әмма ул бирешми, тормышына шөкер итеп яши. Укыган намазлары да гомерен озайта кебек аның. 85 яшендә инсульт кичерә ул. Шөкер, табиблар ярдәм итеп өлгерә, Мәдинә әбинең хәле рәтләнә.

– Олы кеше авырмыйча тормый инде. Әниебез 50 яшеннән бирле тотынып кына йөри. Рәхмәт, табиблар ярдәм итеп тора, – ди килене. – Без аны 1986 елда яныбызга чакырдык. Ул чакта торыр җиребез дә кечкенә иде әле. 18 квадрат метрлы бүлмәдә әнкәйгә дә урын табылды. Аннары тормышлар җайланып китте. Хәзер әнкәй белән бер йортта яшибез. Күршеләр генә. Минем кызым әбисен үзләренә чакырып алды. Аларның өйләре зур. Шундагы бер бүлмәне аңа бирде. Алар бер-берсен бик ярата. Без дә гел шунда инде. Мансур әнкәй янына көн саен керә. Әзрәк күренмәсә, ул: «Мансурым кайда?» – дип сорый башлый.

Мәдинә апаның бүгенге хәлен сорашабыз. Бер дә тик ятарга тырышмый икән. Гел хәрәкәттә, ди Зәйтүнә апа.

– Ул гомер буена махсус урындыкка тотынып йөрде. Хәзер дә шуның белән. Әкренләп йөри. Табын янына килеп утырып, үзе ашый. Бәдрәфкә дә үзе йөри. Ул гомер буена үзе теләгәнчә яшәде. Без каршы килмәдек. Аллаһы Тәгалә аңа акыл да биргән, түземлек, сабырлыкны да кызганмаган. Бөтен әйберне аңлап сөйләшә. Хәтере дә безнекеннән яхшырак, – ди Зәйтүнә апа. – Әнкәй белән күпме бергә яшәп, бер-беребезгә авыр сүзләр ишеттермәдек. Матур яшәдек. Әле хәзер дә сөенеп гомер итәбез. Һәр туган көнгә шатланабыз. Тормышның кадерен белә, аңлый торган яшьтә без. Әнкәйнең кадере зур булды. Урыны түрдә иде. Әле дә шулай. Без аның һәр туган көнен көтеп алабыз, зурлап үткәрәбез. 100,105 яшьләрен ресторанга бөтен туганнарны җыеп уздырдык. Әнкәйне яратуыбыз яшәтә, дип уйлыйм. Аңа карап, безгә дә көч-куәт өстәлә. Әле менә шушы көннәрдә Совет районы җитәкчеләре кунакка килгән иде. «Бөтен әбиләрне дә сезнең кебек карасыннар иде ул», – диләр. Менә шул сүз иң зур бәя булды инде. Кызым белән киявемә дә рәхмәт. Бөтенебез дә рәхәт яшәсен, бәхетле булсын өчен тырышабыз. Әнә шуңа да яшәү рәхәт, һәр көн кадерле, якыннарыбыз газиз безгә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре