Президент өндәвендә ышанычлы өмет бар шикелле, чөнки нефть бәяләре үсте, димәк, кара алтын акчасы ишәеп кенә калмас, аны чыгару да артыр. Белгечләр кара алтын, әгәр бәясе ел ахырына кадәр шулай югары торса, бюджетка 3,5 триллион сум акча бирер, диләр. Тик аларның фаразында әгәр дигән сүз әһәмияткә ия. Якын Көнчыгышта конфликтка нокта куелса, җир маена бәя көтелгәннән дә күбрәк түбәнәергә ихтимал. Базарга күпләп Иран нефте чыга башласа, әйтик. Венесуэла да арттырса. Якын Көнчыгыштан читтә торган башка уенчылар да югары бәягә кызыгып, бораулауны тизләтергә ихтимал. Югары нефть бәясе глобаль икътисадны түбәнгә этеп тә вазгыять кискен үзгәрә ала. 2008 елгы кризиста шулай булды да ул: кара алтын барреле 147 долларга кадәр үсте дә кискен рәвештә берничә тапкыр түбәнгә мәтәлчек атты. Шуңа күрә нефть бәясенә аркаланырга ярамый.
Ил икътисадында күңелсез фактлар ишәя. Углеводород бәяләре дә төзәтә алмый торган нәрсәләр күп. Россия Фәннәр академиясенең Халык хуҗалыгын фаразлау институты сәнәгать җитештерүе оптимизмының җыелма индексы март аенда 20 пунктка түбәнәюен хәбәр итә. Мондый хәл бары тик 2008 елгы кризиста, 2020 елгы пандемиядә һәм 1990 нчы елларда бар икътисадның җимерелүе нәтиҗәсендә хөкем сөргән хаос вакытында гына булган.
Россия финансларында хәлләрнең торышы мактанырлык түгел. Рәсми мәгълүмат чаралары илнең алтын запасы 2022 елның мартыннан соң минимумда дип хәбәр итәләр. Бердән, алтынга бәя төшә һәм резервларның доллардагы кыйммәте кечерәя; икенчедән, Үзәк банк актив рәвештә алтын сата. Әлегә кадәр алтын запасының зурлыгы хакимиятләр өчен дә, инвесторлар өчен дә тынычландыргыч фактор булып хезмәт итә иде. Хәзер аның кимүе спекулянтларда паника тудырырга ихтимал. Андый чакта алар финансларны ничек түнтәрергә икәнен белә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез