Персик белән абрикос үстерүче Илдус Вәлиуллов: «Аларны артык биек итеп үстермәскә кирәк»

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче Илдус Вәлиулловның бакчасы тәҗрибә участогын хәтерләтә. Ун ел элек бакчачылык белән мавыга башлаган ир-егетнең участогында сырганак, алма, груша, төче чия, кура җиләгенең берничә сорты үсә, теплицасында берничә төрле виноград өлгергән. Ә барыннан да бигрәк шәфталу (персик) һәм абрикос үстерүе гаҗәпләндерде. Чөнки моңа кадәр бер генә бакчада да әлеге көньяк җимешләре үскәнен күргән юк иде. Без дә авыз итеп карадык һәм сусыл, тәмле икәнлекләренә инандык.

– Барысы да шәфталудан башланды. Аларны беренче тапкыр ун ел элек утыртып караган идем. Икенче елга уңыш бирде. Кара әле, боларны да үстереп була икән бит, дип сортларын арттырдым. Хәзер инде үсентеләрне үзем ясыйм. Шәфталу, абрикосның үзебезнең климатка туры килә торган сортларын үстерәм: «Память Семеренко», «Киевский ранний», «Донецкий желтый». Бездә җимеш агачлары үсмәде. Аларны карарга, тәрбияләргә кирәк бит. Ә минем әти белән әни колхоз эшеннән кайтып керми иде. Без балачакта алмага да риза идек. Анысы да үсми иде чөнки, – ди Илдус абый.

Быел шәфталу аеруча яхшы уңыш биргән. Гомумән, әлеге җимеш үстерер өчен җайлырак икән. Ә менә абрикос бик нәзберек, ди.

– Мин аларны сатар өчен үстермим, күңел өчен генә. Фәкать шөгыль, яратып эшли торган эшем генә. Күршеләргә, туганнарга күчтәнәч итеп таратып бетерәм. Абрикос бик нәзберек. Аңа су ярамый, тамыр төбендә су торса, бик тиз чери башлый. Ә бездә туфрак бик дымлы. Соңгы елларда саз булгач, бәрәңге дә үсми башлаган иде. Бәрәңгене башка бакчага утырттык та, монысын җимеш бакчасы итеп ясадык. Язын су җыелып тормасын өчен, канал ясадым, агач, куакларны да җирне биегәйтеп утыртам. Шәфталуны кышлыкка томаларга кирәк. Шуңа күрә аларны артык биек итеп үстермәскә тырышам. Язын чәчәге 5 градуска чыдады. Ә абрикосның күпчелек чәчәге язгы салкыннарда зыян күрде, – ди ул.

Баштагы вакытларда орлыкларны Себер, Ерак Көнчыгыштан кайтарткан. Хәзер дә кайвакыт шуннан заказ бирә икән, тик анда яраган безгә туры килми. Шуңа күрә прививкалар ясап, үзебезнең климатка яраклаштырып эшләргә тели.

– Башка җирдән алып кайткан сортлар бездә авырый, үсеп китә алмый. Шәфталу, абрикосның ел саен 20–30 сортын утыртып карыйм. Чыдамнары кала. Бездә кара, яхшы туфрак. Теләк булганда, рәхәтләнеп эшләп була. Тик сортларны дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Менә анысы аксый бездә, селекция начар. Үзебездә өлгергән тәмлерәк тә, файдалырак та. Быел 31 төп виноградның уникесе уңыш бирде, – диде Илдус абый.

Ул шушы авылда туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ульянда хисапчылыкка укыган да колхозга эшкә кайткан. Озак еллар данлыклы «Чынлы» хуҗалыгында склад мөдире булып эшли. Авыллары турында социаль челтәрләрдә сөйли, фото һәм видеолар урнаштыра.

– Авылымны бик яратам, моннан беркая да китәргә теләмим, – ди ул. – Хуҗалыгыбыз да көчле, башка күрше-тирә авылларда эшләр авырдан барса да, бездә бик рәхәт. Интернет белән кызыксынуым компьютер алгач башланды. Хуҗалык җитәкчесе Барис абый да социаль челтәрләрне алып барырга тәкъдим ясагач, теләп ризалаштым. Чәчү, уңыш җыюны, кыр кораблары эшләвен төшереп куярга яратам. Халыкка да ошый. Аеруча читтәгеләр карарга, фикерләр язарга ярата. Башкалар үсендереп торгач, рухланып эшлим. Эштән арып кайткач, бакчама кереп ял итәм. Башкаларны тәмле җимешләр белән сыйлаудан күңелем була.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре