Газетага язылу

Пессимистлар арта, оптимистлар кими

Россия икътисадының киләсе елдагы үсеше Украина белән конфликтның кайчан һәм ничек төгәлләнүенә бәйле.

Никадәр иртәрәк төгәлләнсә, ике як өчен дә шулай яхшырак һәм шул җиңү булачак та. Соңгы көннәрдә интенсив сөйләшүләр бара. Финляндия Перзиденты Стубб бу хакта: «...сөйләшүләр киеренке мизгелендә, шул ук вакытта, ихтимал, тыныч килешүгә үткән дүрт елдагыга караганда якынрактыр», – дип белдерде. Яңа елга кадәр өлгермәгәндә дә, сугыш хәрәкәтләренең тукталуы якында дип өметләник. Әмма конфликт тукталса да, икътисад түнтәрелеше дәвам итәчәк, бары тик түбәнгә төшүнең тизлеге һәм тирәнлеге генә кимер. Дөньякүләм түбәнәю көчәя чөнки. 

Илнең җитештерү тармагында хәлләр киеренке. Металлурглар янә чаң суга. Үткән атнада алар тагын беренче вице-премьер Денис Мантуровка мөрәҗәгать итте. Аларның мөрәҗәгатендә «үз тарихында беренче тапкыр мондый тирән кризиска очраган тармакка ярдәм күрсәтегез», – дигән сүзләр бар. Димәк, хәл узган гасырның туксанынчы еллардагыга караганда да мөшкел. «Русская сталь» ассоциациясе быел корыч җитештерү 66,5 миллион тоннага кадәр кими, металлопрокат куллану 38,9 миллион тоннага кадәр (минус 14 процент) дип белдерә. Бер үк вакытта экспорт та кискен түбәнәйгән икән. Дөнья базарында бәя корычка соңгы елларың иң түбән дәрәҗәсендә. Бу эшне бик катлауландыра. Металл куллануның кискен кимүе икътисад үсеше турындагы оптимистик күрсәткечләрнең рухны күтәрү өчен генә булуын раслый. Чимал куллану кимү җитештерүнең мактанырлык түгеллеге турында сөйли. 

Россиялеләр арасында төшенкелеккә бирелүчеләр саны арта икән. Һәр алтынчы россияле илдә якындагы алты ай–бер ел эчендә тормыш начараячак дип саный. Бер үк вакытта киләчәккә өмет белән караучылар саны кими. Болар хәзер 27 процентка калган. Бу – 2022 елдан соң иң түбән күрсәткеч. Кызыгы шунда: рәсми инфляция темплары кими. Азык-төлек булмаган товарларга хәтта бәя төшә башлаган. Дөрес, түбәнәю символик дәрәҗәдә генә. 2–8 декабрь атнасында 0,01 процент аразанаю күзәтелгән. Кием-салым, төзелеш материаллары, хәтта бензин очсызланган. 

Җиләк-җимеш һәм яшелчә булмаган товарлар да очсызлана. Автор карады: Татарстанда да дуңгыз ите, сөт, шикәр комы, үсемлек мае сизелер-сизелмәс кенә арзанайган. Халык моңа сөенми икән никтер.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре