• Фото: Татар-информ

«Программалар бар бит!» Дәүләт Советында акчаны дөрес итеп бүлү турында сөйләштеләр

Дәүләт Советында киләсе өч елда акчаны ничек дөрес итеп бүлү турында сөйләштеләр. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлауларына кадәр Хөкүмәт йортында бу хакта шәһәр һәм район вәкилләре белән фикер алыштылар. Акча беркайчан да җитми, димәк, чамасын белергә туры киләчәк.  

Киләсе өч елга республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын Премьер-министр урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. «Моңарчы күрелмәгән санкцияләр һәм гамәлдәге чикләүләр шартларында республика предприятиеләре һәм оешмалары үз производстволарын үстерүне дәвам иттерә, югары инвестицион активлыкны саклый, логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп кора, импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыра», – диде министр. Аның сүзләренчә, фаразлар төзегәндә предприятиеләр һәм оешмалар (республикадагы сәнәгать җитештерүенең якынча 60 проценты алар өлешенә туры килә), министрлыкларның мәгълүматларын, муниципаль берәмлекләрнең үсеш фаразларын, шулай ук яңа илкүләм проектлар һәм дәүләт ярдәме чараларын исәпкә алганнар.

Шулай итеп, Икътисад министрлыгы мәгълүматы буенча, тулай төбәк продукты 2025 елда узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,9 процент дәрәҗәсендә фаразлана. 2026 елда – 102,6, 2027 елда – 102,7 процентлы күрсәткечләр көтелә. Сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елда 103,1 процент  дәрәҗәсендә булыр, дип уйлыйлар. 2025 елда кече һәм урта бизнес субъектлары саны 184 меңнән артып китәчәк. 2025 елга реаль хезмәт хакын 103,2 процент дәрәҗәсендә үстерү планлаштырыла.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, 2025 елга республика бюджеты керемнәр буенча 425,5 млрд сум, чыгымнар буенча 439 млрд сум күләмендә билгеләнә, дефицит 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк. 2026да 451,1 млрд сум акча тупланыр, 464,1 млрд сум чыгар, ә дефицит 13,1 млрд сум булыр, дип уйлыйлар. 2027 елда 474,1 млрд сум керер, 486,5 млрд сум сарыф итәрбез, ә дефицит 12,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин кисәтеп куйды: алдагы өч ел икътисадый яктан җиңел булмаячак. Аңлашыла. Депутатлар исә үзләре мөһим күргән юнәлешләргә игътибар итәргә кирәклеген сөйләде. Алар моношәһәрләргә финанс ярдәме күрсәтү, район һәм шәһәрләрдәге сәнәгать паркларын үстерү, финанс инвестицияләү проектларын киңәйтү турында сораулар бирде. Нефть тармагына салым салуда фаразлана торган үзгәрешләр, бюджет хезмәткәрләренең, шул исәптән медицина хезмәткәрләренең һәм укытучыларның хезмәт хакы, салымнар буенча бурычларны киметү һәм СВО ветераннарына ярдәм итү буенча башкарыла торган эшләр белән кызыксындылар.

Әйтик, Фәдбир Сафин республикада 194 мең кешенең фәкыйрьлек чигендә яшәгәнен искә төшерде. «Бу – керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр. Өстәвенә гаиләләрнең якынча 30 проценты аз керемле булып исәпләнә, алар арасында күпбалалылар да шактый», – диде ул һәм керемнәре минималь хезмәт хакыннан артмаган хезмәткәрләрне керемгә салымнан азат итү турында закон булдырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, байлар байый, банклар һаман акча эшли, ә халык кредитта утыра.

Эдуард Шәрәфиев бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы югары булмавына игътибар итте. Аны халыктан үзара салым программасы буенча җыелган акчага кушыла торган дәүләт өлешенең күләменә инфляция тәэсире исәпкә алынмавы да борчый. СВОда катнашкан Эдуард Шәрәфиев Ватан сакларга киткән егетләрне дәваларга әзер булып торырга кирәклеген да искәртте. Депутатлар сафына әле бер ай элек кенә кушылган Россия Герое Рәсим Баксиков исә «Яшьләргә патриотик тәрбия бирү» төбәк проектына игътибарны арттырырга тәкъдим итте. Заманы шундый.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, бюджет элеккечә үк социаль юнәлешле булып кала бирә. «Безгә барлык социаль йөкләмәләрне тулы күләмдә һәм сыйфатлы итеп тәэмин итәргә кирәк, – диде ул. – Бюджет проекты балансланган. Чыгымнар объектив билгеләнгән. Шуңа күрә уртак тырышлык белән республиканың социаль-икътисадый үсешендәге барлык бурычларның да үтәләчәгенә ышаныч бар».

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент тыңлауларына йомгак ясап, бюджетның махсус операция уздыру, санкцияләр гамәлдә булу, продукциябезне сату базары кысылу шартларында кабул ителгәнен искәртте. Шуңа да карамастан, ул баланслы, социаль юнәлешне һәм программаларны күздә тота. Фәрит Мөхәммәтшин, төп финанс канунын әзерләгәндә барлык якларның да үтененечләре исәпкә алынганны әйтте. Шул ук вакытта район, шәһәр башлыкларына дәүләт һәм республика программаларында актив катнашырга киңәш итте. «Барлык мөмкинлекләрдән дә тулысынча файдаланырга кирәк. Моның кадәр программа совет заманында юк иде. Алайса, кайбер район башлыклары җиңел юлын тапты: мәктәп, бакча төзүдә яки ишегалдын рәткә китерүдә ярдәм сорап, Татарстан Рәисенә хат язалар. Программалар бар бит!» – диде парламент башлыгы.

Якын арада Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан документка бәяләмә әзерләнәчәк. Аннары 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының чираттагы утырышында беренче укылышта каралачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре