Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Психолог Айнур Гәрәев: «Рухи яктан якынлык юкка чыкса, мөнәсәбәтләр җимерелә башлый»

Статистикага күз салсаң, Россиядә 10 гаиләнең 8 е таркала. Узган ел Татарстанда 24 мең пар никахларын рәсмиләштергән булса, 11 меңгә якын гаилә ЗАГСка аерылышырга дип барган.

Психолог Айнур Гәрәев: «Рухи яктан якынлык юкка чыкса, мөнәсәбәтләр җимерелә башлый»

Түрәләр, демографияне яхшыртырга кирәк, дип чаң сукса да, җәмгыятьтә аерылышу табигый хәлгә әйләнеп бара. Бер, ике ел бергә яшәгән парлар да шушы юлны сайлый. Бу проблеманың төбендә нәрсә ята? Кайчан сабыр итәргә, ә кайчан сабырлыкның мәгънәсе бетә?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Айнур Гәрәев ярдәм итте.

– Ничек уйлыйсыз, ни өчен аерылышу табигый хәлгә әйләнеп бара?

– Тормыш, яшәеш бик нык үзгәрде. Кешеләр хәзер ялгыз гына да яши ала. Ягъни бүген исән калу өчен кем белән дә булса уртак тормыш кору ихтыяҗы юкка чыкты. Хәзер без бәхетле булу, ярату һәм яратылу өчен парлашабыз. Аннан соң, бүген кешенең сайлау мөмкинлеге зур. Кешеләр, холыклар бик төрле. Бер яктан караганда, бу яхшы инде. Кеше тиешлене түгел, йөрәге кушканны сайлый. Әмма сайлау мөмкинлеге зур булган саен сайлап алу авыррак бит. Кеше бар яктан да килгән мөнәсәбәтләр эзли. Анда дәрт тә булсын, җылылык та, кайгыртучанлык та, уртак кызыксынулар да... Бу кеше белән мөнәсәбәтләрдә шуларның барысы да булмый икән, икенчесе белән башларга була бит. Мондый фикер дә барлыкка килергә мөмкин.

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштырудан күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләр аерылышуларның төп сәбәбе дип финанс яктан авырлык кичерүне атаган (38%). Икенче урында – хыянәт (18%). Өченче урында – бер-береңне аңламау (14%).

– Шулай да, аерылышуга илтә торган юлның башында нәрсә тора?

– Төгәл генә җавап бирү авыр, һәр гаиләнең – үз сәбәбе. Әмма, гомумиләштереп әйтсәк, рухи яктан якынлык юкка чыкса, мөнәсәбәтләр җимерелә башлый. Ир белән хатын бер-берсе янында үзләре булып калудан курыкмый, хис-кичерешләре, проблемалары турында сөйли, бер-берсен тыңлый һәм ишетә икән, мондый гаиләләр нык була. Менә шушы якынлык кими башлый икән, иргә, хатынга яки икесенә дә аны башка җирдән эзләргә туры килә. Чөнки кеше шуннан башка яши алмый.

Без бит төрле. Әйтик, ир-ат хатынын чынлап торып тыңларга мөмкин. Ләкин ул аны мантыйк һәм аналитика күзлегеннән тыңлый. Ә хатынына аның хисләрен аңлау кирәк.

Менә болар барысы да – нигез. Ә инде башка факторлар араларны тагын да ерагайта гына. Әйтик, акча мәсьәләсендә авырлык кичергән гаиләләрдә, кагыйдә буларак, ир-ат үз эченә бикләнә, борчыла, хатыныннан ерагая башлый.

– Кызганыч, хәзер гаиләдәге проблемалар турында сөйләү модага керде. Көндәлек талашуларны «агулы» (токсичный) мөнәсәбәтләр, абьюз дип атау гадәти хәлгә әйләнеп бара. Моның чиге кайда? Кайчан сабыр итәргә, ә кайчан сабырлыкның мәгънәсе бетә?

– Абьюзга килгәндә, гаиләдә һәрдаим бер кеше икенчесен санга сукмый, аның һәр эшләгән эшеннән алып хис-кичерешләренә кадәр җиргә салып таптый икән, билгеле, мондый мөнәсәбәтләрне сакларга тырышудан мәгънә юк. Талашуга килгәндә, ул – һәр парның тормышында булырга тиешле нәрсә. Ләкин талашкан вакытта гаепне каршыңдагы кешедән генә эзләү дөрес нәрсә түгел. Талашу ул – уртак мөнәсәбәтләр, хис-кичерешләр турында ачыктан-ачык сөйләшү. Мөнәсәбәтләрдәге проблемаларда бер кеше генә гаепле була алмый.

Талашканда һаман саен бер-береңә гаеп ыргыту ир белән хатынны рухи яктан ерагайта. Ышаныч та, ул кешегә ачылу теләге дә кими.

 – Мөселманнарда гаилә кору ЗАГСка бару белән генә чикләнми, Аллаһ каршында да никах укыла. Менә бу фактор гаиләне саклап калуга йогынты ясый аламы?

– Бу тулысынча кешедән һәм аның дингә карата мөнәсәбәтеннән тора. Пар өчен никах изге нәрсә икән, аны өзү дә куркыныч була. Ә гомумән карасак, миңа калса, рәсмиләштерелгән никахның роле зуррак дип уйлыйм. Бу, билгеле, минем субъектив карашым. Әлеге сорауга төгәл җавап бирү өчен статистика уздырырга кирәк.

Дини фактордан тыш, монда кешенең нинди җәмгыятьтә, нинди гаиләдә тәрбияләнүе дә мөһим. Гаилә кыйммәтләре кечкенәдән үк сеңә.

– Бүген кешеләрнең, җәмгыятьнең аерылышырга карар кылучыларга мөнәсәбәте үзгәрдеме?

– Әйе. Хәзер аерылышырга уйлаган кешегә аның бу карарын хуплаучыны табу күпкә җиңелрәк. Бу мәсьәләгә тыныч караучылар артты. Һәрхәлдә, зуррак шәһәрләрдә. Ник дигәндә, шәһәр зуррак булган саен, кешеләр туганнарыннан ераграк була. Әйтик, Кавказ якларын карасак, анда гаилә институтына мөнәсәбәт башка. Хәер, анда да вазгыять үзгәрә, әмма барыбер гаилә әгъзалары бер-берсенә якынрак, гаиләсен таркаткан кешенең абруе да шуның кадәр генә. Татарстанда исә хәлләр башкачарак. Әйе, монда да 50–60 тан узган кешеләр арасында «гаиләне саклап калу өчен түзәргә, тырышырга кирәк» дигән фикерне алга сөрүчеләр шактый. Ләкин яшьләр арасында бу фикер яклы булучылар аз. Хәзер «үзеңне уйла, үзеңне кайгырт» идеясе алга сөрелә. Монда психологиянең популярлашуы да йогынты ясый. Әмма психология гаепле, димим, бу бары тик кешенең кабул итүе белән бәйле.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре