Газетага язылу

Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова: «Оят – ике яклы хис»

Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр, дигән безнең халык оят, вөҗдан, әдәп турындагы күпсанлы мәкальләрнең берсендә. Оялчан булу иманның да бер билгесе санала. Гомумән, татарда бу хискә аерым урын бирелә. Әмма оялчанлыкның чиге кайда? Бу хис кайчан кешегә файда китерә дә кайчан зыян сала?

Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова: «Оят – ике яклы хис»
ru.pinterest.com

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Чулпан Нигъмәтҗанова (Гәрәфиева) ярдәм итте.

– Ничек уйлыйсыз, оят, оялу хисе татарның үз-үзен тотышында нинди урын алып тора?

– Оят – татарларда гына түгел, гомумән, төрки халыкларда буыннан-буынга күчә һәм тормыш-яшәештә аерым урын алып тора торган хис. Ул – патриархаль, ягъни ир кеше баш булган җәмгыятьнең алыштыргысыз өлеше.

Әмма шул ук вакытта аның роле заман белән бергә үзгәрә. Без бит буыннарны бүлеп карыйбыз. Әйтик, миллениалларга (1981–1996 елларда туучылар) кадәр булган буынның тормышында оят, оялу бик зур урынны алып тора. Бу хис хәтта аларның шәхес буларак формалашуына, яшәешенә йогынты ясый. Ә зумерлар (1990–2010 нчы еллар уртасында туучылар) моңа бөтенләй башкача, күпкә җиңелрәк карый. Хәтта аларга бу хис бөтенләй хас түгел дип тә әйтергә мөмкин. Зумерлар тормышларын бөтенләй башка кагыйдәләргә нигезләнеп кора.

– Димәк, әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез оялган нәрсәләрдән хәзерге буын оялмый. Ә оят өчен яңа сәбәпләр барлыкка килдеме? Мәсәлән, ярлы күренүдән, уңышсыз булудан оялу?

– Чыннан да, мондый күренеш бар. Бүген без «уңышлы уңыш» («успешный успех») заманында яшибез. Бу – беренче чиратта, социаль челтәрләр аркасында барлыкка килгән «тренд». Анда барысы да матур тормышларын күрсәтә. Ә шуны караучылар үзләре белән аларны чагыштыра башлый. Бу исә үзбәяне төшерә, тормышка карашны үзгәртә, ягъни син үз тормышыңа начар бәя бирә башлыйсың, үз эчеңдә казынасың.

Моннан тыш, мин оятның ачык хискә әйләнүен дә билгеләп үтәр идем. Кешенең һәр адымы башкаларның күз уңында булган заманда аның ниндидер кимчелекләренә төртеп күрсәтеп оялту бернигә дә тормый.

Шул ук вакытта кешеләр хәзер кайчандыр күрсәтергә оят булган нәрсәләрне дә күрсәтә башлады. Ягъни алар моннан оялмауларын яшерми, киресенчә, моңа хәтта басым ясый.

– Кайсы очракта оялу – файдага, ә кайчан ул кешегә зыян сала башлый?

– Оят – чыннан да, ике яклы хис. Бер яктан, ул җәмгыятьтә булган кагыйдәләрне тиешенчә үтәргә ярдәм итә, башкалар белән мөнәсәбәтләр корганда да бу хис мөһим роль уйный. Кеше белән артык тиз якынаеп китү дә хәерлегә булмаска мөмкин. Шулай ук оялу башкаларның шәхси чикләрен хөрмәт итәргә этәрә, яңа урында, яңа кешеләр янында җайлашырга булыша.

Икенче яктан, оят кешене чикләргә, «басарга» мөмкин. Нәтиҗәдә кеше үз эченә бикләнә, хафалану, депрессия барлыкка килә. Бу хис хәтта башкалардан ярдәм сорарга да комачауларга мөмкин. «Хроник оят» хәтта иммун системасын да какшата ала. Ул шулай ук башкалар белән аралашканда да кешене чикләп тора. Гомумән, ул кешегә яшәргә комачаулый.

Ягъни оят ике очракта проблемага әйләнә: әгәр ул кешедә бөтенләй булмаса яки кеше һәрвакыт бу хисне кичереп яшәсә.

– Татар гаиләсендә «Улым/кызым, кеше нәрсә әйтер?» ише сүзләр еш ишетелә бит. Әти-әниләр, әби-бабайларның ят кеше фикереннән курку гадәте балага ничек тәэсир итә?

– Беренче чиратта, бу баланың үзбәясенә йогынты ясый. Шәхес буларак формалашканда, ул үзен таба алмый, үз теләкләрен аңламый, ә бары тик башкалар аннан нәрсә көтә, шулай эшли һәм яши.

Моннан тыш, гаиләдәге мондый гадәт балада тәнкыйтькә карата артык кискен караш, күпсанлы куркулар, үзеңне тулы итеп тоймау, хроник хафалану хисе тәрбияли.

Аз-маз киңәш

«Мин башкалар фикеренә артык бәйле, оялу хисе миңа яшәргә комачаулый», – дип санаучы кешегә нәрсә эшләргә?

– Бу оялу каян килеп чыккан? Аның тамыры кайда? Беренче чиратта, әнә шул сорауга җавап бирергә кирәк. Еш кына кеше үз гамәлләреннән түгел, ә ул гамәлләргә читтән бирелгән бәядән ояла. Исегезгә төшерегез: балачакта кем һәм нинди гамәлләрдән тыялар иде? Һәм уйларыгыз белән шул вакытка кайтып килегез. Хәзер инде сез – үзегез дә олы кеше, һәм нәрсә эшләргә кирәклекне фәкать үзегез хәл итәсез, җаваплылык та сезнең өстә – шуны онытмагыз.

Моннан тыш, безгә күп кенә фикерләрне җәмгыять «көчләп тага». Менә алардан, бигрәк тә тискәре инанулардан арынырга кирәк. Шулай ук шәхси чикләрне саклау һәм, беркемнән оялмыйча, үз ихтыяҗларыңны яклау сәләтен үстерү дә бик мөһим.

Һәм, ниһаять, эчтә утырган тәнкыйтьче турында да онытмаска кирәк. Еш кына нәкъ менә шул эшне боза да инде. Үзеңне һәрвакыт тәнкыйтьләгәнче, киресенчә, үсендерергә, мактарга, кыскасы, үзеңә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре