Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
⠀
- Россиялеләргә, хәрби һәм көч ведомстволарына һәм коралланган фетнә юлына алдау һәм янау белән этәргәннәргә мөрәҗәгать итәм. Бүген кылынган гамәлләр - хыянәт. Алар илне анархиягә һәм сугышка этәрә. Теләсә нинди эчке фетнә - дәүләтебез өчен үлем куркынычы белән яный. Ватанны саклау буенча безнең гамәлләребез каты булачак. Хыянәт юлына баскан һәркем җәзасын алачак, - диелә Президентның чыгышында.
⠀
Владимир Путинның тулы мөрәҗәгатен ВИДЕО рәвешендә беркетәбез.
Фикер өстәү
Фикерегез