Моннан ике ел элек Звездный шәһәрендә сәяхәт иткәндә, без бик горурланып йөрдек. Чөнки космонавтика өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр арасында татарлар да бар. Королев шәһәрендәге Сергей Королев исемендәге «Энергия» ракета-космик корпорациясенең баш баллистигы, техник фәннәр докторы, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университет (МДТУ) профессоры Рафаил Мортазин белән дә безне космонавтлар, уенын-чынын бергә кушып: «Менә безнең иң кирәкле кешебез – сезнең милләттәшегез. Без аннан башка орбитага да чыга алмыйбыз», – дип таныштырдылар.
Космик баллистик белгече – очышның барлык этапларында космик аппаратларның, иярчен һәм ракеталарның траекториясен билгеләүче һәм исәпләүче инженер-тикшерүче ул. Мондый белгеч ясаган исәп-хисап космик аппаратларны җибәрүче һәм идарә итүче хезмәткәрләр өчен база күрсәткечләре булып тора.
Казанга килү теләге белән янып калган иде, вәгъдәсен үтәде: бу көннәрдә Рафаил Фәрвазович үзе Татарстанга килде. Аны бигрәк тә аэрокосмик тармакка яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсе кызыксындырган иде. Казан мәгариф идарәсе оештырган күп кенә чараларның берсендә – «Галактика» белем бирү үзәге – Казанның 35 нче лицеенда очрашуда без дә сөйләшеп алырга җай таптык.
– Поезддан төшкәч тә, очрашуны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белән очрашудан башладыгыз. Юкка гына түгелдер, мөгаен?
– Төп сөйләшү «Энергия» корпорациясе, Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе арасындагы хезмәттәшлек, шул исәптән балалар белән эшчәнлекне киңәйтү хакында булды. Татарстанның уникаль тәҗрибәсе – «Җиһангирлар» хәрәкәте турында фикер алыштык. Республикада, чыннан да, мәктәп укучылары, яшьләр арасында космос темасы шактый зур урын алып тора. Хәлил Гайнетдинов җитәкләгән мондый хәрәкәтне беркайда да очратканым юк. Минемчә, бу эшләрне, галәмгә юл ярырга омтылган кешеләрне берләштерү өчен үзәк кирәк. Алга таба бу эшчәнлекне бергәләп дәвам итәргә килештек.
– Белүемчә, бу өлкәдә кадрлар проблемасы бик кискен тора. Балалар белән эшләргә белгечләр, укытучылар җитешми. Аларны кайдан алырга?
– Бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмыйм. Әмма проблеманы хәл итү юлларын табарга мөмкин. Мәсәлән, мин МДТУда укытам. Акча эшләү ниятеннән түгел. Төп максатым – сәләтле студентларны барлау, ярдәм итү, беррәттән корпорациядә кадрлар мәсьәләсен дә хәл итү. Төп эштән тыш, кайда да булса эшләргә мөмкинлек бирә торган закон бар бит. Атнасына берничә сәгатькә төп эшемнән китеп торган өчен шелтә алганым юк. Барысы да килештерелгән. Мондый гамәл бик кирәк. Казанда аэрокосмонавтика өлкәсенә кагылышлы предприятиеләр дә, уку йортлары да күп. Белгечләр билгеле бер программа нигезендә системалы рәвештә бу эшкә алынсалар, хәтта үз предприятиеләренә дә миллионнарча сум файда китерерләр иде. Менә дигән сәләтле студентлар, үз урыннарын таба алмыйча, пицца таратып йөриләр. Сүз дә юк, үз вакытында күбрәк тә акча алырлар, әмма ул квалификациясен югалтачак. Шунысы бик кызганыч. Яшьләргә яраткан эшен ташламаска, аны төрле яклап үстерергә кирәклеген гел әйтеп торырга кирәк. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: без дә Татарстан мәктәпләренә мөмкин кадәр ярдәм итәргә әзер. Дөрес, монда тәҗрибәле, исемле белгечләр турында сүз бармый. Студентлар, аспирантлар белән балалар уртак телне тизрәк тә табарлар дип уйлыйм.
– Тәрбия эшләре турында бик җентекләп сөйлисез. Мондый проблемалар үзегезне дә урап узмаган, ахры?
– Мин Караганда шәһәрендә туып үстем. Татар теленә ике әбиемнән өйрәндем. Әмма әбиле еллар бик кыска булды. Бераздан барыбер үз дөньяңда яши башлыйсың. Татарча аңлый идем, әмма сөйләшмәдем. Дөресен генә әйткәндә, миңа хәзер бик оят. Чөнки инглиз телен күпкә яхшырак беләм, французча да сөйләшәм.
– Галәм киңлекләре белән мавыгуыгыз ничек башланды? Бүген бу өлкә белән кызыксынучыларга ниләр киңәш итәсез?
– Тугыз яшемдә микән, газетадан Ай турында бер мәкалә укыдым. Шул вакытта: «Зур үскәч, Айга очам», – дигән хыял күңелемә кереп утырды. Берничә елдан тагын бер газетада Айга кешенең аяк басуы турында язып чыктылар. Кәефем ничек кырылганын белсәгез икән! Шуннан: «Ярар, Айга булмаса булмас, әмма Марска барыбер беренче булып очам», – дип үз-үземә сүз бирдем. «Космос нигезләре» дигән китап кулыма килеп керде. Эчтәлеген яттан диярлек белә идем. Хыяллануын хыялланам, тик менә ничек тормышка ашырырга? Махсус мәктәпләр дә, түгәрәкләр дә юк. Бервакыт шулай Константин Феоктистов космоска очты. Ул галәмне яулаган беренче инженер-конструктор иде. МВТУда укыган. Сергей Королевның да шул ук уку йортында укыганын ачыкладым. Димәк, миңа да шунда китәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадым.
Минем абыем Белоруссиядә яши. Аның улы миннән гел: «Син ничек Мәскәүгә кадәр китеп бардың? Шундый зур урында эшлисең?» – дип сорау бирә. Бу яктан мин әти-әниемә бик рәхмәтле. Мәктәпне тәмамлагач, Карагандадагы теләсә кайсы вузга керергә мөмкинлегем бар иде. Берәрсендә укып чыксам, шахтада тау инженеры дәрәҗәсенә күтәрелгән булыр идем. Тик мин кечкенәдән космос белән мавыгам бит инде. Әти моны бик яхшы белә. Әйе, тормыш авыр, Мәскәү ерак, яшәргә урын юк. Әмма каршы килеп, бер сүз әйтмәделәр. Җитмәсә, балларым җитмәү сәбәпле, тулай торакка да эләгә алмадым. Анда да, кайт, димәделәр. Фатир өчен түләп тордылар. Аның каравы, дүртенче курста стройотрядта эшли башлап, мин үзем әти-әнигә акча җибәрә башладым. Шуны әйтәсем килә: теләккә ирешү өчен вакытлы кыенлыклардан курыкмаска, артка чигенмәскә, бала язмышына тыгылмаска, аның өчен һөнәр сайлап йөрмәскә кирәк. Хәзер менә профориентация турында еш сөйләшәбез. Бәхеткә, без үскәндә, телефоннар да, гаджетлар да юк иде. Ишегалдында хоккей, футбол уйнап үстек. Вакыт табып, китап укыдык. Анысын да кача-поса гына. Чөнки, күзеңне бетерәсең дип, әти-әни рөхсәт итми иде. Мин Гагаринның галәмгә очканын бик хәтерләп бетермим. Ә менә Титов бик истә калган. Без аларны киләчәк кешеләре дип күз алдына китерә идек. Тимер кешеләр итеп. Ә андый булыр өчен режим, спорт һәм физика-математика кирәк. Боларның барысын да балачактан кайгыртасы. Ә хәзерге балалар, гаджетларда утырып, алтынга тиң вакытны югалта.
Ә абыемның улы әйткән «зур урын»га килеп эләгүем үземә дә гаҗәбрәк тоелган иде. Югыйсә Мәскәүдә прописка да юк бит. Сигез егетне шундук армиягә җибәрделәр, анда да белгечләр кирәк. Мине, нишләптер, ул исемлеккә дә кертмәделәр. Еллар узгач кына, докторлык диссертациясе яклап йөргәндә, миңа бу хакта җитәкчем – элеккеге укытучым сөйләде. Ул миндә ниндидер гайре табигый сәләт барлыгын аңлаган, шуңа югалтасы килмәгән. Әмма Мәскәүдә калдырырга да, аспирантурага кертергә дә мөмкинлек тапмаган. Ятып калганчы, атып калыйм диптер инде, «Энергия» корпорациясенең баллистика бүлеге башлыгы Рефат Аппазовка шалтыраткан да: «Менә миндә бер бик сәләтле егет бар иде...» – дип сүз башлаган. Тегесе, урын юк дип, шундук кырт кискән. «Туктагыз әле. Аның исеме Рафаил Мортазин...» – дигәч: «Менә бу бөтенләй башка нәрсә», – дигән. Шулай итеп, татар булуым миңа нык ярдәм итте. Укытучым да шуны истә тотып шалтыраткан булган. Рефат Фазылович лаеклы ялга киткәч, мин аның эшен дәвам иттем. 46 ел бер урында...
– Китәсе килгән чаклар булмадымы?
– Бу җәһәттән баш конструктор Владимир Соловьев сүзләрен искә төшерим әле. Ул: «Әгәр эшлисегез килмәсә, яраткан шөгылегезне һөнәр итегез һәм сез гомерегез буена канәгатьлек алып яшәрсез», – дияргә ярата. Мин – шундыйларның берсе. Үз эшемне бик яратам. Дөрес, кайбер сәбәпләр белән космоска очып булмады. Әмма эшчәнлегем катлаулыгы ягыннан да, файдасы ягыннан да космонавтларныкыннан бер дә ким түгел.
– Безне алда ниләр көтә?
– Кайчагында космос турында тискәре фикерләр дә ишетергә туры килә. Дөрес, андый вакытлар да булган иде. Әмма «Энергия-Буран» төзелеше бу өлкәгә яңа дулкын булып килеп керде. Аннан узган гасырның туксанынчы еллары башланды. Мин ул вакытта әйдәп баручы инженер идем. Барлык эшләр дә юкка чыкты диярлек. Ул чактагы хезмәт хакым 15–35 доллар тирәсе булды. Әмма мин яраткан эшемә хыянәт итә алмадым. Китүчеләр күп булды. Хәзер еш очрашабыз. «Зур акча артыннан куган булып, ярык тагарак янында калдык», – диләр.
Космос өлкәсендә тиздән революция булачак. Илле елга исәпләнгән яңа космик станцияне эшкә җигәргә исәплибез. Аннан Ай программасы башланачак. Безне алда зур эшләр көтә. Шуңа күрә яшь җиһангирлар: «Мин беренче татар космонавты булам», – дигән максат куеп яшәсеннәр, эшләсеннәр иде. Без аларны көтәбез.
Рафаил Мортазин Казан фәнни-тикшеренү техник университеты ректоры Кирилл Охоткин белән очрашты. Кунакны Арча районында башлык Илшат Нуриев кабул итте. Арчадагы истәлекле урыннар, Кенәр авылындагы Җиһангирлар паркы, Кырлай авылындагы Тукай музее белән танышты. «Байтик» лагерендагы җиһангирлар сменасында ял итүче балалар белән аралашты. Башкалабызның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт кылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез