Газетага язылу

Раил хәзрәт Фәйзрахманов: «Ямьсез тавыш белән әйтелгән азан диннән ерагайтырга мөмкин»

Көненә биш тапкыр ишетсәк тә, аның мәгънәсен аңлап бетермибез әле. Азан турында сүзебез. Мәзин артыннан азан сүзләрен кабатлап, Аллаһны искә төшерү саваплы гамәлләрдән санала югыйсә.

Раил хәзрәт Фәйзрахманов: «Ямьсез тавыш белән әйтелгән азан диннән ерагайтырга мөмкин»
Фото: видеодан скриншот

Азан әйтү – гарәп сүзләрен кычкыру гына түгел, зур җаваплылык та. Аның таләпләре нинди? Азан әйткәндә ялгышу – гөнаһмы? Бу һәм башка сорауларга Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахманов җавап бирде.

– Раил хәзрәт, азанның төп мәгънәсе нинди?

– Бу дөньяга килүебезнең төп максаты – Аллаһны мактап, аны һәрчак истә тотып яшәү. Кызганыч, бүген бу хакта онытып җибәрәбез. Азан шушы максатны исебезгә төшерә. «Аллаһу әкбәр» Аллаһ бар нәрсәдән дә бөек, өстенрәк, мөһимрәк, әһәмиятлерәк дигән мәгънәгә ия. Азанда бу сүзләр алты тапкыр кабатлана. Аллаһның баладан да, эштән дә, футбол, концерт һәм ялдан да мөһимрәк икәнен искә төшерү бу. «Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ» – Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк. Аллаһтан да өстенрәк гыйбадәткә лаек зат юк, дигәнне аңлата әлеге сүзләр. «Хәййә галәс-саләәәһ» – намазга ашыгыгыз, «хәййә галәл-фәләәәх» – котылуга ашыгыгыз дигән мәгънәдә. Аллаһка сәҗдә кыл, ди безгә азан. Азанның һәр сүзендә тирән мәгънә ята. Аны тиешенчә ишетә генә белмибез.

– Республикада, Россия күләмендә азан әйтү конкурслары һәрдаим булып тора. Безнең Татарстанда да азанны дөрес һәм матур итеп әйтүчеләр байтакмы?

– Аллаһка шөкер, мондый бәйгеләр бик популяр. Аларда катнашучылар саны да ел саен арта бара. Балалар да, яшьләр дә теләп катнаша. Безнең халыкның матур татар мәкаме бар. Төрекләрдә – бер, гарәпләрдә – икенче, башка халыкларда бөтенләй бүтән төрле ул мәкам. Менә шул татар мәкаме белән азанны дөрес, төгәл һәм моңлы итеп әйтүчеләр безнең республикада да бар.

– Шулай да авыл җирлекләрендә намазга кайчак балалар чакыра, намазга алар дәшә. Сүзләрне ялгыш әйтүчеләр дә очрамый түгел. Бу дөресме?

– Балаларыбыз күңелендә динебезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт уяту хата түгел. Бернәрсәне дә хатасыз гына өйрәнеп булмый. Әлбәттә, балаларыбыздан азан әйттерәсезебез килә икән, аларның акны карадан аера торган яшькә җиткән булуы мөһим. Микрофон каршына бастырганчы, азанның мәгънәсен, сүзләрнең дөрес укылышын өйрәтү – өлкәннәрнең бурычы. Азан – динебезнең көзгесе ул. Бала дөрес әйтә башлаганчыга кадәр, янында берәр өлкән мәзиннең торуы да хәерле гамәлдән булыр.

– Ә азан әйткәндә ялгышу – гөнаһмы соң?

– Гарәп телендә теге яки бу хәрефне калынайтып яисә нечкәртеп әйтү, сузу сүзнең мәгънәсенә йогынты ясый. Мисалга «Аллаһу әкбәр» җөмләсен генә алыйк. Алда әйтеп киткәнемчә, бу – Аллаһ иң бөеге дигәнне аңлата. Әгәр дә «Аллаһу әәәәкбәр» дип, «ә»не сузабыз икән, җөмләбез «ә Аллаһы бөекме?» дигән мәгънәгә ия була. Башлангыч чорда берничә тапкыр хаталану гөнаһ түгел, ләкин чын мөселман әлеге хатаны төзәтү турында уйларга тиеш. Һәрчак хаталанып азан әйтәсең икән, гөнаһтан саналачак.

– Азан әйтүчегә төп таләпләр нинди?

– Төп таләп, әлбәттә, азанның гарәп телендә һәм намаз вакыты кергәч әйтелүе. Азан әйтүче кеше тәһарәтле, пөхтә булырга һәм кыйблага карап торырга тиеш. Мәзин азанны ихлас йөрәктән әйтергә тиеш. Мактаныйм әле, тавышны ишетсеннәр, дип түгел, ә халыкны намазга дәшим, Аллаһның барлыгын искә төшерим әле дип ниятләү мөһим. Шулай ук азан буенча гыйлеме булу да хуплана, чөнки, әйткәнемчә, гарәп хәрефләренең дөрес укылмавы бөтен мәгънәне үзгәртеп куя ала. Матур һәм дөрес итеп әйтсен.

– Матур һәм аңлаешлы тавышлы кеше әйтсен, дибез. Мәсәлән, авыл җирлегендә андый кеше юк ди.

– Азанны матур итеп әйтсәң, аның тәэсире күбрәк. Моңлы җырлар да күңелгә үтеп кереп, елаткан һәм көлдергән кебек, матур азан тавышы да уйланырга мәҗбүр итә. Ямьсез тавыш диннән ерагайтырга яисә тискәре фикер тудырырга мөмкин. Бер кыйсса да бар бит. Патша кызы ислам дине белән кызыксынган, әлеге динне кабул итәргә уйлаган. Патша каршы булган. Шулчак кыз азан тавышын ишеткән һәм әлеге уеннан кире кайткан. «Нәрсә булды?» – дип сораганнар кыздан. «Мәчеттән шундый ямьсез һәм куркыныч итеп кычкырдылар», – дигән. Патша, кызының ислам диненнән читләшүенә сөенеп, азан әйтүчегә алтыннар бүләк иткән. Әлбәттә, азанны матур итеп әйтү төп таләп түгел. Дөрес һәм төгәл әйтелсен. Ә азанны әйтмичә калырга ярамый.

– Азан яңгыраганда, эшләргә ярамый, диләр...

– Азан ишеткән кешегә, мәзин артыннан сүзләрне кабатлап тору хәерле гамәлдән санала. Азанны ишеткәч, без, мөселманнар, эштән бүленеп, намаз укырга тиешле. Шуңа күрә азан яңгыраганда, эшләргә түгел, ә Аллаһка зекер итәргә ашыгырга тиешбез.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре