Райнур Газизовны балачак тәме ничек бизнеска китергән?

 Әгәр синең мөһим эшләрең өчтән арткан икән, димәк, синең бер генә мөһим эшең дә юк.  Кукмарада яшәүче Райнур Газизовның төп тормыш девизы әнә шундый. Ул үзе дә эшләрен өч юнәлештә алып бара: «Туеш» мәчетендә икенче имам, «Рурайам» брендына нигез салучы эшмәкәр һәм коуч-психолог. Аларның һәркайсының эчендә тагын өчәр эш башкара.    

– Мин унбиш елдан артык хәзрәт булып эшлим. Мәчет төзибез, вәгазь сөйлим һәм җомга намазларын алып барам. Эшмәкәрлектә дә, мәсәлән, цех өч төрле торт пешерә. Психологиядә исә үземне балалар психологы, киңәш бирүче-остаз (наставник) һәм гаилә психологы буларак таптым, – диде ул үзе белән таныштырганда.

Шәхсән үземә, яшүсмерләр тәрбияләүче әни буларак, Райнур хәзрәтнең остаз буларак биргән киңәшләре, бу өлкә белән ничек кызыксына башлавы кызыклы булды.

– Яшүсмер вакытта үзем дә сүзе үтә, төпле фикерен әйтә, акыллы киңәшләрен бирә алырдай кешене эзләгән идем. Чөнки барлык бала да бөтен борчулары-уйлары, сораулары белән әти-әнисе янына килә алмый, ә киңәшләшергә кеше кирәк. Заманында мин андый кешене, кызганыч, таба алмадым. Миндә ихтыяҗ булган икән, димәк, башка балаларда да бардыр, ник әле минем үземә шундый кеше булмаска, дип уйлап, бу эшкә алындым. Тора-бара КФУның педагогика һәм психология факультетын тәмамладым, – ди Райнур хәзрәт.

Ул баштагы мәлләрдә балалар белән хәзрәт буларак эшләгән. Соңгы вакытларда башка юнәлешләрне дә колачлый башлаган: финанс грамоталылыгы, шәхси үсеш, әти-әниләр белән балалар мөнәсәбәте. Дөрес, барлык категориядәге балалар белән дә эшләми икән. Күбрәк 12–18 яшьлекләр белән консультацияләр үткәрә.

– Бүгенге яшүсмерләрнең иң төп проблемаларының берсе – әти-әни белән мөнәсәбәтләре. Ике арада аңлашылмаучанлыклар күп килеп чыга. Әйтик, әтисе әйткән бер сүздән бала үзен яратылмаган итеп хис итә башларга мөмкин. Аның хәтта йомшак кына әйтелгән тәрбияви сүздән дә үз-үзенә бикләнүе, дөрес булмаган нәтиҗәләр ясавы бар. Мин менә шундый балалар белән сөйләшеп, ике арага күпер салам, балада үз-үзенә ышаныч арттырырга ярдәм итәм. Соңгы өч елда 11 сыйныфны тәмамлаучы егет һәм кызлар арасында: «Алга таба укымыйм, эшкә генә керәм», – дип килүчеләр артты. Әти-әнисе әйтеп карый, тик сүзләре үтми. Матур гына сөйләшкәннән, аңлашканнан соң, балалар барыбер укырга керә. Никахлары алдыннан: «Хәзрәт, сөйләшеп карагыз әле, сайлаган ярым яхшы кешеме икән?» – дип, әтиләре булмаган кызлар да килә яныма. Кайвакыт аларның никахына вәли (опекун, яклаучылар) буларак та барырга туры килә, – ди ул.

Райнур хәзрәт балачак, яшүсмер чорда ук тырышлыгы, үҗәтлеге, яңалыкка омтылуы белән башкалардан аерылыбрак торгандыр шикелле тоелды. Ә баласының барлык омтылышларын хуплаучы әнисе булганда, офыклар тагын да киңәя.

– Минем үземә әнием ышана һәм ирек бирә иде, – ди ул үзе бу уңайдан. – Бервакыт өйгә кайттым да: «Әни, мин Мәскәүгә укырга барам», – дидем. Ул тыныч кына: «Кайчан?» – диде. Мин: «Барырга кирәк инде. Никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак», – дим. Шуннан соң әни: «Ярар, билетны төшеп кара, бәлки иртәгә дә бардыр», – диде. Бу яктан хатыным Рузилә дә әнигә охшаган.

Йомыркадан башланган эш

2018 елда Райнур Газизов хатыны Рузилә ханым белән «Рурайм» (атамасы Рузилә, Райнур, уллары Әмин исемнәреннән булдырылган) дигән бренд астында тортлар пешерә башлыйлар. Бер яктан караганда, кайда хәзрәт эше дә, кайда эшмәкәрлек, диярсез. Бактың исә, бизнеска кереп китүгә дә балалар белән эшләве этәргеч биргән икән.

– Мәктәпкә килеп керәм – авторитетым юк. Ә балаларга «авторитет» кирәк. Ягъни алар кем артыннан барырга тели? Ә моның өчен минем күрсәтер эшем булырга тиеш. Шуңа күрә бренд булдырып, шушы эшне башларга булдым. Болар барысы да үзара бәйләнештә бара, – дип аңлатты эшмәкәр.

Ә нәкъ менә безелар, тортлар пешерә башлауларының хикмәте бар икән.

– Хатыным – белеме буенча ветеринар, мин – хәзрәт. Без озак еллар 300дән артык сарык асрадык. Бервакыт шактый сарыгыбыз авырып үлде. Ул чагында бер кешенең безгә 200 мең сум бурычы бар иде. Ул шул акчаларны тавыклата бирде. Сарайга 1 мең тавык алып кайтып куйдык та йомырка сата башладык. Тик кибеткә куеп, күпләп сату өчен документ бирмәделәр. Ә йомыркаларны нишләтергә? Шул вакытта балачактагы бер вакыйга искә төште. Бервакыт әтием белән бер апаларда беренче тапкыр бик тә тәмле безе татып караган идек. Бик ошады ул миңа. Аннан соң күпме генә эзләсәм дә, андый тәмлене таба алганым булмады. Кулда ватылмый, ләкин авызга кабуга эреп китә иде ул, – дип искә ала эшмәкәр.

Нәкъ шундый тәмдәге безе ясарга карар кылына. Тик уңышлы рецепт китереп чыгарыр өчен меңәрләгән йомырка файдаланырга, сигез ай тырышырга туры килә әле Газизовларга. Кул селтибез инде, дигәндә генә үзләре теләгән рецептны ясауга ирешәләр. Безеларыннан без дә авыз иттек, чыннан да искиткеч тәмле! Нәкъ Райнур хәзрәтнең балачагындагы кебек: кулда ватылмый, авызга кабуга эри торган.

Билгеле, эш башларга сарайдагы бер мең тавык кына ярдәм итми. Гаиләдәге «Тойота» машинасын сатып, 25 меңлек «Жигули»га күчеп утырырга туры килә. Булган бөтен акчага җиһазлар сатып алып, эшкә керешәләр.

Өйнеке шикелле

Бүген инде Рузилә һәм Райнур Газизовлар – уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр. Биш ел элек көненә 50 данә безе ясасалар, бүген инде  3 меңне әзерлиләр. Һәм иң мөһиме – көндәлек продукция сатылып бетеп бара.  Безе, тортлар пешерә торган цехларын безгә дә барып күрергә насыйп булды. Беренче цехта көн саен 2500–3000 безе ясап, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия, Удмуртия республикаларына, Мәскәү, Түбән Новгород шәһәрләренә таратыла.

Һәр эшнең үз җае, үз сере булган кебек, монда да һәр нәрсә сыйфатка бәйле. Әйтик, цехларында бары тик Башкортстанның Бакалы авылыннан алып кайткан йомыркалар гына файдаланыла.

– Без мондый йомырканы озак эзләдек, һәм, ниһаять, таптык. Алар тавыкларына бары тик табигый ризык кына ашата. Икенчедән, бу йомырка сарысында бернинди дә ясалма буягычлар юк. Чын авыл йомыркасы төсендә, ә кызгылт сары төс дару кушылганлыгын аңлата. Безе уңышлы килеп чыксын өчен, аксымның сыйфаты бик зур роль уйный. Болардан тыш, бу йомырканың сарысы агыннан бик җайлы аерыла, су шикелле агып китми, – дип аңлата Рузилә Газизова.

Йомырка агы махсус блендерларда болгатылып, мичтә 2,5 сәгать киптерелә. Шуннан соң савытларга тутырыла. Һәркайсына 20–21 данә безе тезеп, өстенә крем агызалар.  Крем дигәннән, күңелләренә хуш килә торганын китереп чыгарырга шулай ук шактый тырышлык куярга туры килгән. Анысын үзләре үк җитештергән куертылган сөттән эшлиләр. Райнур хәзрәттән яхшы безе серләрен дә сорадык. Аның әйтүенчә, мичтән чыгаргач, табадан куптарып алмыйча, җиңел генә алынган безе иң уңышлысы булып санала. Әлбәттә инде, яхшы безе кулга алгач ватылмаска, ә авызга капкач эреп китәргә тиеш.

Безе ясый торган цехта йомырканың бары тик агы гына кулланыла. Ә сарысын «Медовый», «Хаввас» торт-суфле, печенье пешергәндә файдаланалар. Икенче цехта тәүлегенә 1500 торт җитештерелә. Беренче цехта – көн саен 2500–3000 данә, икенчесендә 1000–3000 йомырка кулланыла.

– Без ассортимент артыннан кумыйбыз. Иң мөһиме сыйфат булсын. Кешеләр ризыкларыбызны өйдә пешкән шикелле дип, яратып ашасыннар иде, дип телибез. Зур кибет челтәрләренә керергә бик авыр, ләкин алар безне сыйфатлы товар җитештерүебез өчен кабул итте. Татлы сый-нигъмәтләребез иң күп сатыла торган вакыт – 8 Март. Анда продукцияне җиткезеп булмый, – ди Рузилә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре