Польша мотор ягулыгы өчен бәянең югары чиген директив рәвештә билгеләп куйды. Өстәмә кыйммәт салымын (НДС) 22 проценттан 8 гә кадәр төшерде. Дөньяның иң зур банкларыннан берсе Goldman Sachs АКШ икътисады нефть базарындагы кризистан Кытайга караганда ике тапкыр зуррак зыян күрәчәк дип фаразлый.
Американың иң күп нефть чыгара торган ил булуын искә алганда, фараз гаҗәбрәк яңгырый, әмма банкирлар дөрес фикер йөртә. Федераль резерв системасы рәисе Пауэлл, АКШның дәүләт бурычы икътисадка караганда күпкә тизрәк үсә һәм тиз арада нидер эшләмәсәк, барысы да бик начар төгәлләнәчәк, дип куркыта. Хәер, бурыч катастрофасы якынаю Трампны сугыш сукмагына чыгарга этәрде дә инде. Башта Венесуэла нефтен кулга төшереп, аннан Иран байлыкларына хуҗа булып хәлне яхшыртырга теләде. Ул бер дә яшереп тормый: Иран нефте кирәк, дип ачык әйтә. Пентагон башлыгы Пит Һегсет «Бөек Төньяк Америка» концепциясен игълан итте. Анда Гренландиядән алып Бразилиягә кадәр барлык илләрнең АКШ тарафыннан яулап алынуы күздә тотыла.
Трампчыларның аппетиты дәүләт әҗәтенең масштабына тиң. Ләкин Иран белән сугыш карталарны бутап ташлады. Тәһранны өч көндә алып булмады. Озаграк сугышка Американың куәте җитәрлек түгел. Israelinfo порталы «Пентагон һөҗүм итә торган ракеталар бетүдән курка» дигән баш астында материал бирде. Һава һөҗүменә каршы тору системалары инде бүген үк бәреп төшерә торган ракеталар җитмәүдән интегә. Израильнең үзендә дә хәл шундый ук. Яһүдләр атаклы «Тимер гөмбәз» системасының Иран баллистик ракеталары алдында көчсез булуын таный. «Давыд ташы» (русчасы «Праща Давида») мондый ракеталарны бәреп төшерә, ләкин ватыклары җиргә төшә.
«Давыд ташы» запасы да аз калып бара. Ираннан һәр ракета җибәрү вакытында Израильдә килеп төшүләр була», – дип язалар. Дөресен генә әйткәндә, «Праща Давида» дигән мәшһүр система да төгәллек белән бик мактана алмый. Бер баллистик ракетага каршы сиончылар берничә бәреп төшерә торган ракета җибәрә, шуңа карамастан, Иран ракетасының аларны уңышлы узып, максатка барып җитү очраклары арта. Сиончылар Ливанда да нәтиҗә белән мактана алмый: югалтулар арта, уңышлы һөҗүмнәр юк диярлек. Израиль сәясәтчеләре арасында: «Гыйбриләрнең беркайчан да 80 елдан артык дәүләт тота алганы юк», – дип уфтанучылар арта башлады. Сүз уңаеннан, 2028 елда бу илгә 80 яшь тула.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез